Арина Петрова: «Безнең ишегалды» программасы координаторы:
Татарстан Президенты Юлламасында «Безнең ишегалды» республика программасын тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проект дип атады. Бу программа уртак тырышлык белән зур уңышларга ирешергә мөмкин икәнен күрсәтте, диде ул. «Безнең ишегалды» программасы республикада өченче елын дәвам итә. Шушы вакыт эчендә 3 меңнән артык ишегалды төзекләндерелде. Программа тәмамланганчы республикада 7 меңнән артык ишегалды төзекләндерелер дип көтелә. Безнең максат – кешеләр белән киңәшләшеп эшләү. Быел сентябрь аеннан 2023 елда яңартылачак ишегалларында яшәүчеләр белән очрашуларны башладык. Ноябрь аена кадәр һәрберсендә йөреп чыгарга исәпләп торабыз. Республика халкы әлеге программа өчен рәхмәтен җиткерә. Кая гына барсак та, җылы сүзләр ишетәбез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat