Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә: «Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!»

Авыл хезмәтчәннәренең лаеклы бәйрәме. Бүген бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре «Казан Экспо»га җыелды. Көне октябрьнең икенче якшәмбесенә туры килсә дә, бәйрәмне билгеләп узу нәкъ менә шушы көнгә билгеләнгән иде.

“Монда җыелганнарның барысы да өстәлдә яңа пешкән икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли”, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел республикада бөртеклеләрдән лаеклы уңыш җыеп алынды – 5 млн тоннадан артык. Уңыш күләме – гектарыннан 36,8 ц. Шулай ук игенчеләр 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алырга планлаштыра. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен дә җитәрлек азык әзерләнгән. Меңнәрчә авыл хезмәтчәннәре коллективының эш нәтиҗәләре әнә шундый.

– Узган елгы корылыктан соң шундый күмәч – бәяләп бетергесез, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бөртеклеләрне Арча, Тәтеш, Буа, Минзәлә һәм Мөслим районнары иң күп суктырды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук эре агрохолдингларга: «Агросила», «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг», «Красный Восток Агро», «Чистай» һәм «Агроинвест» холдинг компанияләренә югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.

– Уңыш язмышы комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле. Урып-җыю чорында меңләгән механизаторлар, машина йөртүчеләр, авыл хезмәтчәннәре бар көченә эшләде. Мөһим һәм катлаулы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. «Татнефть» компаниясенә ел саен ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сөт җитештерү буенча илдә Татарстан лидерлыгын саклап калучы терлекчеләргә рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 1 млн. 980 мең тонна сөт, 540 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла. Киләсе елда бу өлкәдә Президент тарафыннан куелган бурыч – 2 млн тонна сөт, 550 мең тонна ит.

– Республика үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна, Әтнә, Балтач, Саба районнарында – тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савылган. Әтнә районы – бер сыерга җитештерүчәнлек буенча лидер булып тора. Алар бер сыердан 31,1 кг сөт савып ала.
Бәйрәмдә алдынгыларга хөрмәт зурдан иде. Әйтик, иң күп савымга Әтнә районының «Тукай» җәмгыяте сыер савымчысы Гөлназ Нәҗмиева, Апас районының «Ибраһимов һәм компаниясе» предприятиесеннән Земфира Төхфәтуллина, Әлмәт районының «Токарликов исемендәге» җәмгыятеннән Светлана Фомина ирешкән.

Ит терлекчелегендә иң яхшы нәтиҗәне Кайбыч районыннан Рәис Гайнетдинов, Менделеевск районыннан Марат Кәлимуллин, Кукмара районыннан Ләйлә Усманова күрсәткән.
– Агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада терлекчелек объектларын иген амбарларын һәм элеваторларны төзү һәм яңарту дәвам итә. Агросәнәгать комплексы үсешен дәвам итү мөһим. Хәзерге шартларда без халыкны төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу – азык-төлек иминлеге мәсьәләсе, — диде Президент.

Ул шулай ук авыл үсешенең мөһим факторы – хуҗалык итүнең кече формалары булуын искәртте. Татарстанда 470 мең шәхси хуҗалык һәм 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Ел саен аларга ярдәм итү өчен 2 млрд. сум бүлеп бирелә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мондый ярдәм күрсәтү киләчәктә дә дәвам итәчәк.

–Атналык ярминкәләр үткәргән өчен авыл халкына шәһәрлеләр исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу шәһәр халкының реаль ярдәме. Тырыш, игелекле хезмәтегез, туган җиргә мәхәббәт, Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, нык сәламәтлек, яңа казанышлар телим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырдан Президент тырыш авыл хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү