«Салават күпере»нән Горький шоссесына чыга торган юлны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов: «Бу юл бик кирәкле. Кешеләр рәхмәтле булыр»

Бу вакыйгаларны халык түземсезлек белән көтте. Татарстанда Казан халыкара аэропортына керә торган һәм «Салават күпере» торак комплексыннан Горький шоссесына чыга торган юлны реконструкцияләү төгәлләнде. Әлеге юлларны ачу тантанасында Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Казан» аэропортына керә торган юлны реконструкцияләү кысасында 6,4 чакрымга сузылган ике полосалы юлны дүрткә кадәр арттырганнар. Шулай ук участокта биш ясалма корылма ясаганнар. Машиналар борылганда куркынычсыз булсын өчен, 244 метрлы борылыш эстакадасы да эшләнгән. Болардан тыш, Зур һәм Кече Кабан авылларында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен ике җир асты җәяүлеләр кичүе төзегәннәр. Җәяүлеләр юлы белән дүрт автобус павильоны да урнаштырылган.

– Бүген чыннан да безнең республика өчен зур вакыйга. «Казан Экспо»ны ясагач, аэропортка бара торган юл тыгызланды, монда һәрвакыт «бөке»ләр барлыкка килә башлады. Без бүген бу трассаны ачып, рәхәтләнеп йөрибез, – диде әлеге үзгәрешләрне бәяләп Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук «Салават Күпере» торак комплексын һәм Осиново бистәсен Горький шоссесы белән тоташтыручы юлны да рәсми төстә ачтылар. Моңа кадәр Залесный урамы борылышыннан алып торак комплексына кадәрге юл ике полосалы булганлыктан, машиналарга озаклап «бөке»ләрдә утырырга туры килә иде. Хәзер алар дүрт полосалы юлдан җилдерә алачак. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә техника агымының уртача тизлеге якынча 28 процентка артыр, дип фаразлыйлар. Билгеле булганча, моның өчен 24 йортны сүткәннәр һәм юлга якын булган башка йортларга тавышлар комачауламасын өчен махсус экраннар урнаштырганнар.

Президент әйтүенчә, юлны киңәйтү – биредә яшәүче халыкка бик кирәкле һәм көтеп алынган вакыйга.

– Бу юл шулай ук бик кирәкле. Кешеләр рәхмәтле булыр, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда һәм илдә бервакытта да шулкадәрле юл төзелгәне булмады: М12 дә, М7 дә һәм Шәле – Баулы юлы да. Болар – юл хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар ил һәм төбәк җитәкчелеге куйган бурычларны төгәл үти. Иң мөһиме – юллар үсеше тормыш сыйфатын яхшырта.

Марат Хөснуллин билгеләп узганча, озынлыгы зур булмаса да, барлык юллар да территорияне алга таба үстерер өчен мөһим роль уйный.

– Аэропортка керә торган юл бу зонаны үстерер өчен мөһим. Монда күргәзмә үзәге дә, торак йортлар да, аэропорт та. Кайчандыр Казан аэропорты миллионнан да азрак кешене кабул итә иде, ә узган ел 3,8 млн булды. Быел да шулай ук. Һәм, әлбәттә, алга таба аэропорт бу юлдан башка эшли дә, үсә дә алмас иде, – диде вице-премьер.

Моннан тыш, Марат Хөснуллин «Казан Экспо»дагы «Юл – 2022» халыкара күргәзмәсен карады. Биредә юллар төзи торган техникалар тәкъдим ителгән иде.

Көннең икенче яртысында исә федераль җитәкче җитәкчелегендә илнең автоюл челтәрләре үсеше буенча киңәшмә узды. Монда сүз башлыча «Көнбатыш – Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорын үстерү турында барды.

Моннан тыш, Марат Хөснуллин «Иң яхшы муниципаль практика» федераль конкурс комиссиясе утырышын үткәрде. Анда Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Исегезгә төшерәбез: әлеге бәйге 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел җиңүчеләргә 900 млн сум акча биреләчәк.

Форум кысасында Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән күреште. Ике як төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, товар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү  күләмен арттыру, гуманитар өлкәдә үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алексей Цыденовка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Сүз уңаеннан, «Казан Экспо»да «Россия Федерациясенең юллар хуҗалыгын тотрыклы үстерү» пленар утырышы, «Транспорт» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы да узды.

 

 

 


Фикер өстәү