Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган 11 җәмәгать судьясы Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан таныклык алды.

Фәрит Мөхәммәтшин сайланган җәмәгать судьяларын Дәүләт Советы депутатлары исеменнән котлап, җәмәгать судьяларының ролен бәяләп бетергесез дип ассызыклады. «Җәмәгать судьялары эшләрнең абсолют күпчелеген карыйлар, барлык мәгънәләрдә дә суд хакимияте вәкилләре халыкка иң якыны булып торалар, – диде ул. – Соңгы берничә елда җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган эшләр саны ел саен 17 %ка арта. 2021 елда республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 630 меңнән артык эш һәм материал каралды, 2022 елның 1 яртыеллыгында — 357 меңнән артык».

Фәрит Мөхәммәтшин, сайлап куелган җәмәгать судьяларының игътибарын никахларны өзү турындагы эшләр категориясенә юнәлтеп, гаиләне ныгыту һәм яклау бурычы, яңартылган Конституция нигезендә, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре өчен конституцион таләп булып тора, дип искәртте. «Җәмәгать судьяларының эшләр артык күп икәнлеген, канун кысалары белән чикләнгәнен аңласам да, ир белән хатынны татулаштыру чаралар күрү хокукын активрак файдалануыгызны сорыйм, — дип ассызыклады ул. — Никахлашу процедурасында тиз һәм формаль алымнарны мөмкин кадәр киметү мөһим. Сезне судта читтән торып катнашуны киметергә, ир белән хатынның икесенең дә шәхси катнашуына өстенлек бирергә чакырыр идем. Бәлки, килештерү процедураларын мәҗбүри судка кадәр кагыйдә сыйфатында кертү һәм тиешле инициатива белән чыгу турында да уйларга вакыт җиткәндер».

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, хәзерге заман судьясы профессионал, шәхси тәрбиялелек һәм бәйсезлек үрнәге булырга, законны тайпылышсыз үтәргә, югары хокукый культурага ия булырга тиеш. «Мондый судьяга кешеләр ышаначак, — диде ул. — Һәм аның эше, процессны камил алып бару җәмгыятьтә суд хакимияте абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк. Сез үз хезмәтегез белән гражданнарга һәм законга хөрмәт күрсәтерсез, республикада законлылык һәм хокук тәртибен раслауга үз өлешегезне кертерсез дип ышанам».

Җәмәгать судьяларына тәбрикләү сүзләре белән шулай ук ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин мөрәҗәгать иттеләр.


Фикер өстәү