Җитез инглиз чабышкысы, данлыклы орлов юртагы, үзебезнең татар аты… «Татнефть»нең ат спорты объектларында нинди генә затлы токымнар юк. Аларны үрчетү, ярышларга әзерләү, балаларда ат спортына карата кызыксыну тәрбияләү – барысы да инде өч дистә елдан артык компаниянең мөһим бурычларыннан санала. Узган елдан бирле атлар аукционы да уздыра алар. Бу өлкәдә тагын ниләр эшләнә соң?
Файдалы эш
«Татнефть» компаниясе әлеге юнәлештә инде 90 нчы еллардан бирле эшли.
– Бүген «Татнефть» канаты астында биш ат үрчетү комплексы бар. Ат спорты – шактый чыгымлы, күп көч таләп итә торган өлкә ул. Шуңа да карамастан, безнең максат – Татарстанда ат спортын үстерү, популярлаштыру, әлеге өлкәдә алдынгы төбәк булу, – дип сөйләде компаниянең ат спорты үсеше буенча кураторы Гияз Идиятуллин «ВТ» хәбәрчесенә.
Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле, дигән безнең халык. Атлар үзләре дә кадерләгәнне ярата. Шуңа күрә «Татнефть» компаниясе үз карамагындагы 300ләп баш атка иң яхшы шартлар булдырырга тырыша. Аларны тәрбияләүче белгечләр дә – иң яхшылары. Шуңа күрә чабышкыларның республикада һәм Россия күләмендә иң көчлеләр исемлегендә булуы – бер дә гаҗәп түгел.
– Быел менә 30 август – Республика көнендә узган ярышларда «Татнефть» Татарстан Президентының махсус призын алды. Еш кына башка төбәкләргә китә иде ул приз, быел Татарстанда калды. Россия күләмендә дә рекорд куйган атларыбыз бар. Гомумән, бүген Татарстанда ат спорты начар хәлдә димәс идем. Киләчәктә үсәр өчен мөмкинлекләребез дә бар, – ди Гияз Идиятуллин.
Киләчәк димәктән, атларга карата кызыксыну-мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный әңгәмәдәшебез. Компания карамагындагы 13 лагерьда да ат абзары бар. Җәй көне балалар понилар белән мәш килә.
– Балалар кечкенәдән үк атларны ешрак күрсен, алар белән аралашсын дип тырышабыз. Һәм бу үз нәтиҗәсен дә бирә. Бала лагерьдан кайта да, әти-әнисеннән үзен ат-спорт мәктәбенә яздыртуларын сорый. Шул рәвешле, безнең киләчәк буын ат спортының матур, дәрәҗәле булуын күреп үсә, – ди куратор.
Тагын бер мөһим юнәлеш – мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, ягъни иппотерапия. Реабилитациянең бу төре сәламәтлегендә тайпылышлары булган балаларга, беренчедән, физик яктан ярдәм итсә, икенчедән, рухи яктан файдалы. Шуңа да әти-әниләр балаларын иппотерапиягә бик теләп йөртә һәм чын мәгънәсендә файдасын күрә икән.
Затлы токымнар
Гияз Идиятуллиннан нинди токымлы атлар үрчетүләрен дә сораштык. Иң-иңнәрен җыярга өлгергәннәр икән. Әйтик, дөньяда иң җитез саналучы инглиз токымлы атлар. 1000 метрлы дистанцияне узу өчен бер минуттан кимрәк вакыт кирәк икән аларга. Татарстанда инглиз атлары өчен махсус ярышлар да уздырыла. Аннан соң, шулай ук дөнья күләмендә иң борынгыларның берсе булып саналучы гарәп токымлы атлар. Алар шулай ук тизлеге, чыдамлыгы белән аерылып тора. «Татнефть» атлары арасында юртаклар да бар. Рус юртагы, америка юртагы, француз юртагы, орлов юртагы – шулай ук иң көчле, иң затлы токымнар булып санала.
