10 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне

Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән БМО тарафыннан гамәлгә куела. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Җир шарында яшәүче халыкның һәр өченче-дүртенчесе психик тайпылыштан интегә. Ә һәр икенче кешенең кайчан да булса авырып китү куркынычы бар.

Бөтендөнья үлем җәзасына каршы көрәш көне

Бу көн 2003 елда гамәлгә куела. Үлем җәзасы халыкара хокук белән тыелмаган. Әмма бүген әлеге чара Европа Советына кергән барлык илләрдә дә диярлек кулланылмый. Бу җәзаны гомер буена  иректән мәхрүм итү алыштыра. «Халыкара амнистия»  хокук саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньядагы 100 дән артык ил  үлем җәзасыннан баш тарткан.

ВКонтакте

16 ел элек (2006) ВКонтакте социаль челтәре эшли башлый. Бу сайтны абыйлы-энеле Павел һәм Николай Дуровлар төзи. Башта аны студентлар һәм чыгарылыш укучылары өчен генә дип тәгаенлиләр. Әмма ВКонтакте бик тиз тарала. 2007 елның июленә аңа инде бер миллионнан артык кеше теркәлә. Бүген ул социаль челтәрләр арасында популярлыгы буенча 15 нче урынны били. Вконтактедан ай саен 100 миллионнан артык кеше файдалана.

НТВ

29 ел элек (1993) Санкт-Петербург каналында НТВ телекомпаниясе эшли башлый. Бүген ул – дәүләти булмаган иң зур телеканалларның берсе. Россиянең барлык төбәкләрендә, СНГ, Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Америка илләрендә трансляция алып бара. Аны атна саен 40 миллионнан артык россияле карый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 


Фикер өстәү