Капка төбенә кадәр бушлай: Татарстанда газлаштыру программасы дәвам итә

Бүгенге көндә республикада газ кертү өчен 20 мең 595 кешедән гариза алынган. Шуларның 13 мең 109ы белән килешү төзелгән инде. 7 мең 548енең капка төбенә кадәр газ кергән.

Республиканың Арча, Чирмешән, Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә, Спас, Баулы, Аксубай, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Азнакай, Әгерҗе районнарында газ кертү эшләре әле дә аксый икән. Ә менә Кукмара, Буа, Апас, Балтач, Чүпрәле районнары актив эшли. Аларда инде газлаштыру эшләренең яртысыннан артыгы тәмамланып килә. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова сөйләде.

– Көннәр салкынайта башлау белән газ тоташтырырга теләүчеләр саны да артыр дип торабыз, – ди ул. – Газ кертүнең үз тәртибе бар. Аны кертү өчен йорт хуҗасы мөрәҗәгать итәргә тиеш, – ди Лилия Борисова. – Кабатлап әйтәм, газ капка төбенә кадәр генә бушлай кертелә. Өйгә тоташтыру өчен үзегезгә акча түләргә туры киләчәк. Аның суммасы төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин. Бар да кирәкле җиһазлар бәясеннән тора. Әмма алар арасында иң кыйммәте газ казаны.

Газ тоташтыру өчен гаризаны ничек тапшырырга соң? Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша, кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да була. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк. Кертү вакытын газ оешмасы билгели. Ул кемнәргәдер тизрәк тә булачак. Иң мөһиме – сез яшәгән җирдә газ кертү өчен мөмкинлекләр булу шарт. Төгәллерәк мәгълүматны 8 800 201 04 04 телефоны аша белешергә мөмкин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү