Рөстәм Миңнеханов җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты символын кабул итте

2023 елда Татарстан җирү сөрү буенча X Россия чемпионатын кабул итәчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алтын көз 2022» агросәнәгать күргәзмәсендә булачак вакыйганың символын кабул итеп алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Татарстан Президентына чемпионат символын «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.

Искәртеп узабыз, Татарстан җир сөрү буенча Бөтенроссия чемпионатларында 2016 елдан бирле катнаша. 12-14 августта Ленинград өлкәсендә узган 2022 елгы ярышларның нәтиҗәләре буенча, 7нче урынны яулаган Татарстан вәкиле Ирек Галиев иң яхшылар унлыгына керде.

 


Фикер өстәү