Әтнә театрында премьера. «Ак пароход» – әкиятме?

Күпме вакыт узгач та җибәрми торган спектакльләр була. Әтнә театрында караган «Ак пароход» әнә шундыйлардан. Табигать баласы турындагы әсәрне табигать балалары сәхнәләштергәнгә шулай килеп чыккандыр ул.

Бу спектакль нәрсә турында? Мөгаен, битарафлык һәм ул китереп чыгарган нәтиҗә – үлем турындадыр. Хәер, Чыңгыз Айтматов әсәрләрендә берничә мәгънә ята, монда да шулай.

Чыңгыз Айтматов әсәренә алынырга кем батырчылык иткән, дисәгез, Башкортстанның яшь режиссеры Илсур Казакбаев.

– «Ак пароход» әсәренә алынгач, бу кайсы театрга күбрәк туры килер икән, дип уйландым. Дөрес, һәр театр теләсә кайсы әсәрне куя ала. Әмма  әсәр белән театр гармониядә булганда гына, ниндидер үзенчәлек барлыкка килергә мөмкин. Миңа калса, авылда урнашкан профессиональ театр Айтматов фәлсәфәсенә туры килә кебек. Әсәрнең башында ике әкият бәян ителә, ә соңыннан ул әкиятләрнең берсе дә калмый. Дөрес, әкиятне, уйдырма бит ул, дип кабул итәргә мөмкин. Мин аңа халыкның яшерен рәвештә әйтеп калдырган фикерен туплаган әсәр дип карыйм. Әһәмияте буенча риваятьләрдән соң ул – икенче урында. Әкият яшерен мәгънәләре белән кызыклы. «Ак пароход»та бәян ителгән бер әкияттә биредә яшәүче халыкларның Болан анадан яралулары турында сүз бара. Минем өчен Болан ана – гармония символы. Айтматов үз вакытында, шушы гармониянең бер кыйпылчыгы кителсә, бик зур афәт килеп чыгачагы турында кисәтә. Мине, режиссер буларак, бер сорау борчыды: малай елгада батып үлгәннән соң, калган кешеләр белән ни булыр? Шәхсән миңа ул малайның китүе, бизмәндәге чисталыкның, сафлыкның кимүе белән бер. Шулай итеп, Айтматов балалар дөньясы аша безнең зур афәт алдында булуыбыз хакында кисәтә, үзенең эчке борчылуы белән бүлешә, – диде ул.

Әсәр чиста күңелле, самими малай турында. Аңа хәтта исеме белән дә эндәшмиләр. Спектакль дәвамында бу малайның (Рәзилә Шәрифуллина) әнисенең башка кешегә кияүгә чыгып, үз тормышы белән яшәве, әтисенең малай хыялында ак пароходта хезмәт итүе турында беләбез. Малай хыялында шул ак пароходта әтисе белән очраша, аның белән сөйләшүләре турында мең кат күзаллый, бу хакта үзенең сердәшләренә бәян итә. Ә сердәшләре – дәү таш, бабасы бүләк иткән бинокль һәм өр-яңа портфель. Момун карт – малай өчен ата да, ана да, гомумән, иң затлы, иң ышанычлы кеше дә. Тик Момунның зур бер кимчелеге бар: ул карусыз, мыскыл иткәнгә дә, үзе белән санлашмауларына да түзә. Мөгаен, аның менә шушы умырткасызлыгы малайның үлеменә китерәдер дә. Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин аксакал яшендәге картның йомшаклыгын тетрәндерерлек итеп тасвирлап бирде дә инде.  Ә Момунның мескенлеге Оразкул (Зиннур Һадиев) янәшәсендә бигрәк тә калку күренә. Урманчы кияү Момунның кызын кысыр дип мыскыллый, «салып» кайткан саен кыйный. Үзенең бәхетсезлеге үчен бабасыннан да, ташландык малайдан да бик оста ала.

Әсәрдә бик үтемле бер мизгел бар. Малайның портфельле булу шатлыгын әбисе, Бикәй апасы (спектакльдә бу рольне Рәзинә Заһидуллина башкара), эшче Сәетәхмәт (Ләйсән Каюмова), Оразкул белән бик бүлешәсе килә. Оразкулдан калганнары битарафлык белән җавап бирсә, Оразкул, каршыма үз малаем йөгереп чыкмады дип, су буена төшеп елый. Спектакльгә бу күренеш кермәгән, әмма малай фаҗигасе менә шушыннан ук башлана кебек.

Малай алдында Момунның абруе югалу исә фаҗигагә бәйле. Юкса бит нәкъ менә шушы бабасы кыргызларны коткарган Болан ана турындагы әкиятне сөйли. Әлеге боланның, кыргызларга үпкәләп, бу җирләрне ташлап китүе хакында җае чыккан саен искәртә. Боланнар бу җирләрдән кешеләр үзләренә ау игълан иткәч кача. Шуннан бирле җирдән кот китте, дип кайгыра бабай. Ә беркөнне боланнар кайта! Ләкин Момун үз куллары белән Болан анага ата. Малай, моны белгәннән соң, бу җирләрдән балык булып, ак пароходка таба йөзеп китәргә карар кыла. Тик бу да – әкият кенә шул. Малай балыкка да әверелми, ак пароходка да барып җитми…

Момунның боланны ни өчен атуын белер өчен генә булса да, бу спектакльне карарга кирәк. Мин исә режиссерның берничә алымына игътибарны юнәлтәм. Дулкыннарны йөгертүче, боланнарны гәүдәләндерүче төркемнең – Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Рәсимә Асрутдинова, Алинә Сидеева, Раил Сәлахиев, Фаяз Хөсәеновның – пластикасы соклангыч. Аларның һәр чыгышы спектакльгә ниндидер фильм төсмерен өсти, авторның озын текстларын ялыкмыйча тыңларга мөмкинлек бирә. Спектакльнең азагы якынлашкан саен, геройлар кырыслана, кешелеклелек сыйфатлары саекканнан-саега. Моны  режиссер геройларның башларын таш балбалларга әверелдереп тасвирлый. Хәер, икейөзле геройлары да ике йөзле Илсурның. Актерлар битлекләр астында сөйли. Вакыт-вакыт битлекләр юкка чыккалап та ала.

Әтнә театры ихласлыгы, динамикасы белән болай да үзенә җәлеп итә иде инде. «Ак пароход»ы белән уйга салды. Без ничә битлек астына яшеренгәнбез? Гомумән, офыкларда ак пароходыбыз бармы әле безнең? Сораулар күп, җаваплары гына юк.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү