Үзебезнекеләр өчен! Татарстан халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште

Кем җылы сүз, кем җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата булыша. Татарстан кабат бердәмлек үрнәген күрсәтә. Өлешчә мобилизация игълан ителүгә, ярдәмләшү фронты да оешты. Алтын утта, кеше авырлыкта сынала. Безнекеләр сыната торганнардан түгел анысы. Кайда, нәрсә һәм нинди ярдәм оештырылганы «ВТ» күзәтүендә.

Казан

Өлешчә мобилизация кысасында башкаладан 800дән артык солдат һәм офицер чакырылган. Уртак эшнең берләштерү сәләтенә ия булуын Казанда яхшы аңлыйлар. Юридик, психологик һәм матди ярдәм – мобилизацияләнүчеләргә булышу башкалада төрле дәрәҗәдә оештырылачак. Кыскасы, хәрбиләр дә, гаиләләре дә ярдәмсез калмас дип өметләндерәләр.

Әйтик, шушы көннәрдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы оешты. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкли.

– Хәзер җиңел вакыт түгел. Ирләре, әтиләре, абыйлары Казаннан еракта үз бурычларын намус белән үтәргә киткән гаиләләргә аеруча авыр. Мобилизацияләнгән егетләрнең якыннарына ярдәм күрсәтәчәкбез, алар безнең карамакта, – ди шәһәр башлыгы.

Штаб  мобилизацияләнгән казанлыларның балалары өчен мәктәптә бушлай туклану оештыру турында игълан итте инде. Моңа өстәп бу атна дәвамында Казан мэриясе хезмәткәрләре арасыннан активистлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән элемтәгә кереп, аларның ихтыяҗларын сорашып, һәр гаилә өчен конкрет ярдәм чараларын әзерләячәк.

Хәрби бурычын үтәргә дип киткәннәрнең туганнары ут йотып тормас, сорауларга җавап табу өчен «кайнар элемтә» номеры да эшли башлады (+7 (843) 558-74-18). Тәүлек әйләнәсе психологик-педагогик үзәк белгечләре белән дә элемтәгә керү мөмкинлеге бар (+7 (843) 277-00-00). Психологлар белән шәхсән күрешеп, аралашу да мөмкин. Белгечләр «Ышаныч» үзәгенең шәһәр буенча бүлекчәләрендә кабул итә.

Битараф булмаучылар үзләре дә махсус төркемнәргә оешып, ярдәмләшергә әзер тора. Әнә, мәсәлән, Анастасия Сысуева кебекләр. Үзе дә – ике бала анасы, якыннарын читкә озатучыларның хәлен бик яхшы аңлый ул. Уртак эштән читтә калырга яратмаган башка иптәшләре белән Анастасия хәрбиләр өчен кирәк-яраклар җыю пунктын ачкан. Күршеләре, хезмәттәшләре, волонтерлар – барысы да берләшкән.

– Ир-егетләр җыенып беткәч кенә нәрсә кирәген чамаларга мөмкиннәр. Кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында кирәге чыгарлык теләсә нинди нәрсәне дә кабул итәбез. Диңгездә тамчы булып тоелса да, бу – ярдәм һәм ул ихлас йөрәктән, – дигән фикердә Анастасия. Кирәк-яракны «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге җыелу пунктына илтеп тапшыралар. Мондый ярдәм якыннары еракта яисә бөтенләй булмаган, кесә ягы такыррак булган ир-егетләр өчен аеруча да мөһим. Балалар – рәсемнәр, башкалар гигиена кирәк-яраклары, дарулар, ашамлыклар, кыр шартларында кирәк булырдай җайланмалар алып килә икән.

Түбән Кама

Сентябрь азагында Түбән Кама шәһәре дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип 3 тонна азык-төлек һәм кирәк-яраклар белән гуманитар ярдәм җыеп озатты. Акцияне «Боевое братство» хәрәкәте вәкилләре һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар оештырган. Хәрбиләр өчен җылы киемнәр, дарулар, азык-төлектән кала изге теләкләр язылган сабыйлар рәсемнәрен дә салырга онытмаганнар. Монысы инде рух өчен, күңел күтәренкелеге өчен бик тә кирәк. Барысының да бер теләк: ир-егетләр көткән җирләренә исән килеш кайтсын!

Акцияне оештыручы Александр Мельниковны да битараф булмаучыларның күплеге гаҗәпкә калдырган. «Көтелмәгән иде, шулкадәр күп кеше кушылыр дип уйламадым. Бик сөендерә», – ди ул. Гуманитар ярдәмне тиешле урынга алып барып җиткерү эшен дә Александр Мельников башкарачак икән. Ярдәмнең зуры-вагы юк – ул моны яхшы белә, чөнки үзе дә өч ай хәрби операциядә булган.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин да әлеге акциядән читтә калмаган. Җитәкче акчалата булышкан. Гомумән, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү темасы көн саен фикер алыша торган мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара икән инде. Мэр сүзләренчә, социаль челтәрләрдә резервта булган ир-атларның көнкүрешенә бәйле ялган хәбәрләр шактый.

– Түбән Кама хәрби комиссариаты егетләр белән тәүлек әйләнәсе бергә. Күптән түгел администрация вәкилләре дә алар янында булып кайтты. Егетләрнең тамагы тук, өсләре бөтен. Беренче көннәрдә кыенлыклар тугандыр, әмма болар барысы да оештыру эшләренә бәйле. Шуны аңларга кирәк: алар бит бәйрәмгә китмәде, бу – казарма, хәрби көнкүреш. Егетләрнең кәефе яхшы. Шартлар тудырылган, – ди мэр.

Сүз уңаеннан, Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю өчен 13 пункт ачылган.

Чаллы

Мәктәп укучылары өчен бушлай туклану, балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү, хәрбиләр өчен кирәк-ярак туплау – Чаллы да ярдәмләшүнең төрле алымнарын куллана. Иң мөһиме – читтә калмау һәм ниятнең ихласлыгы бит.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мобилизация башланганнан бирле хәрбиләр белән янәшә. Озатып та кала, сүз белән дә, гамәл белән дә булыша. Калада, гомумән, беренчеләрдән булып мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында сүз кузгатканнар иде.

– Указ нигезендә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балалары безнең мәктәпләрдә бушлай ашый алсын өчен карар кабул иттек. 1 октябрьдән башлап түләүне муниципалитет үз өстенә ала, – дип хәбәр иткән иде Наил Мәһдиев.

Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бакчага йөрү хакын да шәһәр күтәрәчәк.

– Түләү хакы бар, ул һәркайда төрле, бу чыгымнарны да муниципалитет үз өстенә ала. Без моны хәрбиләрнең гаиләләренә төшкән финанс авырлыгын киметү өчен эшлибез һәм бу гамәлне дөрес дип саныйбыз, – дигән фикердә кала башлыгы. – Бу – кешечә. Без үз егетләребезгә, закон рөхсәт иткәнчә, матди яктан таяныч булырга тиеш. Билгеле бер түләүләрне федераль һәм республика хакимияте билгели, муниципалитет та читтә калмаячак. Иң беренче чиратта гаиләләргә, балаларга булышачакбыз. Хәрбиләребезгә дә бер тапкыр бирелә торган түләү булды. Бу максатлар өчен резерв фондтан 20 млн сум акча тотылды.

Шәһәр башлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә дә исәп-хисап башкарырга кирәк дигән фикердә. Әйтик, чүп түгү ише хезмәтләрдән азат итеп булмасмы. Район башлыкларына ул бу җәһәттән мөмкинлекләрне барларга, шулай ук гаиләләр белән элемтә булдырып, аларның ихтыяҗлары турында хәбәрдар булырга чакырды. «Һәр тиен исәптә чакта без үз җилкәбезне терәк итеп куярга тиеш», – ди Наил Мәһдиев.

Чаллыда кирәк-ярак, дарулар, азык-төлекне 8 пунктта кабул итәләр.

Район-авыллар

Туган өй җылысын еракта да тойсыннар өчен Татарстандагы гүзәл затларыбыз кулларына кабат бәйләү энәсе тотты. Мисалга, һәр күзәнәгенә кайгыртучанлык хисләрен өсти-өсти, Биектау, Азнакай, Зәй, Мамадыштан әбиләр, хатыннар, сеңелләр, апалар оекбаш-пирчәткәләр бәйләп, хәрби операция катнашучыларына җибәрә. Мондый акцияләр Татарстанның башка җирлекләрендә дә хуплау табар әле.

Питрәчтә, мәсәлән, район үзәк хастаханәсе ярдәме белән, 150 коткару юрганы, йод, бинт ише медицина кирәк-яракларын сатып алганнар.

Мамадышның чираттагы гуманитар ярдәме бигрәк тә саллы: яңа партиядә кыр шартларында азык-төлек әзерләү кирәк-яраклары, туристик келәмнәр, яңгырдан саклаучы пленкаларга кадәр бар. Авыл җирлекләре, фермер, эшмәкәрләр, район оешмалары, халык белән бергә җыелган ярдәм күләме 20 тоннага җиткән. Шуның 15 тоннасы бәрәңгегә туры килә.

Әлмәттә исә шәһәр хакимияте җылы эчке кием, пирчәткә, йокы капчыклары, шәхси кирәк-яраклар өчен букчалар җыялар. Моннан тыш егетләр өчен хәрби әзерлек һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен курслар ачылган.

P.S. Оекбашмы, акчамы, дарумы ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да кайгырту, сүз дә ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик. Кемнең кемлеге кайгы килгәч яхшырак күренә.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Үзебезнекеләр өчен! Татарстан халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