Татарстан галимнәре шәмәхә төстәге бөртек уйлап тапкан. Исеме – «Нәдирә», сәламәтлеккә бик файдалы, ди

Авыл хуҗалыгы тармагының уңышларында игенчеләрнең фидакарь хезмәте белән беррәттән галимнәребезнең дә өлеше бар. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рөстәм Низамов әйтүенчә, соңгы вакытларда бодай, арыш, арпа, бәрәңге, карабодай, борчак һәм кайбер башка культураларның егермедән артык яңа сортлары чыгарылган. 17 төрле яңа сортлар, патент алганнан соң, Россия күләмендә файдаланыла башлаячак. Иң мөһиме – аларның һәркайсы югары уңыш бирү өстенә, корылыкка аеруча чыдам булулары белән аерылып тора.

Институтның әйдәп баручы галиме Нурания Васыйлова җитәкләгән язгы бодай селекциясе лабораториясе коллективы тарафыннан уйлап табылган шәмәхә төстәге бөртекләр Россия күләмендә генә түгел, дөньякүләм әһәмияткә ия. Күп төрле анализлардан ачыкланганча, шәмәхә бодай бөртеге тышчасындагы файдалы матдәләр кеше организмының чирләргә каршы тору мөмкинлеген арттыра, йөрәк-кан тамырлары, онкология, ашказаны-эчәк авыруларыннан саклый.

– Шәмәхә бодайдан җитештерелгән азык-төлек составында сәламәтлеккә файдалы, әмма табигый шартларда бик аз булган антиоксидантлар бар. Әлеге матдә пандемия чорында аеруча мөһим. Фән казанышларын файдаланып эшләргә омтылучы хуҗалыкларның шәмәхә бодайдан төрле ризык әзерли башлавы шуны раслый, – ди яңа сортның авторы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Васыйлова.

Әлеге сортны уйлап табуда үзләреннән зур өлеш керткән фән кандидатлары Дамир һәм Данил Әсхәдуллиннар әйтүенчә, шәмәхә бодай күптән түгел ил буенча селекция казанышлары исемлегенә кертелгән. Аңа Россия Федерациясе дәүләт органнары тарафыннан махсус патент та бирелгән. 2022 елдан башлап шәмәхә бодайны Россиянең берничә төбәге, шул исәптән Татарстанда да җитештерә башлаганнар.

Мондый ачышлар гел туып тормый, билгеле. Нурания Васыйлова әйтүенчә, язгы бодайның яңа сортын уйлап табу өчен лаборатория галимнәренә ундүрт ел дәвамында шактый зур хезмәт куярга туры килгән.

Гадәти төсеннән аерылып торучы мондый азык бодае турындагы мәгълүматларга караганда, иң элек аны Эфиопиядә үстереп караганнар.  Узган гасырның туксанынчы елларында Канада галимнәре башка төстәге азык бодаен фуражга дип үстерелгән бөртекләр белән бутамас өчен кулланган. Россиянең Новосибирск шәһәрендәге авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре, Омск аграр университеты галимнәре дә фәнни эшләр алып бара.

Лаборатория галимнәрен әлеге сортның югары уңыш бирергә сәләтле булуы өстенә, бодай бөртеге тышчасында кеше сәламәтлеге өчен файдалы матдәләрнең күп булуы да җәлеп иткән, күрәсең. Тормыш шартлары яхшы якка үзгәрә барган саен, һәркем үзе туклана торган азык-төлекнең  кеше организмына файдалы булу-булмавына игътибарны арттыра. Шәмәхә бодайның тышчасында организм өчен үтә файдалы матдә – антиоксидант, ягъни ашказанына азык эшкәртү вакытында аеруча нык кирәк булган молекула бар. Табигый шартларда бары тик берничә төр җимештән, әйтик, кара бөрлегән яисә кара җиләктән алабыз. Аларын да күп дигәндә елына берничә тапкыр гына. Ә шәмәхә бодайдан җитештерелгән ризыкны көн саен куллану мөмкинлеге туа. «Шуны исәпкә алып, бүген Россиянең төрле төбәкләрендә шәмәхә бодайны күпләп җитештерү белән кызыксынучылар арта», – ди Нурания Васыйлова.

«Нәдирә» – яңа сортның исеме җисеменә туры килеп тора. «Матур, сирәк очрый торган» дигән мәгънәгә ия икән ул. Исеме белән генә түгел, дәвалау көченә ия булуы белән дә үзенә тарта бу сорт. Шуңа да, шәмәхә бодайның тиз арада таралып китүенә өмет бар.

Шәмәхә бодай сорты әле яңарак кына дәүләт теркәве узса да, аны чәчеп карарга теләүчеләр шактый икән инде. Узган ел Свердловск өлкәсендә узган «Кыр көне – 2021» форумы кысасында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тәкъдим иткән «Нәдирә» сорты белән кызыксынучылар арасында Красноуфимск һәм Камышлы районы фермерлары да була. Нурания Васыйлова сүзләренә караганда, Камышлы районының «В.И.Әймәтова» крестьян-фермер хуҗалыгы гектарыннан уртача 52 центнер уңыш җыеп алган.

Хәер, Татарстан игенчеләре дә һәр яңалыкны тиз тотып ала. Баулы районы фермеры Айрат Әхмәтов иген үстереп кенә калмый, бөртекләрне бүрттереп, сок ясау белән дә шөгыльләнә башлаган. Яхшы хәбәр тиз тарала. Бүген Айрат Әхмәтов хуҗалыгында җитештерелгән сокны 43 шәһәрдән килеп алалар икән.

Авыл хуҗалыгында булган һәр яңалыкны тиз арада үзләрендә куллана белүче Кукмара районы Вахитов хуҗалыгында да шәмәхә бодай җитештерә башлаганнар. Арча районы Яңа Кенәр авылы фермеры Рафис Аксаков мондый бодайны үстереп кенә калмый, махсус сертификат алып, шәмәхә бөртекләрдән төрле продукция җитештерә башлаган. Шуның өстенә, химик препаратлар кулланылмыйча, органик стандартларга туры китереп, экологик яктан чиста продукция үстерү буенча да актив эш алып бара.

Камил Сәгъдәтшин

 

 


Фикер өстәү