Равил Шәйхуллин: «Белемем 8 класс кына. Кулың эш белсә, югалмыйсың икән ул»

Равил Шәйхуллинны Яшел Үзән районының Айдар авылында мичче, төрле көнкүреш техникасын, электр-радио приборларын, сәгатьләрне төзәтүче, тимердән әйберләр ясаучы буларак бик яхшы беләләр. Хәер, Айдарда дип ялгыш әйтәм бугай. Бөтен тирә-якка даны таралган гаилә инде бу. Кайчагында, бер кешегә талант өелеп бирелгән, нигә шулай икән, дип  уйлап та куясың. Төбенә төшә башласаң, сәбәбе бик гади булып чыга: буыннан буынга, нәсел җебенә үрелеп килә торган һөнәрләр бу. Бары тик өзмәскә, югалтмаска гына кирәк.

– Белемем 8 класс кына булса да, кулың эш белсә, югалмыйсың икән ул, – ди Равил абый бу җәһәттән. – Беренче хезмәт көннәремне җәйге каникулда башладым. Ат җигеп, урак уручы, көлтә бәйләүче, чүмәлә куючыларга салкын кизләү суы эчертеп йөрдем. Берзаман кул белән иген сугып, көлтә бәйләү матавыклары бетте. Колхозга Сталин комбайны – 1СК үзйөрешле комбайны кайтты, аны «ДТ-54» тракторы тарттырып йөри иде. Үсә төшкәч, бригадирлар эскерт кую, ат белән салам тарттыру кебек зуррак эшләргә дәшә башладылар. Төнлә  ат көтүе көтү, сукачы булып эшләүләр – берсе дә калмады.

Равил абый үзенең шәҗәрәсен дә өйрәнгән. Кем нәрсә белән шөгыльләнгән, кайда йөргән – барысын да биш бармагы кебек белә. Бу нәсел авылның тоткасы булган, ягъни үз тырышлыклары белән дөнья корган җир кешеләре алар. Башта ул җиде буын бабасын санап чыкты. Үзе әтисе белән әнисен генә хәтерли. Бабасы Шәйхулла белән Юынчы авылыннан килгән Гөлҗиһан әбисен күрергә насыйп булмый. Әмма уңган кеше булганлыкларын ишетеп үсә. Бабасы җир эшкәртә, игенчелек белән шөгыльләнә. Чәчүлек өчен күп кенә авылдашларының җирен арендага алып тора. Әнә шулай эше  алга киткәч, халык арасында көнләшүчеләр дә табыла. Аңа кулак атамасы тагып, мал-мөлкәтен тартып алалар, үзен Себергә сөрәләр. Гаиләсе авылда кала. Сигез баласы була бабасының: Хәлилулла, Кәлимулла, Әхмәдулла, Насыйбулла, Сәтирә, Мөнирә, Мөсәмирә, Гайшәбикә.

Кәлимулла исемлесе төп нигездә кала. Калганнары төрле җирләргә таралыша. Равил абыйның әтисе Хәлилулла да бәхет эзләп читкә китә. Архангельскида такта яру заводында эшли, алтын приискасында эшләп карый. Балык сату эше белән шөгыльләнә, анысын Мурманскидан заказ белән кайтарта. Ул чагында Айдардан ерак түгел Козловка бистәсендә (бүген ул Чувашия Республикасына керә) пристань була, шуннан ат белән кайтарта. Тик, Равил абый әйтүенчә, аны сатып, әллә ни файда күрә алмый.

– Әти сугыш башлануга фронтка китә, – дип сөйли ул. – Ленинград блокадасында да була. Сугыш беткәч, авылга әйләнеп кайта. Аның кайтуы үзе өчен дә, колхоз өчен дә файдалы булгандыр дип уйлыйм, чөнки кулыннан килмәгән эше юк иде. Аның үз куллары белән ясаган молотилкасы (иген сугу машинасы) бик ярдәм иткән. Мин дә бик яхшы хәтерлим әле аны. Рамнары агачтан иде, эчке детальләре – тимердән. Аларны махсус үзе сатып алган. Техниканы аерым мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерде. Әтиебез колхоз эшеннән бушаган арада тик тормады, мичләр салып йөрде. Сөт сепараторларын, кул һәм стена сәгатьләрен  төзәтеп, тимер эшләрен коеп куя иде. Әтигә ияреп йөреп, үзем дә мич чыгарырга, радиоприборларны төзәтергә өйрәндем.

Хәлилулла абый сугыштан кайткач кына өйләнә. Әрә авылы кызы Гайшәне ала ул. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Кызганыч, әниләре генә, бик каты чирләп, иртә дөнья куя.

– Өч баланы тәрбияләү әтигә бер дә җиңел булмагандыр, – дип уйлый Равил абый. – Үзе белән молотилкада бергә эшләгән Разыя исемле кызны алып кайта. Ул безгә үз әниебез кебек булды: какмады, сукмады, ач-ялангач итмәде. Кырыс чагы да булгандыр, әмма дөрес тәрбия бирә белде.

Әнә шул тәрбия дигәннәре дөрес юлдан тайпылмыйча барырга ярдәм иткәндер дә инде балаларга. Армия сафларында, Балтыйк  диңгезендә Равил абый өч ел хезмәт итә. 1967 елда, Октябрьнең 50 еллыгы хөрмәтенә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашу бәхете елмая. Сайлап алулары да юкка түгел: яхшы хезмәт итү өстенә буй-сын да менә дигән бит. Мавзолейга кереп, бөек юлбашчыбызны күреп чыгарга да вакыт таба. Севастополь, Бакчасарайда йөрергә дә насыйп була. Хәтта Урта диңгездә Сүәеш каналында кизү торырга да туры килә. Армиядән кайткач, нәкъ әтисе кебек шәһәрдә яшәп карарга була. Заводта токарь булып эшли.

– Кулым эшкә ята иде. Ләкин шәһәрне үз итмәдем, – ди ул. – Туган авыл үзенә тартты. Фермада сөт блогында эшләп йөргән чакта Нурия исемле авылдаш кызга күзем төште. Өйләнештек, бер ул, бер кыз үстердек. Хәзер инде оныкларыбыз үсеп килә.

Төп нигез – туганнарны берләштерә торган урын. Бу Шәйхуллиннар гаиләсе өчен дә шулай. Күгештә яшәүче сеңлесе Равилә, Ачасырда төпләнгән тагын бер сеңлесе Әлфинур гаиләләре эзләрен суытмый. Балачакларын сагынып, туганнарын ихтирам итеп киләләр. Бергә җыелган чакта, әлбәттә инде, әти-әни,  әби-бабайлар турында сүз кузгала. Балалар кызыксынып тыңлыйлар, ә өлкәннәр, хатирәләр югалмый әле дип, шатланып сөйлиләр. Мондый хикәятләр аерым бер гаиләгә генә түгел, хәтта авылга гына да түгел, ил язмышына кагыла бит.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү