Белгечләр чаң суга: 2023 елда туучылар саны 1992 елдагыдан да кимрәк булырга мөмкин

Россиянең икътисади, социаль һәм сәяси хәленә махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация хәлиткеч йогынты ясый. Президент Владимир Путинның референдумнан соң, украиннарга утны туктатырга, Россиянең яңа җирләрен ташлап чыгып китәргә һәм сөйләшүләр өстәле янына утырырга дигән әмерен Киевта ишетмәделәр.

Россия Генштабы һәм Оборона министрлыгы гына Кызыл Лиманнан гаскәрләрне уңайрак башка позициягә күчереп, шәһәрне украиннарга калдырды. Хәрбиләр тагын нинди ат йөреше ясарлар да тагын нинди позицияләрне уңай дип санарлар, анысын без белмибез. Хәрби цензура шартларында бу темага нидер әйтә дә алмыйбыз. Рәсми мәгълүматтан гына файдаланабыз. 1 октябрьдән ленд-лиз гамәлгә керә. Бу – Украина АКШтан зур күләмдә хәрби техника һәм коралны бурычка сатып ала башлаячак дигән сүз. Россия өчен бер дә уңай фон түгел.

Лиманның калдырылуы белән күп кенә сәясәтчеләр бер дә риза булмады. Рамзан Кадыйров Мәскәүне тактик атом бомбасы кулланырга чакыра. Әмма украиннарның «кызыл сызык»ны үтеп чыгуларына рәсми Кремль тыныч карады, янаулар ишетелми. Киресенчә, яңа төбәкләрнең чикләрен киметебрәк сызып, авыр вазгыятьне җиңеләйтергә тырыша. Бу сөендерә. Атом бомбасы шартлатканга караганда, чикләрне зирәклек белән сызу күпкә яхшырак.

Февраль һәм бигрәк тә сентябрь вакыйгалары Россиядәге демографик хәлне бик начарайтыр дигән фикерләр ишетелә. Яңа Россия тарихында күрелмәгән демографик упкын ясалыр, диләр. Ирләрне мобилизацияләүдә генә түгел эш. Күрәсездер, сентябрьдә кешеләрнең йөзләреннән елмаю качты, хәсрәт үз сызыкларын сыза башлады. Бу шом халәте, күнегелгән тормышның кискен үзгәрүе бала туу коэффициентына бик тискәре йогынты ясар дип көтәләр. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды (ФОМ) шомлану дәрәҗәсе махсус хәрби операциянең башланган чорына, пандемия кризисының иң кискен вакытларына караганда да күпкә зуррак булуын белдерә. Нәтиҗәдә 2023 елда туучылар саны 1,2 милионнан кимрәк булыр, диләр белгечләр. 1992 елдан соңгы чорда андый ук түбән сан булмавын да әйтәләр. Чагыштырыгыз: 2014 елда 1 миллион 947 меңнән артыграк бала туган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларга хатын-кызларга ана булу бәхетенең зурлыгы турында аңлатырга куша. Әмма моның белән генә хәлне үзгәртеп булмаячагы ачык. Икътисади хәлнең начараюы, ирләрнең хәрби операциягә китүе (аларның саны болай да аз), пандемия эффекты, иртәге көнгә ышанычның булмавы үз сүзен әйтер дип көтәләр. 1990 – 2000 еллардагы демографик упкын да кайтаваз бирәчәк. Нәкъ менә шул чорда туганнар хәзер гаилә төзеп, бала табу яшенә җиттеләр. Алар исә бик аз.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү