Рамзан Кадыйров Россиядән китүче ир-атларга хатын-кыз исеме алырга киңәш иткән

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Россиядән китүче ир-егетләргә итәк кияргә һәм исемнәрен хатын-кызныкына алмаштырырга киңәш итте. Бу хакта ул Ханкалада узган хәрби тантанада әйтте, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Рамзан Кадыйров фикеренчә, мондый кешеләр Ватаннарын авыр вакытта ташлап кача. «Мин авыр вакытта үз Ватанын ташлап чит илгә китүчеләрне аңламыйм. Шундый куркакларга итәк кияргә һәм исемнәрен хатын-кызкына алмаштырырга киңәш итәм. Гәрчә безнең тарихта хатын-кызлар да ир-атлар белән тигез дәрәҗәдә көрәшерлек батырлык кылган», – дигән ул.


Фикер өстәү