Арахис үстерүче Гөлүсә Галәветдинова: “Ул нәкъ бәрәңге шикелле үсә”

Чистай районында яшәүче Гөлүсә Галәветдинова быел беренче тапкыр бакчасында арахис  үстергән.

– Ул нәкъ бәрәңге шикелле үсә. Кибеттә чистартылган арахис алган идем. Балалар бакчасында эшлим. Кызык өчен генә, бер конкурста катнашып карыйм әле дип, февральдә дымлы чүпрәккә төреп бүрттердем һәм аерым стаканнарга 1әр см тирәнлеккә чәчтем. Бик тиз, яхшы тишелеп чыктылар. Арахисның яфраклары да матур икән. Бер өлешен балалар бакчасына алып бардым, икенче өлеше өебездә тәрәзә төбендә үсеп утырды. Июнь урталарындарак, кыраулар куркынычы беткәч, бакчага күчердем. Арахисның чәчәкләре кызгылт-сары төстә, вак кына, сырганак сыман сабагына ябышып тора. Үзе биек түгел.

Чикләвеге аста, җиргә күмелгән өлештә үсә. Чәчәгеннән чыккан мыекларын туфрак белән өеп куярга кирәк, җир астында шул чәчәгеннән өстәмә тамыр китеп, шул тамырда чикләвекләр ярала. Туфрак гел йошмак булырга тиеш. Моны берничә тапкыр эшләсәгез, чикләвекләре күбрәк була, – дип аңлатты бакчачы.
Уңышны утыртканнан соң 40 көн узгач, җыеп алганнар. 10 төптән бер куш уч чистартылган чикләвек чыккан. Киләсен елга тагын да күбрәк утыртырга уйлап тора.

Гөлүсә апа белән Рөстәм абый оста бакчачылар. Төрле-төрле матур чәчәкләрдән башлап карбызга кадәр үстерә алар. Без килгәндә дә бакчаларында аллы-гөлле чәчәкләр күп иде. Теплицада бер карбыз да калган иде әле. Анысын быел 15 төп үстергәннәр.

– Бик баллы, кып-кызыл 2-2,5 кг лы карбызлар үстердек. Талымсыз җимеш ул. Шулай да быел бер хата эшләдем: карбызны үрмәләтеп түгел, яткырып үстерсәң яхшы икән. Аннан соң карбыз өлгергән вакытта су күп яратмый. Калий, магний, фосфор белән дә тукландырып торсаң яхшы. Үсентеләр дә ачытып салдым, – диде Гөлүсә апа.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү