Китап белән укучы арасын бәйләп торучы тагы бер нәрсә — әдәби тәрҗемә

Китап белән укучы арасын бәйләп торучы тагы бер нәрсә бар әле ул. Әдәби тәрҗемә. Урынлы кулланган очракта, әлбәттә. Моны ике төргә бүлеп карарга мөмкиндер: татарчага тәрҗемә итү һәм чит телләргә аудару.

Татарчага тәрҗемә итү. Минем бик күп шагыйрьләрне һәм язучыларны татарчага әйләндергәнем бар. Бер нәрсәсе дә юк кебек инде аның. Барысы да әзер, язылган. Пешкән ашны бер савыттан икенчесенә күчергән кебек кенә. Ләкин боларның барысы да үзем өчен, чит халык авторларын аңлау, аларның язу стилендәге үзенчәлекләрен өйрәнү өчен генә. Үзенә күрә әдәби күнекмә рәвешендә. Мин аларны беркемгә дә күрсәтмим, беркая да чыгармыйм. Күп очракта җуеп ташлыйм.

Үзең өчен эшләгәнгә генә шулай җиңел тоела ул. Әгәр китап итеп чыгарырга уйласам, мин бик нык тырышырга, һәр сүзен мең кат үлчәргә, һәр җөмләсен кырык төрлегә үзгәртеп карарга мәҗбүр булыр идем. Чит милләт авторының стилен дә сакларга, фикерен дә җиткерергә, аны татарча матур итеп яңгыратырга да кирәк бит. Бер сүз белән әйткәндә, тәрҗемә ул узып барышлый гына эшли торган нәрсә түгел, ул – үзе бер иҗат төре.

Менә монда инде, бәлки, һәр эшне башлагандагы кебек үктер, бер сорау калкып чыга: максаты нинди? Төрлечә булырга мөмкин: юбилейлар уңаеннан, ниндидер милләт әдәбияты белән бәйләнешләрне көйләү йөзеннән, «син – миңа, мин – сиңа» дигәнрәк иҗади бартер рәвешендә, тагын әллә нәрсәләр… Болары да кирәктер, әмма алар – иҗади оешмаларның яки аерым шәхесләрнең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен кулланыла торган кыска вакытлы максат. Укучыны татар китабыннан аермау өчен эшләнгән тәрҗемәләр бөтенләй башка төрле була. Шул үзенчәлекләргә беркадәр тукталып китәргә телим.

Минем инде бу хакта күп тапкырлар әйткәнем бар, ләкин бөтен кеше дә бөтен язмаларымны да укып барадыр дип уйламыйм, шуңа тагын кабатларга мәҗбүрмен. Әгәр укучыларның татар китабына булган кызыксынуын үстерергә теләсәк, без чит әдәбиятларның иң популяр, иң кызыклы китапларын руслардан күпкә алданрак тәрҗемә итәргә тиешбез. Бу – иң мөһиме. Руслардан соңга калдыңмы – мәгънәсе югала.

Любезники, любизар… Марат Кәбиров бөтен язучыны да бер чыбыктан себерү турында

Мисалга мин «Гарри Поттер»ны китерәм. Дөнья әдәбиятында бер феномен сыман булды бит инде ул. Балалар да, үсмерләр дә, өлкәннәр дә яратып укый торган бик популяр китапка әйләнде. Менә шуның, әйтик, бишенче томы иң беренчеләрдән булып татар теленә тәрҗемә ителеп чыкты ди. Татар баласы, беләсезме, ничек горурланып күтәреп йөртер иде ул китапны! Ә башка милләттән булган яшьтәшләре, сыйныфташлары көнләшеп туялмас иде: «Нәрсә турында ул? Кыскача эчтәлеген генә булса да сөйлә әле безгә дә…» Бу очракта инде әти-әниләр дә: «Нигә кирәк инде ул татар теле…» – дияр алдыннан аз гына уйланып торырлар да дәшми калырлар иде. Гади бер китапны нәкъ үз вакытында тәрҗемә итү телнең, әдәбиятның, милләтнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән әллә күпме чаралардан да әһәмиятлерәк булырга мөмкин.

Бу бик гади эш түгел инде, дөньяда популярлык яулаган әсәрләрне даими рәвештә күзәтеп баруны таләп итә, икенче төрле әйтсәк, чит илләрнең, чит халыкларның китап базарын өйрәнүне сорый. Хәер, үзен хөрмәт иткән һәр автор, һәр нәшрият шундый нәрсә белән шөгыльләнә торгандыр инде ул. Икенчедән, авторлык хокуклары мәсьәләсе калкып чыга. Андый популяр әсәрләрнең бәясе бик арзан булмый. Акча һәркемгә дә кадерле. Ләкин кызганырга кирәкме икән? Әгәр шул бер тәрҗемә нәтиҗәлелеге ягыннан әллә күпме чараны алыштыра ала икән, акча кызганырга кирәкмидер. «Хәерченең акчасын арзан тауар бетергән», – дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде. Аннан соң, һәрбер уңыш өчен күпмедер түләргә кирәк. Зуррак уңышның бәясе югарырак.

