Рухыбыз саумы? Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны арта

Рухыбыз саумы? Белгечләр республикада үз-үзенә кул салучыларның саны артуга борчыла. Араларында яшьли яшәп туючылар – балигъ булмаган балалар да шактый. Моның сәбәбе нидә? Якыннарыбызны, балаларыбызны мондый адымнан саклап калу өчен без нәрсә эшли алабыз?

Бу һәм башка сорауларга 10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне алдыннан оештырылган матбугат очрашуында җавап бирергә тырыштылар.

Нигә арта?

Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психиатры Раил Гарипов сүзләренә караганда, Татарстанда соңгы өч елда үз-үзенә кул салучыларның артуы күзәтелә. Узган ел мондый очракларның саны 935 булган. Ә бу елның башыннан, ягъни тугыз ай эчендә инде 921 очракны теркәгәннәр.

– Шуларның 72се – балигъ булмаган балалар. Чагыштыру өчен: 2021 нче елда балалар арасында суицид очракларының саны 78 иде, – дип аңлатты ул.

Суицид яки үз-үзеңә кул салу – аутоагрессиянең, ягъни үз-үзеңә зыян салу, үз-үзеңне ничек тә булса рәнҗетергә тырышу, гаепләүнең соңгы чиге. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психотерапевты Юрий Калмыков сүзләренә караганда, аутоагрессия билгеләре психик яктан сәламәт кешеләрдә дә булырга мөмкин.

Яшәүдән тую, үз-үзеңә зыян китерергә теләүнең һәм, гомумән, җәмгыятьнең рухи яктан көчсезләнүенең сәбәбе нидә соң? Белгечләр фикеренчә, психик сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторларның исемлеге соңгы арадагы вазгыятькә бәйле рәвештә тагын да арткан. Тормыш артык тиз үзгәрә, бар кеше дә бу үзгәрешләргә яраклашырга өлгерми. Шуңа бәйле рәвештә, стресс, борчулар арта.

– Мәгълүмат артык күп. Кызганыч, адәм баласы барлык хәбәрләр арасыннан начарларын эзләп табып, игътибарын күбрәк шуңа юнәлтә. Бу – безнең төп проблемаларыбызның берсе. Безгә мөрәҗәгать иткән 20–35 яшьтәге кешеләрне алсак, алар күбесенчә эштәге уңышсызлыклардан, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән, матди тотрыксызлыктан зарлана. Якыннарының аңламавы һәм хәтта аңларга тырышмавы – шулай ук киң таралган проблема, – дип сөйләде Рамил Гарипов.

Ишетмибез

Иң аянычы – балаларның да тормыштан туюы, чәчәк кебек гомерләре белән хушлашырга ашыгуы.

– Төп сәбәпләрнең берсе – мәктәптәге проблемалар. Классташлары белән начар мөнәсәбәттә булу, буллинг, начар уку – барысы да балага тискәре йогынты ясый, рухи сәламәтлеген какшата. Тагын бер сәбәп – өйдәге мохит, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, тәрбия. Кызганыч, әти-әниләр баланың рухи халәте белән кызыксынмый. Һич югы, көненә бер мәртәбә булса да: «Көнең ничек узды?» – дип сорарга кирәк, – ди Рамил Гарипов.

Юрий Калмыков фикеренчә, әти-әниләргә балаларын ишетергә өйрәнергә кирәк.

– Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләренә игътибар итәргә кирәк. Балагыз начар укый башласа, үз эченә бикләнсә, аны гаепләргә ашыкмагыз. Күп кенә әти-әниләр «Тагын нәрсә җитми инде сиңа?», «Бөтен нәрсәң бар бит, нигә кәефсезләнеп йөрисең?» кебек сораулар бирә. Балаларына психологик ярдәм кирәк икәнен аңламый. Аңласа да, белгечләргә мөрәҗәгать итми. Бу – бик зур проблема. Балага вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерергә телисез икән, мондый нәрсәләргә күз йоммагыз. Соңгы арада безгә мөрәҗәгать итүче үсмерләр саны артты. Һәм, беләсезме, аларның кайберләре әти-әнисеннән качып мөрәҗәгать итә. Бала аңлый, ә әти-әни аңламый!

Рамил Гарипов бүгенге үсмерләрнең күп нәрсәне анализларга сәләтле булуын, җәмгыятьтәге сәяси вакыйгаларга битараф кала алмавын да искәртте.

– Алар да нәкъ өлкәннәр кебек борчыла. Киләчәкләре турында уйлый. Бу шулай ук начар уйларга китерергә мөмкин. Моннан тыш, без баланың рухи халәтенә интернет, компьютер уеннары да начар йогынты ясый, агрессия дәрәҗәсен күтәрә, дигән фикерне еш ишетәбез. Ләкин бу һәрвакыт алай түгел. Янә гаиләдәге мохиткә әйләнеп кайтыйк. Виртуаль чынбарлыкны кабул итүдә әти-әни тарафыннан бирелгән яки бирелми калган тәрбия дә зур роль уйный.

 

Әти-әниләр колагына

  1. Балагыз белән ешрак сөйләшергә тырышыгыз, тормышы, аның өчен мөһим булган нәрсәләр турында ешрак сорашыгыз.
  2. Эштән өйгә кайтуга, балагызга карата игътибар күрсәтегез. Сәбәпләр булса да, бусагадан атлап керүгә аны сүгәргә тотынмагыз. Үсмер балагыз белән аралашканда, үзегезне артык өстен куймагыз.
  3. Чиктән тыш тыюлар, аның иреген чикләү балага начар йогынты ясарга мөмкин. Бигрәк тә үсмер яшьтәге балаларга. Балагыз белән килешә белегез. Нәрсәне дә булса тыярга кирәк икән, уртага салып сөйләшегез, сәбәбен аңлатыгыз.

 

Сан

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда,  ел саен дөньяда 700 меңнән артык кеше үз-үзенә кул сала. Ягъни һәр 100 үлемнең берсе үз-үзеңә кул салуга туры килә. Белгечләр ачыклаганча, яшәп туючыларның күпчелеге – ир-атлар. Дөньяда суицидлар саны буенча Россия беренче унлыкка керә.

 

Үзегезнең яки балаларыгызның борчулары булганда, психологик яктан белгеч ярдәме кирәк чакта, «Сердәш – 129» ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең 8 (843) 279-55-80 номеры буенча «кайнар линиясе»нә шалтырата аласыз.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү