Ут белән шаяру. Зур сугыш кемгә кирәк?

Соңгы көннәрдә Россия катнашында зур глобаль конфликт төенләнә һәм ул безгә, җай гына тормыш итеп ятарга күнеккән гади кешеләргә, зур куркыныч белән яный. Күптән уйланылган һәм алдан планлаштырылган сценарий уйнала һәм вакыйгалар бик кызу бөтерелә. Беләм: газета укучыларның байтагы авторны юләргә санар, редактор язманы архивка ташлап котылырга теләр, бәлки, ул басылмас та. Автор дәлил итеп бары тик рәсми хәбәрләрне генә китерә һәм уяу булырга, уйланырга чакыра.

Әйдәгез, БМО Генераль Ассамблеясында Россия вәкиле Небензяның чыгышыннан өзек китерик әле: «НАТО күптән инде Россияне җиңү һәм хәлсезләндерү планнары йөртә һәм бу максат өчен Украинаны сайлады», – диде ул. Моңа «Российская газета» сайтыннан алып, Тышкы эшләр министрлыгы белдерүен өстик: «АКШның Украинада тынычлык урнаштыруга ялган өндәүләре артында… Россияне стратегик тар-мар итүдән башка берни дә ятмый». Россия дипломатиясе хәлне куерта, күпертә дип санасак, Казахстан Президентын тыңлап карыйк. «… Ап-ачык: хәзерге дөнья тәртибе куәтле кризис кичерә һәм аның нәтиҗәләре барлык илләр өчен дә фаталь булырга мөмкин».

Чаң сугучы сәясәтчеләрнең һәм лидерларның тулы бер исемлеген китерә алам мин. Һәм алар барысы да соңгы атнада ыгы-зыгы куптара, чөнки беләләр: вазгыять җитди төс ала. «Вашингтон пост»ка сүз бирик (ул Американың иң йогынтылы газеталарыннан берсе): «Украинада сугыш (алар махсус хәрби операция дип атамыйлар. – Р.Ф.) конфликтның тиз кискенләшүе белән бәйле борылыш этабында…» Fox Newsта – штаб-квартирасы Нью-Йоркта урнашкан мәгълүмат телеканалында – Америка штаб начальникларының Берләштерелгән комитеты (бездәге Генштаб кебек) элекке җитәкчесе Джек Кинның туры эфирдагы чыгышына игътибар итик. Ул АКШның Украинаны үз максатларына ирешү өчен файдалануы турында яшереп тормыйча сөйли. 24 февраль алдыннан һәм аннан соң да Америка сәясәтчеләре һәм хәрбиләре бу максатларын яшерәләр иде әле. Хәзер мәгълүмат кырында алар тантана итә.

Россия бу янауларга ничек җавап бирергә җыена? Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков әфәнденең рәсми белдерүен карыйк: «АКШ һәм аның Европадагы союзникларының Украинадагы конфликтка үсә баручы тыкшынулары шуңа китерә: Россия аларга җавап бирергә һәм контрчараларга барырга (шул исәптән ассиметрик чараларга да) мәҗбүр була», – диде ул 11 октябрьдә. Менә бу «ассиметрик» чаралар дигәне бик борчый мине. Сүз бит күпләп юк итү коралы, асылда тактик атом-төш бомбаларын куллану турында бара. Әйе, Россия җитәкчелеге һәм дипломатиясе аларны телгә алганда куркытырга һәм каршы якны чигендерергә генә тели. Әмма каршы як чигенми генә түгел, Мәскәүне куркыныч адымга этәрү бурычын тактик максат итеп куйды.

Үзара янауларны читкә куеп, конфликтның асыл сәбәбен ачыклап карыйк әле. Сүзне Америка спекулянты, чыгышы белән япон булган, байлык туплау ысуллары турында популяр китаплар авторы Роберт Кийосакига бирик: «Менә башланды да… Гомуми куык гомуми җимерелүгә әйләнә. Бу тарихтагы иң бөек җимерелү булачак». Кийосаки, тарихта күрелмәгәнчә, байлыкларны яңадан бүлү башланачак дип фаразлый. Белдерү октябрь башында ясалды. Чәршәмбе иртәсенең глобаль базарлардан алынган иң яңа хәбәрләре мәшһүр спекулянтның хаклы булуын дәлилли. «Форбс» журналы иң тиз үсүче инвесткомпания дип бәяләгән хатын-кыз инвестор Кэти Вудның ARK Investment фондының акцияләре 4 тапкыр арзанайды. Сүзнең җилгә очкан миллиардлар турында баруын аңлыйсыздыр. Tiger Global дип аталган иң атаклы венчур фонды инвесторлары акчасының 66 процентын югалтты. Кэти Вуд ФРСтан ставканы күтәрүдән туктауны инәлеп сорый. Аны кем тыңлый соң! Фонд базарын тизләтелгән темпта җимерү максат итеп куелды. Төп ставканы күтәрмәсәң дә, базарлар барыбер бөләчәк иде, әмма бераз соңрак. Дөнья байлыкларын үз кулында тотучы иң эре банкирлар вакыйгаларны бераз ашыктырырга булдылар, бары шул гына. Кытай фондлары – даими җимерелү стадиясендә, иң ышанычлы дип саналган Швейцария банклары ут төртелгән шырпы кабы кебек яналар. Credit Suisse банкы көн саен кыйммәтен югалта, кертем ияләре аннан акчаларын чыгарып саклап калырга телиләр. Инвесторлары банкны судка биреп, үз малларын тартып алмакчы булып мәшәкатьләнә. Credit Suisseга акча салган россиялеләр исә тын гына сызалар, чөнки санкцияләр астында булганлыктан, хокуклары юк. Акчаларының тиенен дә ала алмаячаклар, димәк.

Менә бу базар түнтәрелешләре, инвесторларның миллиардлардан колак кагулары, энергетик кризис (шулай ук махсус китерелеп чыгарылган матавык), Кийосаки теле белән әйтсәк, тарихтагы иң бөек җимерелү, кешелек тарихындагы иң бөек конфликтны китереп чыгара да инде. Кызганыч, аның увертюрасы Россиянең турыдан-туры катнашында уйнала. Көнбатышта Россияне бу хәлләрнең сәбәпчесе итеп күрсәтергә һәм җәзага тартырга ниятлиләр. НАТОның оборона министрлары утырышы алдыннан оешманың генераль секретаре Йенс Столтенберг матбугат вәкилләренә менә нинди белдерүләр ясады: «Россиянең җиңүе НАТОның җиңелүе булачак, моңа юл куярга ярамый. НАТОның оборона министрлары Украинага ярдәмне көчәйтәчәк. НАТО корал запасларын арттыру һәм критик инфраструктураны саклау чаралары турында карар кабул итәчәк. НАТО илләренең инфраструктурасына гибрид һәм киберһөҗүмнәр альянсның коллектив оборона турындагы килешүенең 5 нче статьясын активлаштыруга сәбәп булырга мөмкин. НАТО «Төньяк агым»нардагы диверсияне тикшерүнең нәтиҗәләрен көтә».

Соңгы җөмләгә игътибар итик. Көнбатышта торбаларны Россия шартлатты дип баралар. Мәскәү АКШ диверсиясе дигән фаразны алга сөрә. «Лондон ашыгыч рәвештә, Россиянең аларга һөҗүме әзерләнүдән куркып, су астындагы кабельләрне һәм торбаларны тикшерергә кушты. Хакимиятләр барыннан да бигрәк су астындагы «Лангелед» торбаүткәргече өчен борчылалар. Бөекбританиягә Норвегиядән газ шуның аша килә», – дигән хәбәр укыйбыз яңалыклар тасмасыннан. Күрәбез, тикшерү төгәлләнмәүгә карап тормыйча, һөҗүм итүче көчне Россия дип билгеләп куйганнар инде.

Соңгы көннәрдә генә кемнәрнеңдер кабельләрне өзүе сәбәпле Германиядә поездлар туктады. Шул ук сәбәп белән ут өзелгән илләр булды. Ниндидер бер кара көч 5 нче статьяны кулланырга сылтау әзерли бит монда. НАТО килешүенең 5 нче статьясы ул альянска һөҗүм ясаучыга күмәк һөҗүм белән җавап кайтаруны күз алдында тота. НАТО – Россия кораллы конфликтын оештырырга тырышу ярылып ята.

Соңгы атналарда Украина конфликты белән бәйле рәвештә сәяси шахмат тактасында төп йөрешне Согуд Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ясый башлады. Борларның агымдагы вазгыятьтә йогынтысы зур. Россия олигархларының исән калган активлары Дубайда саклана, нефть бәясенә төп тәэсирне дә шул ике дәүләт ясый. БГӘ Президенты Петербургта Владимир Путин белән очрашуга украин кризисын хәл итүдә арадашчы буларак килде. Бу хакта әмирлекләрнең WAМ агентлыгы хәбәр итә. Мәскәүне компромисска өндиләр. Төрек башлыгы Әрдоган да Көнбатыш лидерлары белән Путинны бер өстәл янына утыртырга омтыла. Төрекләр өчен Кара диңгездә зур һәлакәтнең һич тә кирәге юк. Мөселман илләре лидерлары белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау Россия өчен зур әһәмияткә ия. Әгәр ул мөнәсәбәтләр бозылса, кыен хәлдә калачакбыз.

Язма авторы киләчәккә оптимистик фараз бирә. Әйе, зур давыл узарга ихтимал безнең өстән, әмма без, ин шәә Аллаһ, исән калачакбыз. Аннан соң киеренкелек бөтенләй башка мәйданга күчәр. Менә ул мәйданда инде фаҗига зуррак масштабта уйналачак. Әмма анысының да ахыры хәерле булыр, Аллаһ теләсә.

PS. Бу юллар язылганда, «Дружба» нефть үткәргече дә тишелде бит әле анда. Анысын да диверсия дип санаучылар бар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү