Фәрит Мөхәммәтшин: «Рөстәм Миңнеханов тирәсендә берләшкәндә барлык бурычларны да уңышлы үтәячәкбез»

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:

— Мобилизация һәм чикләүләр Татарстан кебек күп юнәлешле икътисадка зур йогынты ясый. Минемчә, республикага аның лидеры – Рөстәм Миңнеханов тирәсендә берләшергә кирәк. Шул очракта барлык бурычларны да уңышлы үтәячәкбез. Юллама эчтәлекле иде. Безнең эшкә дә бәя бирелде. Депутатларга хәзер куелган бурычларны тормышка ашыру өчен көч куячак. Президент игълан иткән Милли мәдәният һәм традицияләр елына бәйле эшләрне бүгеннән үк башларга кирәк. Бу – күпмилләтле, күптелле, күпконфессияле Татарстан өчен фундаменталь кыйммәтләр.


Фикер өстәү