13 октябрь ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара бәла-казаларның куркынычлылыгын  киметү көне

1989 елның 22 декабрендә БМОның Генераль ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела. 2009 елда бу көнне 13 октябрьдә билгеләп үтәргә карар кылына.

Халыкны төрле бәла-казалардан саклау – дөньядагы барлык илләр эшчәнлегендә төп юнәлеш. БМО мәгълүматлары буенча, табигать бәла-казалары 1970 елдан бирле дүрт тапкыр арткан. Шул сәбәпле миллионлаган кешеләр туган үскән илләрен ташлап китәргә мәҗбүр.

Бөтендөнья күрү көне

Ул октябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Бу көн сукырлар проблемасына игътибар итәргә кирәклеген искәртә.  Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 280 миллионнан артык кеше күз авыруларыннан җәфалана, ә 240 миллионы начар күрә.

Ак йорт

230 ел элек Вашингтонда АКШ президентының булачак резиденциясенә нигез салына. Ул “Ак йорт” атамасы ала. Төзелеш өчен участокны АКШ президенты Джордж Вашингтон сайлый. 1791 елны иң яхшы проектка бәйге игълан ителә Анда Америка архитекторы Джеймс Хобэн җиңеп чыга. Төзелеш 8 ел дәвам итә. 1800 елда аның иң беренче яшәүчеләре икенче президент Джон Адамс һәм аның гаиләсе була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 


Фикер өстәү