Чаллыда компьютер уеннары уйнаучы кызны 28 мең сумга алдаганнар

Чаллыда геймер(компьютер уеннарында уйнаучы) кызны 28 мең сумга алдаганнар. Ул бер уенда аккаунт сатып алырга теләгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыз сатучы белән элемтәгә керә, аңа түләү өчен сылтама җибәрәләр. Уенчы сайтның гадәти булмавына игътибар итмәгән һәм үз банк мәгълүматларын керткән. Нәтиҗәдә, аның күбрәк акчасы алына. Бу хәлдән соң мошенниклар элемтәгә керми башлаган.

Икенче көнгә кыз полиөия хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, гариза язган. Тикшерү башланган.


Фикер өстәү