Фәрит Мөхәммәтшин Әтиләр көненә багышланган «Мөһим сөйләшү»дә катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 182 нче политехник лицеенда узган «Мөһим сөйләшү» дәресендә катнашты. Очрашуны Әтиләр көненә багышлап оештырдылар. Билгеле булганча, әлеге бәйрәмне 16 октябрьдә билгеләп үтәләр.  

Дәрес тантаналы рәвештә дәүләт әләмнәрен күтәрү, гимн башкарудан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин «Мөһим сөйләшү» дәресләре кысасында ватанпәрвәрлек тәрбияләүне бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.

– Ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, илебез һәм республикабыз өчен горурлык хисләре нәкъ менә мәктәпләрдә тәрбияләнә. Патриотлар гаиләдә туа, мәктәптә ныгытыла. Бу – Ватанга, әти-әнигә, педагогларга карата мәхәббәт таләп итә торган тәрбия, – диде ул.

Әтиләр уңаеннан узган «Мөһим сөйләшү»дә Фәрит Мөхәммәтшин фронтовик әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты.

– Кеше тормышында беренче тәрбияче, укытучы – әти-әнисе. Һәркем алар турында озак сөйли ала. Мин дә шулай. Әти Бөек Ватан сугышында катнашты, без – сугыштан соң туган балалар. Гаҗәеп кеше иде ул. Аннан калган истәлекләр дәфтәрен әле дә саклыйм. Безгә бирелгән мәңгелек кыйммәтләр, яхшы тәрбия өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Ата тәрбиясе алган, Ватанын яраткан һәм аңа хезмәт иткән яшьләребез – киләчәгебезнең нигезе, – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында укытучыларга да мөрәҗәгать итте. Белем һәм тәрбия бирү эшендә аларның роле зур булуын искәртте.

– Беренче тәрбия дәресләре гаиләдә әти һәм әни тарафыннан бирелә. Гаилә биреп җиткереп бетерә алмаган урыннарны мәктәпкә тулыландырырга, хәтта төзәтергә дә туры килә. Белем бирү, тәрбияләү һәм республикабызга, илебезгә карата ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү бурычы бүген мәктәпләр өчен бик актуаль. Алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәрес барышында укучылар үзләренең сорауларын да җиткерделәр. Казанда әтиләргә багышланган һәйкәл булырмы дип кызыксындылар. Сорауга Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җавап җирде:

– Республикада матур итеп Әниләр көнен, хәзер инде Әтиләр көнен дә уздырабыз. Миңа калса, әти-әнигә хөрмәтебезне күрсәтә торган һәйкәл һәрберебезнең йортында булырга тиеш. Чөнки өй – әти-әнигә кадер-хөрмәт белән карый торган урын. Бәлки, билгеле вакыттан соң ул шәһәрдә дә барлыкка килер.

Дәрес тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпнең китапханә фондына үзе язган «Әти турында истәлек» һәм дүрт томлы «Татарстанның яңа тарихы» китапларын тапшырды.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү