«Апуш» балалар татар театр студиясенең үзенчәлеге нидә?

Быел февральдә Казанда татар балалары өчен уникаль студия эшли башлады. Аның үзенчәлеге нидә? Башка студияләрдән нәрсәсе белән аерылып тора? «Апуш» балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова белән сәләтле балалар һәм аларга бирелгән мөмкинлекләр турында сөйләштек.

– Алия, әлеге студиянең максаты нинди?

– Театр студиясе булдыруның төп максаты – балаларда, яшьләрдә татар телен популярлаштыру, аңа мәхәббәт уяту һәм татар сәнгатенә, иҗатына сукмак салу. Моннан тыш, аларның эчке иҗади сәләтләрен ачу, киләчәктә театр юлын сайларга уйлаган балаларга юнәлеш, һөнәри белем бирү. Иң элек, Татарстанда балалар театры булырга тиеш, дигән зур максатыбыз бар иде, чөнки безнең балаларыбыз аңа лаек. Санкт-Петербургта яшь актерлар театры бар. Анда балалар барысын да үзләре эшли һәм спектакльләрен укучыларга тәкъдим итәләр. Аларны тамаша кылган балалар кызыга, тик аларны тел белмәү туктата. Шуннан соң алар үзләреннән-үзләре телне өйрәнә башлый. Андый балалар бездә дә булды. Алар марттан бирле тел белгечләре белән эшләделәр. Әйтик, Зәринә Шакирҗанова татарча бер сүз дә белми иде, ләкин ул театрга үлеп гашыйк. Ул бөҗәк булып уйнарга да, хәтта берни уйнамаска да риза, аңа театр исен иснәү дә рухи рәхәтлек бирә. Зәринә Резеда Сәлахова белән бик нык эшләде. Һәм спектакльдә төп рольне камил дәрәҗәдә диярлек тамашачыга җиткерде. Шәһәр мэры Илсур Метшин: «Киләчәктә Казанның һәр районында «Апуш» театр студиясе булырга тиеш», – дип әйткән иде. Проект башланганга әле ярты ел гына узды, инде өч мәдәният үзәгендә («Сәйдәш», «Ленин» һәм «Чулпан») өч студия ачылды.

Казанда балалар шөгыльләнергә мөмкин булган сәнгать учаклары күп. «Апуш» студиясенең үзенчәлеге нидә?

– Беренчедән, биредә барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Арада телне камил дәрәҗәдә белмәүчеләр дә бар, андый вакытта, әлбәттә, аңлатабыз, сүзләрне тәрҗемә итәбез. Һәм моның нәтиҗәсен дә күрәбез. Студиягә йөрүче бер баланың әнисе: «Минем кызым барысын да аңлый, тик татарча сөйләшми иде. Бер-ике айдан ул татарча сөйләшә башлады», – диде. Димәк, ул үз өстендә эшли. Һәм татарча аралашу акрынлап гадәткә керә. Студиядә рус мәктәпләреннән килүче балалар да шөгыльләнә. Икенчедән, бу түләүле студия түгел. Барлык чыгымнарны Казан мэриясе үз өстенә ала.

Кастинглар быел үзенчәлеклерәк булды шикелле. Беренчедән, Казаннан гына түгел, районнардан да килүчеләр бар иде. Икенчедән, кастинг узган балалар тагын бер атна сыналды

– Юк, мартта узган кастингта да Балтач, Арча, Лаеш районнарыннан килүчеләр булды. Алар бүген дә студиягә теләп йөри. Сынауга килгәндә, без аларны бер атна буе сынамадык, ә мин бер атна буе уйладым. Кастингта шигырь сөйләтеп кенә, баланың барлык сәләтен аңлап булмый, аны эш барышында карарга кирәк. Ахырдан барыбер балаларның барысы да диярлек калды. Бары тик яше җитеп бетмәү сәбәпле генә китүчеләр булды. Быелгы кастингларда барлыгы 150дән артык бала катнашты. Бер кастингтан икенчесенә кадәр аралыкта кызыксыну бик нык арта. Әти-әниләргә дә, балаларга да рәхмәт. Балалар да шушында йөрүне башка илгә эләккән кебек кабул итәләр. Алар материалны бертигез дәрәҗәдә тотып алалар. Гомумән, «Апуш»ка йөрүче барлык балалар да бик дәртле, тырыш. Кайберәүләр, бәлки, безне әзер балалар гына алалар, дип уйлап ялгышырга да мөмкин. Ул сүз белән берничек тә килешә алмыйм. Аларның шушы юнәлештә сәләтләре бар. Аны үстерергә, ачарга кирәк. Студиядә балаларның сәләтен ачып, аларга юл күрсәтү мөһим. Кайбер әти-әни: «Минем балам аралашучан түгел. Сез аны ачыгыз әле», – дип килә. Ә бәлки, балага ул бөтенләй кирәкмидер? Аның холкы шундыйдыр һәм тормышта бөтенләй башка юнәлеш сайларга телидер? Мин мәҗбүриләү яклы түгел.

Баланың сәләтен ачу өчен нинди ысуллар кулланасыз?

Балалар төрле булган кебек, сәләтләре дә төрлечә ачыла, чөнки кайбер бала бик нык ачылып китә. Әлбәттә, аны күрүдә, ачуда безнең үз тоемлавыбыз, тәҗрибәбез бар. Киләчәктә аның органикасы бармы, юкмы, табигыйлеген ача аламы, әллә билгеле бер калыпларга салынганмы? Шуны күзәтәбез. Кайбер балалар янып, чәчрәп тора, җырлый, бии, тик ул берничек тә үзгәрми. Һаман бер урында тора, чөнки ул үзен «булган» дип саный. «Сәйдәш»кә килүче балалар арасында андыйлар бик күп иде. Аларны бик нык «сындырырга» туры килде. Ә икенчеләре, киресенчә, акрынлап ачыла һәм канатланып китеп, үсәләр. Ниндидер мөмкинлекләр ачылып, үзләрен күрсәтәләр, дәлиллиләр.

Студиянең эчке кухнясын да бераз ачсагыз иде.

Студиядә дисциплина буенча дәресләр бирелә. Актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал. Бирегә кечкенәләр һәм зурлар төркеме йөри. Атнасына 9 сәгать белем алалар. Һәм безнең алдыбызда торган бурыч – елына ике спектакль кую. Яки ул бер спектакль һәм тематик кичә дә була ала. Мәсәлән, бу юлы «Сәйдәш»тә шундыйрак юнәлештә эшләячәкбез. «Чулпан» мәдәният үзәгендә спектакльләребез мюзикл юнәлешендә куелачак. Шуңа күрә монда балаларны алганда күбрәк җыр белән сынадык, биюгә игътибар бирдек. Премьералар исә «Чулпан»да – 22 декабрьгә, «Ленин» мәдәният сараенда 18–19 гыйнварга билгеләнгән.

Мартта тупланган балалар белән сез бер ай эчендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен чыгардыгыз. Бу искиткеч зур хезмәт. Ничек тәвәккәлләдегез?

– Әгәр миңа: «Юк, булдыра алмыйсың», – дип әйтәләр икән, ничек итсәм итәм, мин булдырам. Вәгъдә биргәнмен икән, аны эшләмәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Сиңа шундый зур мөмкинлек бирелгән икән, сынату мөмкин түгел. Вакыт никадәр кысан булса, эшчәнлегем шуның кадәр арта гына. Минем холкым шундый. Һәм, әлбәттә, остазлар бик көчле.

Аларны нинди сыйфатлары буенча сайладыгыз?

– Аларның тәҗрибәләре һәм кешелеклелек сыйфатлары буенча сайладым. Һәм, әлбәттә, балалар белән эшли алулары бик мөһим иде. Резеда Сәлахова, Алмаз Сабирҗанов, Сәлимә Әминова, Миләүшә Шәйхетдинова, Зөлфия Вәлиева, Ренат Мифтахов… Алар татар балалар театры юнәлешендә эшләргә тели. Без барыбыз да уртак максатлар һәм хыял белән яшибез.

Ярдәм һәм мөмкинлекләр зур булса да, бер генә эштә дә авырлыкларсыз булмый. Сезнең эштә дә бардыр?

Мин әлегә ниндидер авырлыклар күрмәдем, чөнки монда барлык кешеләрнең дә теләкләре зур: остазлардан башлап әти-әниләргә кадәр. Мин шуңа игътибар итәм: нинди генә эшкә тотынсак та, барысына да юллар тиз генә ачыла. Иң мөһиме – балаларның көче һәм теләге булсын. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче балалар искиткеч. Алар иркенлек тапты. Кыска вакыт эчендә спектакль чыгару аларны чыннан да чыныктырды. Мин аларга ышандым.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү