Казан аэропортына керә торган юл һәм “Салават күпере” торак комплексыннан Горький шоссесына чыга торган юл ачылды

 Татарстанда Казан халыкара аэропортына керә торган юлны һәм “Салават күпере” торак комплексыннан Горький шоссесына чыга торган юлны реконструкцияләү төгәлләнде.

Әлеге юлларны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.
Бүген чыннан да безнең республика өчен зур вакыйга. “Казан Экспо”ны ясагач, аэропортка бара торган юл тыгызланды, монда һәрвакыт бөкеләр барлыкка килә башлады. Без бүген бу трассаны ачып, рәхәтләнеп йөрибез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук “Салават Күпере” торак комплексын һәм Осиново бистәсен Горький шоссесы белән тоташтыручы юлны да рәсми төстә ачтылар.

– Бу юл шулай ук бик киркле. Кешеләр рәхмәтле булыр”, – дип бәяләде Президент. – Татарстанда һәм илдә бервакытта да шулкадәрле юл төзелгәне булмады: М12 дә, М7 дә һәм Шәле-Баулы юлы да. Болар юл хезмәтчәннәре тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар ил һәм төбәк җитәкчелеге куйган бурычларны төгәл үти. Иң мөһиме – юллар үсеше тормыш сыйфатын яхшырта.


Фикер өстәү