Җырларгамы, еларгамы? Бу вәзгыятьтә концертлар куеп, җырлап йөрү кирәк…ми?

Инде хәзер нишләргә? Өлешчә мобилизация башлангач, артистлар әнә шулай аптырап калды. Повестка алмаган нәсел калмады, халыкның кәефе юк, концертлар куеп, җырлап йөрү дә килешмәс кебек.

Ticketscloud билетлар агрегаторы да Россиядә өлешчә мобилизация башлангач, концерт һәм фестивальләрнең кичектерелүен күрсәткән. РБК хәбәр иткәнчә, 19 сентябрьдән 25енә кадәр йөзләгән чараның үткәрелмәячәге турында игъланнар пәйда булган. Бу гадәттәгедән 270 процентка күбрәк. Белгечләр әлеге хәл озакка барырга мөмкин дип фаразлый. Татар эстрадасы җырчылары да уйда.

Иң мөһиме бердәмлек

Дөрес, югалып калмаучылар да бар. Әйтик, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, махсус операция башлангач ук, гуманитар ярдәм күрсәтүне үзенә төп юнәлеш итеп алды.

– Хәзер артистлар арасында да нишлик, ничек ярдәм итик, дип уйлаучылар, нәрсәдер эшләргә тырышучылар бар. Без инде махсус операция башлануга эшкә тотындык. 6 октябрьдә өченче автобус гуманитар ярдәмне җибәрдек. Автобусны минем энекәш йөртә. Донецк, Луганскига, андагы безнең солдатларга, ОМОН, спецназ егетләренә, ополчениегә ярдәм иттек, балаларга мәктәп-кирәк ярагы, халыкка кием-салымнар, шулай ук медикаментлар җибәрдек. Хәзерге вакытта медицина әйберләре бигрәк тә кирәк, – ди ул. – Башта акчаны үз көчебез белән, кешеләргә белгертмичә җыя идек. Чыгымнар зур булса да, үзебез күтәрдек. Хәзер инде ачыктан-ачык эшлибез. Чөнки Нурлат районы хәрби комиссариаты да бу эшне хуплый. Алар белән бергә тотынгач, автобуска әйберләр сыймый башлады. Бөгелмәдән «Газель» һәм тагын ике автобус бара. Шуның берсе безнеке. «Боевое братство» дигәннәре шушы була инде.

Фирдүс Тямаев эшен хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Ул исә бу эшен дәвам иттерәчәген белдерә:

– Халык арасында төрлесе бар. Безне дә төрлечә гаеплиләр. Башка җырчыларда эшем юк, һәркем үзе өчен җавап бирсен. Мин шушы юлны сайладым. Ничек булса да, концертларны да, ярдәмне дә дәвам иттерәбез. Иң мөһиме, Фирзәр энекәш исән-сау әйләнеп кайтсын. Алар бит соңгысында бәрелешләр иң каты булган җирләргә кадәр барып җитте. Бу юлы да шулай ук эчкә үтәргә исәпләре. Кирәкле әйберләрне, тепловизор, квадракоптерларны алдык, юлга әзерләдек. Рәхмәт дус егетләргә, булыштылар, кыйммәтле җиһазлар алдылар. Гомумән, безгә кем ярдәм иткән, барысына да ихлас рәхмәт. Бигрәк тә гади халыкка. Һәр шәһәрдәге «Братство»га рәхмәт. Хәтта мәктәп балалары да ярдәм итә. Коллегалардан Рамил Шәрәпов кушылды. Бәлкем, башкалар да кушылып китәр әле. Бүген иң мөһиме – бердәмлек.

Ә мобилизацияләнүчеләргә килгәндә, кайгырмагыз, коткыга бирелмәгез, бар да яхшы булачак. Сәламәтлеге начар икән, ай дәвамында аларны кире җибәрерләр. Башта исемлек буенча җыйганнардыр, аннары карарлар. Бездә дә кире кайтучылар да булды. Яхшыга өметләник.

Чакырсалар, үзе дә барырга әзер икәнен әйтә ул:

– Әгәр повестка килсә, барыбыз да барабыз. Әйтәм бит, туганнан туган энем баштан ук шунда. Икенче гуманитар ярдәм алып барганда, энем Фирзәр белән очраштылар. Видео аша шалтыраттылар, күздән яшьләр килде.

Фирдүс Тямаев әйтүенчә, киткән егетләргә дә, калган гаиләләргә дә авыр. Шуңа күрә, рухларын күтәрү өчен, хәрби күнекмәләр узучы егетләргә «Казан Экспо»да концерт куярга нияте барлыгын да әйтте:

– Теләгебезне җиткердек, әлегә җавап бирмәделәр. Әмма безнең төп игътибар – «кайнар нокта»ларда көрәшкән егетләргә. Аларга күпкә авыррак.

“Елап кына дөнья үзгәрми!

Татарстанда концертлар дәвам итә. Бу уңайдан кемдер гастрольләрдә йөргән җырчыларны тәнкыйтьли, кемдер бер мизгелгә генә булса да онытылып торганга рәхмәт укый. Җырчы мондый вазгыятьтә нәрсә эшләргә тиеш? Бу сорауга Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җавап бирде.

Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул: «Мин үзем дә – ир-ат бала әнисе! Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип, кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер… акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек! Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады! Тик бу очракта мәҗбүрмен. Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм! Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк. Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр бердәм булыйк!» – дип язып чыкты.

Телефон аша элемтәгә кереп, без бу адымга нәрсә этәрүе турында белештек.

– «Молодец» дип әйтсеннәр өчен эшләмим мин моны. Кулдан килгәнчә. Бәлки, кемгәдер үрнәк булыр. Монда коллегалар турында гына сүз бармый, тулаем халыкны күз алдында тотам. Ә бит шуның кадәр нәфрәт, шуның кадәр ачу күпләрдә! Хәтта шушындый вакытта да кеше кадерен белергә кирәк икәнне аңламыйбыз. Бу – үзәк өзгеч хәл!

Илебезгә зур кайгы килде. Бу афәткә шәхсән мин берничек тә тәэсир итә алмыйм. Нишлисең, чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Өйдә акырып елап ятып кына дөнья үзгәрми! Мәсәлән, минем ике бертуган апамның да улларына повестка килде. Уртанчы апа белән сөйләшәм. Елый, әмма сиздермәскә тырыша. «Иркәм, елап озатканда, улыма бик авыр булачак. Шуңа, улым, мин дөрес тәрбияләгәнмен сине, син молодец, син – безнең терәгебез, исән-сау кайт, без сине догада көтеп торырбыз дип озатам», – ди. Һәм бу – миңа калса, дөрес фикер. Инде хәзер барыбыз да капланып елап утырыйкмы? Безнең елаудан хәрби хезмәткә алынган егетләргә ни файда?

Илсөя Бәдретдиновадан шуны да сорадык: хәрби операция барган җирләргә концерт куярга барыр идеме икән?

– Барыр идем дип уйлыйм. Аллага тапшырдык. Илгә килгән афәттән мин генә читтә кала алмам.

“Мәгънәле җырлар сайларга кирәк”

Музыкант, алып баручы Илмир Ямалов әйтүенчә, Ватан чакырса, һәркемгә дә барырга туры киләчәк:

– Мин гел укуда булдым, шуңа хәрби билетта «рядовой, артист театра и ансамбля» дип язылган. Хезмәткә чакырсалар, хәрби рухны күтәрү юнәлешендә эшләргә кирәк булачак. Артистлар хәзер дә тик утырмый. Хәйрия концертлары оештыручылар бар. Дөрес, күп артистлар бу эшләрен күрсәтми, бу очракта мин үрнәк булсынга халыкка белгертү ягында. Мәсәлән, мин дустым Илсур Шәйдуллин турында даими язып торам. Соңгысында «Казан Экспо»га барып, мобилизицияләнүчеләрнең хәлен белешә аласыз, дип яздым. Күпләр өчен бу да – файдалы мәгълүмат. Илсур: «Бөтен нәрсә бирелде, ашау да яхшы, хәтта «гражданский» ризыктан баш тарттым», – ди. Шаярып, моның кадәр ял иткәне булмавын да әйтә.

Бөек Ватан сугышы вакытында да концертлар булган, хәзер дә халыкка юаныч кирәк. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова әнә шулай ди:

– Халык күңелен юата алса, артисттан иң зур ярдәм шул инде. Әмма репертуарны карарга, кешене ярсыта торган номерларны алырга, җырларның да мәгънәлеләрен сайларга кирәк. Әле менә «Казан Экспо»да чыгыш ясадык. Ана кеше буларак күңел халәтемне аңлатып бирә торган түгел. Фонограммага авыз ачып торырга гадәтләнмәгәч, җырлый алсам ярар иде, дип тә уйладым. Җырладым. Егетләрнең кәефләре күтәренке булгач, минем дә күңел тынычланды.

“Килмәгәне болай да килми”

Алып баручы Шарапҗан (Рамил Шәрәпов) да концертлар кирәк дигән фикердә:

– Халыкны пандемия вакытындагы кебек видеолар төшереп кенә юатып булмый. Башка юлларын да уйларга кирәк. Мин, мәсәлән, Фирдүс Тямаев егетләренә чыгып, хәлдән килгәнчә матди ярдәм тапшырдым. Ә концертларны кичектерергә кирәкмидер. Кеше болай да депрессиядә. Ул бит синең концертыңа күңелен юатырга, онытылырга килә. Килмәгәне болай да килми. Концертлардан соң тамашачы, ярый әле килдегез, онытылып җырлап утырдык, ди. Хәзерге вакытта иң кирәге – бердәмлек һәм сабырлык.

 

Халык фикере:

«ВКонтактеда»гы сораштырудан күренгәнчә, халыкның 67 проценты концертлар кирәкми дигән  фикердә.

Айсылу Галиева:

– Бу – аларның һөнәре, эше. Аларга да ашарга, яшәргә, гаиләләрен тотарга кирәк. Һөнәрләрен алыштырып, мобилизациягә киткәннәр урынына станок артына баса алмыйлар бит инде, аның өчен дә белем кирәк. Тракторга утырып, басуга чыгар өчен дә белем һәм тәҗрибә кирәк, фельдшерларны алыштырыр өчен дә белем кирәк. Репертуарга игътибар итәседер – шул гына.

Гөлфизә Мулланурова:

– Җыр-музыка – рухи азык, жыелышып елап утыру тагын да хәсрәтне арттыра. Хатын- кызлар терәк булса гына, ир-егетләребездә көч, җинү дәрте булачак. Башкорт егетләрен карагыз: алар елап китми, җырлап китәләр. Концертларга килгәндә, күптән түгел шәһәр филармониясенең сезон ачылышы концертын карадым. Эштән сон арып барган идем, аруларым, борчуларым онытылды.

Люция Шәрәфиева:

– Мин «Казан Экспо»да ир-егетләргә куелган концертны карагач, аларның һәр чыгышны ничек итеп алкышлавын күргәч, кирәк икән, дидем. Кемдер кайгы-борчуын җырлап, моңланып, кемдер күңел халәтенә туры килгән җырны тыңлап баса. Үз-үзеңә генә бикләнмәскә кирәк. Якыннарын озаткан хатын-кызларга игътибарлы булырга кирәк безгә, кайгы-борчулары белән үзләре генә калмасыннар.

Лениза Шәехова:

– Татар халкы бит инде гомер-гомергә, басу кырларда эшләгәндә дә җырлар җырлап эшләгән, җинүләр яулаган. Хәзерге артистлар күбрәк туган ил турында җырласалар, яхшырак булыр иде. Мин авыр чакта югалып калмаган җырчыларны чын җырчылар дип уйлыйм. Пандемия вакытында Илсөя Бәдретдинованың «Торып бас!» дигән җыры миңа көч-куәт бирде, яшәргә өмет уятты.

Рәсим Зарипов:

– Болай да халык бер-берсе белән аралашмый, алар эшләп ашыйлар бит, кирәк булмаса, халык килми генә ул.

Гөлинә Гыймадова


Җырларгамы, еларгамы? Бу вәзгыятьтә концертлар куеп, җырлап йөрү кирәк…ми?” язмасына фикерләр

  1. Бещдә качан динел булды?
    йөргән кеше йоресен
    Итреге ни буласын белмибез

Җавап Отменить ответ