– Һәм, әлбәттә, татар атлары. Алар да элек-электән үк бик көчле булган. Тик, кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында күп елларга онытылган гына. 2018 елда, ниһаять, татар токымлы атларга патент алынды, бу исем рәсмиләштерелде. Бездә дә 20ләп татар аты бар. Ат татар халкының, культурасының аерылгысыз бер өлеше бит. Без моны яшь буынга да аңлатырга тырышабыз, – дип сөйләде Гияз Идиятуллин.
Сатулашмыйча булмый!
Узган ел «Татнефть» Нурлаттагы ат заводы базасында тәүге тапкыр атлар аукционы уздырды. Ул чакта иң кыйммәтле атны 440 меңгә саткан булганнар. Атчылык белән шөгыльләнүчеләрнең кызыксынуы зур булгач, әлеге чара быел да узды. Аукционны без дә күреп кайттык.
– Гомумән, аукционны безнең атларны сатып алырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр күп булгач уздырырга уйладык. Татарстанда моңа кадәр андый чараның узганы юк иде әле. Ә дөнья күләмендә карасак, атларны күбесенчә нәк
ъ аукционнарда саталар да инде. Алар бит сату-алу өчен генә түгел, теге яисә бу токымнарның абруен күтәрү өчен дә уздырыла. Аннан соң, бераз кереме дә кирәк бит, – ди Гияз Идиятуллин. – Әлегә без атларны артык кыйммәткә сатмыйбыз. Халыкны ияләндерергә кирәк. Хәер, узган елны ук, «кызып китеп», бәяне ике мәртәбә күтәрүчеләр дә булды. Бу юлы андыйлар күбрәк тә әле.

«Татнефть» быелгы аукционда 37 баш ат тәкъдим итте. 3,5 сәгать дәвам иткән чарада шуларның 17сен саттылар. Араларында менге атлар да, юртаклар да бар. Кайберләрен алу өчен, ай-яй, озак сатулашты атчылар. «Юк инде, монысын мин алам!» – диешә-диешә, әледән-әле бәя күтәрделәр. Сүз уңаеннан, аукционга Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Оренбург, Чиләбедән дә килгәннәр иде. Аларга атлар белән алдан ук танышып чыгу мөмкинлеге бирелде. Бер үк атка берничә атчының күзе төшкән булса кирәк. Бәяләре икеләтә арткан атлар шактый булды. Ә иң кыйммәтле атны – америка юртагын 550 мең сумга сатып алдылар.
Аукциондагы иң актив сатып алучы – Теләченең атаклы фермеры Сәгыйть Гыйниятуллин 16 атның 9ын алды!
– Бу чара турында ишеткәч, алдан әзерләндем. Оештыручылар бик тырышкан, атлар турында бөтен мәгълүматны да бирделәр, берни дә яшермәделәр. Тәкъдим ителгән атлары да бик яхшы иде. Һәм, гомумән, сатуны аукцион форматында уздырулары икеләтә кызык булды. Яныңда утыручы «Алам» дигәндә, нигә әле мин алмаска тиеш, дип уйлыйсың. Һәм алып та куясың. Азарт, диләрме әле? Өстәвенә бәяләре дә яхшы иде, – дип сөйләде Сәгыйть әфәнде. – Хәзерге вакытта хуҗалыгыбызда 300ләп баш ат бар. Ике еллап инде ярышларда катнашмыйбыз, үрчетү һәм сату белән генә шөгыльләнәбез. Шуңа да яхшы токымлы атлар кирәк, аукционның уздырылуы әйбәт булды.
Насыйп булса, киләсе елга да килербез әле, диде ул. Чыннан да, ат үрчетү белән шөгыльләнүчеләр, үзебезчә әйтсәк, ат җене кагылганнар өчен менә дигән чара бит бу. Сатучылар өчен дә, алучылар өчен дә бәрәкәте булсын!
Лилия Гыймазова