Минтимер Шәймиев Милли китапханәгә 4000ләп китап бүләк итте

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Милли китапханә фондына шәхси китапханәсеннән 3 629 китап тапшырды. Киләчәктә бу исемлекне тагын 1 000 китап тулыландырачак.

Чара «Бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең китап ядкәрьләренең сакланышын тәэмин итүдә фонд саклаучылар белән хезмәттәшлеге» халыкара конференциясе кысасында узды.

Минтимер Шәймиев тапшырган китапларның бер өлеше Милли китапханәнең бер залында урнаштырылган иде инде. Аларның барысында да диярлек күренекле шәхесләрнең Республиканың беренче Президентына багышланган җылы сүзләре һәм имзалары бар.


Фикер өстәү