«Рубин» Ульянда «Волга»га оттырып, Россия Кубогы ярышыннан төшеп калды

Бүген футбол буенча Россия Кубогы өчен барган ярышның 4нче өлешендә «Рубин» Ульянда җирле «Волга»га оттырды һәм турнирдан төшеп калды. Леонид Слуцкий командасы 1:2 исәбе белән җиңелде.

Ульянга төп футболчылардан башка юл тоткан Казан командасы матчның беренче минутында ук исәпне ачты. Тупны Кирилл Косарев кертте. Әле беренче тайм уртасында ук хуҗалар беренче мәртәбә уңышка иреште. Очрашуның 66нчы минутында исә «Волга»ның капитаны Александр Сапета очрашуның язмышын хәл итәчәк тупны кертә алды.

Бу – «Рубин»ның рәттән өченче җиңелүе. Моңа кадәр Казан командасы Беренче лигада Ярославлдьдә – «Шинник», ә Казанда «Арсенал»га оттырган иде. Татарстанның калган ике командасы «КАМАЗ» белән «Нефтехимик» Россия Кубогы өчен барган ярышта үз көндәшләрен отып, турнирның чираттагы өлешенә уздылар.


Фикер өстәү