18 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья конфет көне
Беренче конфетлар моннан өч мең ел элек Борынгы Мисырда пәйда булган дип
фаразлана. Алар балдан, хөрмәдән һәм миндальдән ясалган. Шунысы кызык: конфет тәм-
том булып түгел, ә дару булып саналган һәм даруханәләрдә сатылган. Бүген
конфетларның ниндиләре генә юк. Һәркем үзе теләгәнен сайлый ала.

Галстук көне
Бәйрәм 2003 елда Хорватиядә барлыкка килә. Бу аксессуарның барлыкка килүе
безнең эрага кадәр 220 елдан исәпләнә. Ул башта муенга бәйләнә торган ефәк яулык
формасында була. Людовик XIV кә бу шул дәрәҗәдә ошый ки, ул аны дворянлык
билгесе итеп кертә. Тора-бара бу аксессуар башка илләргә, беренче чиратта Англиягә
үтеп керә.

Корбаннар
31 ел элек (1991) РСФСР Президенты Борис Ельцин “Сәяси репрессия
корбаннарын аклау турында” гы законга кул куя. 1920 нче еллар азагыннан 1950 нче
елларга кадәр Советлар Союзында репрессиягә миллионнарча кеше дучар була. Кайбер
мәгълүматлар буенча, 1921 елдан 1953 елга кадәр 4 миллионнан артык кеше репрессиягә
эләккән, аларның 800 меңгә якыны атып үтерелгән. 1930 нчы елларда СССРда аерым бер
халыкларны күчереп утырту башланган. 14 халык вәкилләре тулаем, 48е өлешчә
Казахстанга, Себергә депортацияләнгән. Экспертлар бәяләмәсе буенча, андыйларның
саны 6 миллионнан артып киткән. Сәяси репрессия корбаннарын аклау 1956 елда, КПСС
ҮК беренче секретаре Никита Хрущев докладыннан соң башлана.

Кырым
101 ел элек (1921) Кырым АССР төзелү турында декретка кул куела. 1945 елны ул
Кырым өлкәсенә әверелә, ә 1954 елда СССР Югары Советы Президиумы карары белән
РСФСР составыннан Украинага бирелә. 2014 елның мартында Кырым бәйсезлек турында
декларация кабул итә. 21 мартта Россия Президенты Владимир Путин Кырымны һәм
Севастопольне субъект сыйфатында Россия составына алу турында закон кабул итә.

Фәния Әхмәтҗанова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү