Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның чит илләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде

Дөнья сәясәтенең үзәге шул якларга күчә. «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм буенча комиссиясе утырышында Россия төбәкләренең Азия-Тын океан илләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерләрен җиткерде.

Утырышта Россияның тышкы эшләр министры, әлеге комиссиянең рәисе Сергей Лавров бүгенге шартларда Азия илләре белән икътисади, парламентара һәм партияара хезмәттәшлекнең мөһимлеген әйтте. «Дөнья сәясәтенең үзәге Евроатлантикадан Евразиягә һәм Азия-Тын океан төбәгенә күчә», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Азия-Тын океан илләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Кытай белән элемтәләргә аерым тукталды. «Кытай Халык Республикасы безнең белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күптән хезмәттәшлек итә. 5 елдан артык Кытай Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары булган ун ил арасына керә. Гуманитар юнәлештәге хезмәттәшлек ныгый. Татарстан югары уку йортларында бу илдән 1728 студент белем ала, аларның саны арта бара. 2014 елдан башлап Пекинда Россиянең сәүдә вәкиллеге составында Татарстанның Сәүдә-икътисад вәкиле, ә 2016 елдан Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Моннан тыш Татарстан «Волга – Янцзы» проектын тормышка ашыруда да катнаша. Ул Россиянең Идел буе төбәкләре һәм Кытайның кайбер провинцияләре арасындагы элемтәләрне ныгытуны күздә тота.

«Бердәм Россия» белән Кытай Коммунистлар партиясе арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы биш елда Татарстанга бу илдән зур кунаклар килгәнен искә алды. Казанда Россия-Кытай форумы һәм «Бердәм Россия» белән Кытай Коммунистлар партиясенең уртак утырышы узды.

Әмма хезмәттәшлек итүче Азия-Тын океан төбәге илләре Кытай белән генә чикләнми. Соңгы елларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика делегацияләре Япония, Корея, Малайзия, Сингапур, Вьетнам, Мьянмага сәфәр кылды.  Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу илләр дә безнең белән кызыксына. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, алар белән муниципалитетара элемтәләрне дә барларга кирәк.


Фикер өстәү