Рус телендә язган авторларны татарчага аударуның мәгънәсен күрмим. Әйе, мин кечкенә чагымда хәтта Пушкинны да беренче тапкыр татар телендә укыдым. Ләкин бүген заман башка. Бүген русча белмәгән татар юк. Бот буе татар балалары да русча сөйләшеп йөри. Татарча да беләләр. Авылда бу. Хәтта әби-бабайлар да… Әби-бабайлар безнең чордашлар бит инде. Хәзер мин үзем дә бабай. Шулай булгач… Һәрхәлдә, мин Пушкинны да, Есенинны да татарча укымыйм инде. Тәрҗемәчеләргә авыр ишетелмәсен, тик аларны татарчага әйләндерү – мәгънәсез шөгыль. Заманында мин Есенинны тәрҗемә иттем. Үзем өчен. Уңышлыракларыннан бер-ике шигырьне китабыма да кертеп җибәрдем. Шул җитә. Күләме буенча исәпләгәндә, китап чыгарырлык мөмкинлек тә бар иде. Гөнаһыннан башаяк дип, аларын яндырдым. Дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Үземне ничек кенә югары бәяләсәм дә, мин барыбер Есенин түгел бит инде. Есенинны русча укырга кирәк. Пушкинны да. Гомумән, мөмкинлегең булганда һәр авторны оригиналда укырга кирәк.

Җырларымда — сезнең язмышлар | Марат Кәбиров шигырьләре

Яшьрәк чакта хәтта Байрон шигырьләрен дә тәрҗемә итеп караган булды. Русчадан. Ахмаклык инде бу. Тавык шулпасының шулпасы дигән сыманрак нәрсә килеп чыга. Әле аны кемдер татарчадан башка телгә аударса, тагы да кызыграк булыр иде. Заманында мин Әнгам Атнабаевның русчага әйләндерелгән шигырен кабат татарчага тәрҗемә иттем. Кызык өчен. Укып күрсәткән идем, Әнгам абый үзе танымады. Шундый хәлләр.

Татарчага тәрҗемә бары тик оригиналдан гына булырга тиештер. Шигырьләрне – бигрәк тә. Чәчмә әсәрләрне дә. Һәрхәлдә, төрки телләрдә язылган әсәрләр русчага әйләндергәндә ничектер… белмим… хәтта сүз дә табып булмый бугай… «слащаво» булып яңгырый. Тәмле телле инде шундый. Сентименталь. Русчага тәрҗемә иткәндә әнә шул тәмле теллелеген юкка чыгаралар. Җөмләләр конкретрак булып кала. Русча әйбәт ишетелә ул, тик менә нәрсәседер югала. Әйтик, төрек яки казах язучысының әсәрен русчадан тәрҗемә итәсең икән, син әнә шул югалтулардан торган нәрсәне татарчага әйләндерәсең. Мин моны бик белеп әйтәм, авызым пешкәне бар.

Бу сүзләр драматургиягә кагылмый. Пьесалар һәм киносценарийлар әдәбиятка керми бит инде, керсә дә, шартлы рәвештә генә. Һәрхәлдә, бу өлкәдәге әсәрләрдә характерлар, вакыйгалар төп урынны тота. Әдәби тел анда – икенчел күренеш. Тел анда әдәбиятның миллилегеннән бигрәк, характерларның үзенчәлегенә бәйле. «Әлдермештән Әлмәндәр»не, мәсәлән, ашык-пошык тәрҗемә итеп кенә нинди телдә чыгарсаң да, ул бәясен югалтмый.

Татарчага тәрҗемә ул – әдәбиятыбызны күтәрүдән бигрәк, үз телебездә укый торган кешеләрне саклауга һәм күбәйтүгә, димәк, телебезне популярлаштыруга, аралашу даирәсен (укучы чит ил әдәбияты белән татар телендә аралаша) һәм милләтнең абруен тотуга юнәлтелгән күренеш. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш кебек.

Татарчадан тәрҗемә. Шундыйрак бер кызык феномен бар: күп очракта татар укучысы сиңа игътибар итсен өчен, китапларыңның чит телдә басылуы кирәк. Һич югында башкорт телендә. Яки казахта. Үзбәктә. Шул да үзенекен итә. Без үз талантларыбызны турыдан-туры күрә белмибез, без аларны читләр аша күрәбез. Минем «Убырлар уянган чак» романы төрек телендә чыккач, аңа кызыксыну бермә-бер артты. Ярты ел эчендә өч меңгә якын электрон китап сатып алдылар. Хәтта рецензия язучылар да булды. Югыйсә бу ун-унбиш ел элек язылып, әллә кайларда дөнья күргән әсәр бит инде. Яңа түгел. Тик менә әсәрнең чит телгә тәрҗемә ителү хәбәре аны яңартып җибәрә. Укучының игътибарын арттыра. Шул рәвешле, чит телләргә тәрҗемә итү татар әдәбиятын бүтән халыкларга күрсәтеп кенә калмый, ә үзебезнең укучыларны да кузгатып җибәрә. Шул җәһәттән ул икеләтә файдалы. Шуңа бу мәсьәләдә артык тукталып торасым килми. Тәрҗемә итәргә кирәк. Күп итеп. Классикларны да, бүгенге чор авторларын да. Бу очракта сан сыйфатка әйләнә.

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү