«3 көнлек җылылык өчен без нигә 2 мең сумга якын акча түләргә тиеш?!»

Сентябрь аена килгән торак-коммуналь түләүләр квитанциясе күпләрне гаҗәпкә калдырган. Җылылык өчен исәпләнгән сумма 2 мең сумны узып китә икән. Казанның Киров районында яшәүчеләр аптырашта калган. Урамда артык салкыннар да булмады, ди алар. Ә түләвен барыбер түлисе.

Зарланучыларның күбесенең фатирларына җылылык үзәкләштерелгән система буенча килә. Шәхси җылыту казаны булганнар исә, түләү квитанциясендә үзгәреш сизмәдек, ди.

– Без әле дә фатирга җылы кушмаган. Көннәр матур торгач, өйдә җылы әле. Газны кушарга уйлаган да юк. Баштарак шәхси казанлы фатир икән дип борчылган идек, хәзер сөенеп туя алмыйбыз. Бик уңайлы икән. Җылы су ел әйләнәсе бетми, – ди Казанның Фучик урамындагы бер йортта яшәүче Гөлсирә Исрафилова.

Элеккеге иске йортларда җылылык әле дә үзәкләштерелгән система буенча килә. Күбесендә һава торышын көйләүче махсус җиһазлар да куеп булмый. Казанның Можайск урамында да шул ук хәл. Биредә ике катлы йортта яшәүчеләр җылылыкка түләүдән килгән квитанциягә риза түгел.

Үзен Гөлсәрия Смирнова дип таныштырган газета укучыбыз йортларына сентябрь ахырында гына җылылык бирелгәнен әйтә.

– 3 көн җылы бирделәр, шуның өчен без 2 мең сумга якын акча түләргә тиеш хәзер. Өйдәге батареяләргә тотынып та булмый. Әле ярый исәпләгеч тормый. Аны куйган булсалар, бу сумма тагын да күбрәк килер иде. Тик безнең түлисебез килми. Нишләргә дә белгән юк. Бу йортта инде яшьләр калмады да. Пенсионерлар яшибез. Кышка керсәң, бөтен акча түләүгә китә, – ди ул.

Баксаң, бу йортларның подвалы да юк икән. Булса, исәпләгечләр куя алган булырлар иде. Шуңа да биредә яшәүчеләр 8 ай буе җылылык өчен бертөрле сумма түләргә мәҗбүр. Бу дөрес хәлме?

Татарстанның Дәүләт торак инспекциясендә бу хакта беләләр икән инде. Алар безгә җылылык өчен түләү суммаларын шәрехләде. Фатирында шәхси казаны булган кешеләр урамда салкыннар башлангач кына күбрәк түли башлый. Ә инде йортта гомуми исәпләгечләр куелса, алар җылылык өчен урамдагы һава торышына бәйле рәвештә түли. Әйтик, көзге айларда әзрәк, кыш көне күбрәк, язга таба тагын кимрәк түләячәкләр. Әгәр йортта бөтенләй бернинди дә җиһазлар куелмаса, монда яшәүчеләргә җылылык өчен ай саен бер сумма килә. Биредә йортта тотылган җылылыкны һәр кешегә фатирның мәйданына карап бүләләр.

Түләүне ничек итеп киметеп була соң? Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат үзәгендә аңлатуларынча, әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21 процентыннан артып китсә, кеше субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Кирәкле документларны тапшыргач, ай саен исәп-хисап счетына җылылык өчен түләгәннең бер өлеше кире кайтып барачак.

Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов исә, йортларда һава торышын көйләүче махсус төймәләр урнаштырырга кирәк, дигән фикердә.

– Андый төймә урнаштырылган йортларда һава температурасы минустан плюска күчкәндә хәтта 25–30 процентка кадәр экономияләргә була. Фатирлардагы батареяләргә хәзер махсус төймәләр куела башлады. Аның ярдәмендә җылыны көйләп була, – ди ул. – Түләү кәгазьләрендәге саннарга игътибарлы булырга кирәк. Әгәр идарәче оешма җибәргән квитанциядә зур суммалар булса, идарәче оешмадан бу хакта аңлатуларын сорагыз. Йортыгызга исәпләгечләр куелган икән, алдагы айдагы күрсәткечләр белән хәзергесен чагыштырыгыз. Дөрес түгел дип уйлыйсыз икән, идарәче оешмага мөрәҗәгать итегез. Анда эшегез уңмаса, дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү