Дмитрий Романов: “Рөстәм Миңнеханов торак коммуналь хуҗалык тармагында халыкны борчый торган иң төп мәсьәләгә тукталды”

Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов:

– Татарстан Президенты Юлламада торак коммуналь хуҗалык тармагында халыкны борчый торган иң төп мәсьәләгә тукталды. Ул инженерлык челтәрләренең тузуы турында әйтте. Без хәзер ул челтәрләрне яңартырга тиеш. Төзекләндерә башлагач, әле тагын берничә проблема калкып чыгарга мөмкин. Бүген челтәрләр тузу – иң зур проблема. Безгә канализацияләрне дә, су агызу челтәрләрен дә, җылылык челтәрләрен дә тәртипкә китерергә кирәк. Халык капиталь төзекләндерү өчен күпме акча түләгәнен дә, нинди эшләр башкарылганын да белеп тора. Киләчәктә инженерлык челтәрләрендә башкарылган төзекләндерү эшләренең кайда һәм кайчан булачагы турында мәгълүмат булачак. Нинди объектлар, эш башкару сроклары һәм күләмнәреннән халык белеп торачак.

Президент бакчачылык ширкәтләрендә дә торак-коммуналь хезмәтләр буенча тәртип булдырырга кушты. Чүпләрне чыгару мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Йортларга курынычсызлыкны саклау өчен куелган камералар да күп кенә күңелсез хәлләрне ачыкларга ярдәм итә. Кыскасы, безнең башкарган эшләребез республика халык өчен һәм алар бу хакта белеп торырга тиеш.


Фикер өстәү