Отумы, оттырумы? Кәбестә үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар чаң суга

Яшелчәчелек, аерым алганда, кәбестә үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар чаң кага: күпләп сату бәясе үзкыйммәтен дә капламый. Хәлләр болай барган очракта, кайбер фермерларның уңышлары басуда ятып калу куркынычы зур. Моның сәбәпләре нидә? Без шуны ачыкларга тырыштык.       

Бәрәкәт

Әлеге темага юктан гына алынмадык. Чистай районының Кызыл Ялан авылына баргач, бертуган Алмаз һәм Илгиз Сабировлар белән очрашкан идек. Әтиләре юлын сайлаган, кечкенәдән авыл хуҗалыгында кайнаган, шул тармак буенча белем алган тырыш егетләрнең бер дә кәефләре юк чакка туры килдек. Алар кәбестәне сатып булмаудан, дөресрәге, бәясе түбән булудан зарланды. Кәбестә уңышы турында кызыксына башлагач, аның мулдан булуын, тик алучы юклыгын әйттеләр.

– Кәбестәне 12 гектарда үстердек. Уңыш шәп, тел-теш тидерә торган түгел. Якынча 600 тонна җыеп алырбыз дип торабыз. Әлегә барлык мәйданның якынча 10 процентыннан гына җыйдык. Кызганыч, күпләп сату бәясе генә бик түбән: 6–7 сум тәкъдим итәләр. Бу бит үзкыйммәтен дә капламый, – диде Илгиз Сабиров.

Сәбәп көндәшлектә дияр идең, анысы да дөрес булмас. Күрше-тирә районнарда күпләп кәбестә үстерүчеләр дә юк, диделәр.

– Чистай базарында минем кәбестәне генә күрергә була. 6–7 сумга алалар да базарда бер килограммын 20 сумга саталар. Кооперативларга тонналап ташып, базарга үзебез чыгып сатарга вакытыбыз калмый. Аннан соң, күләм дә зур бит. Аның кадәрне алай гына сатып бетерү мөмкин түгел. Кышын, язын алмыйлар аны. Складларда саклауның шулай ук мәгънәсе юк, аны җылыту чыгымлы гына була. Кырда ятып калса кала инде, берни дә эшләп булмый. Чаллыда килограммын 3,5–4 сумнан гына сатып алырга  ризалык белдерделәр. Алып бару безгә 5 сумга төшә. Бөтенләй файдасыз була бит, – дип көрсенә фермер.

Язын министрлык яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга субсидияләр биргән иде. Сабировлардан әлеге ярдәмне алу-алмау турында кызыксынгач, менә нәрсә дип җавапладылар:

– Без дә аңа өметләнгән идек, ләкин шартлары буенча туры килмәдек. Ул чыгымнарны каплар өчен бирелгән икән, без монысын белми калганбыз, дөресрәге, аңлатучы булмады. Чыгымнарны алдан ук исәп-хисап счеты аша эшлисе булган. Ә без ягулыкны һәм күп сумма таләп ителә торган башка кирәк-яракларны кулдан акча биреп алдык. Шулай булгач, безнең чыгымнар күренми һәм бернинди дә субсидиягә дәгъва итә алмыйбыз.

Субсидия алыр өчен тагын бер шарт бар икән: ярдәм безнең территория өчен яраклашкан (тәкъдим ителә торган) сортларны утырткан очракта гына бирелә. Ә Сабировлар башка төрле сортлар белән эш итә. Алар утырта торган Голланд сортларының бер орлыгы 3 сум 50 тиен торса, безнең территория өчен тәкъдим ителә торганнарының бәясе бермә-бер арзанрак, тик соңгыларының уңышы да сөендерә торган түгел.

– Әгәр, мәсәлән, вәгъдә ителгән субсидияне биргән булсалар (гектарына 40 мең сум), барлык чыгымнарны капларга җиткән булыр иде. Кооперативларга 4 сумга да илтеп бирергә риза булыр идем.  Ләкин үзкыйммәтеннән дә арзанрак бәягә бирәсе килми. Чынлыкта кәбестә үстерү кыйммәткә чыкмый. Аны илтеп бирү һәм кергән хезмәт көче кыйммәт, – диде Илгиз Сабиров.

Аның фикеренчә, әлеге төр яшелчәне теләгән күләмдә үстереп була, тик аны сату гына авыр.

– Узган ел уңыш начар булгач, ихтыяҗ бар иде әле, зур машиналарга төяп җибәрдек. Быел да ничек тә тырышабыз. Гел зарланып кына да утырмыйбыз, әлбәттә. Белдерүләр куйдык, Чистайга илтәбез, ярминкәләрдә сатабыз, тик болар гына ярдәм итми, чөнки күләме зур. Кооперативлар да эшләми. Казанга да шалтыратып карадым. Аларга 4 сумга Мари Иленнән китерәләр. Алар шундый бәягә дә риза булгач, безне тыңлап та тормыйлар, әлбәттә.

Безнең өчен уңыш булмау яхшырак. Ягъни ел никадәр начаррак килсә, безнең өчен шуның кадәр отышлырак. Былтыр уңыш начар иде, уртача алганда 1,5 кг авырлыктагы кәбестәләр үстердек. Бер килограммы 35 сум иде. Ягъни бер кәбестәне 40 сумнан артыграк бәягә саттык. Быел уртача 3 килограммлы кәбестәләр үстердек. Шуны 6–7 сумга сатып алалар. Димәк, бер кәбестә 18 сумга чыга. Шулай итеп, узган ел бер тонна яшелчә сатып,  40 мең сум табыш алган булсак, быел шуның кадәрдән 7 мең сум керем керә. Әле монда юл чыгымнары һәм эшчеләргә бирә торган чыгымнар исәпкә алынмый, – ди Илгиз Сабиров.       

Эш шунда ки, Сабировлар кәбестә үстерүгә грант алган булган. Аның шарты буенча, тагын өч ел шушы юнәлештә шөгыльләнергә тиешләр. Кәбестәдән тыш, алар 8 гектарда – бәрәңге, 400 гектарда ашлык үстерә. Моннан тыш 100 баш үгез тоталар.

– Ашлыкка да бәя булмады быел. Килограммын 6 сумнан сорыйлар. Амбарларда 2–3 елга җитәрлек ашлык бар. Әгәр һаман шулай булса, икенче елга башка культура чәчәсе булачак. Быел безне үгезләр коткарыр, ахрысы. Итне сату белән бернинди дә проблема юк. Аны яхшы алалар. Бәрәңге үстерү дә күпкә кызыклырак. Быел уңышы да, бәясе дә яхшы. Килограммын 17 сумнан сатабыз. Анысын һәрвакыт күпләп сатарга була. Ихтыяҗ һәрчак бар, – дип фикерли фермер.

Без китәргә кузгалганда гына Чистайга кәбестә илтергә дип киткән җиреннән Алмаз да кайтты. Әлеге мәсьәләгә карата ул да үз фикерен җиткерде.

– Түбән бәя сәбәпләрен бөтенләй аңламыйбыз. Миңа калса, бу дәүләт тарафыннан контрольдә булырга тиеш, – диде ул. – Без, гади колхозчылар, җиренә җиткереп эшли генә беләбез, ә кәгазь артыннан чабып йөри алмыйбыз. Мәгълүматны бөтен нечкәлекләре белән вакытында әйтеп торсалар, яхшы булыр иде. 100 тоннаны да сатарга була әле ул. Ә менә 600 тонна кәбестәне кая урнаштырасы? Болай барса, тешне кысып булса да, кәбестәне кырда калдырудан башка чарабыз булмаячак.

Кәбестә – иң тотрыксызы

Татарстан халыкны бәрәңге белән – тулысынча, ә калган яшелчәләр белән 65 процент тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, быел республикада бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр 7,1 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 12 процентка артыграк дигән сүз. 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә җыеп алырга планлаштыралар. Аларның 65–70 мең тоннасы эре һәм фермер хуҗалыкларында үстерелә. Әйтик, узган ел барлык хуҗалыклар да 200 мең тонна яшелчә җыеп алганнар иде. Гомумән алганда, республика халкына елына 330 мең тонна яшелчә кирәк.

Чыннан да, узган ел ахырында министрлык яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга субсидияләр вәгъдә итте. Яз-җәй айларында яшелчә үстерүче барлык җитештерүчеләр гектарына 25 мең сум ярдәм алса, игү мәйданнарын узган ел белән чагыштырганда 10 һәм аннан да күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар һәр гектарга 40 мең сум күләмендә субсидия алды. Моның өчен бюджеттан 81,6 млн сум акча бүлеп бирелде.

Субсидия алучылар арасында Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Хәмзә Хисмәтуллин да бар. Фермер соңгы елларда кишер, сарымсак һәм кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Шулай да соңгысына игътибарны күбрәк бирә. Быел ул 8 гектарга кәбестә утырткан. Уңышы да әйбәт буласы булган үзе, тик кинәт кенә авыру башланып, 80 проценты харап булган.

Бу тармакта тәҗрибәсе зур булган фермер әйтүенчә, яшелчәчелек базарында кәбестә бәясе – иң тотрыксызы. Бер елны ул 40 сумнан сатылса, икенче елга 4 сумга кадәр төшәргә мөмкин. Шуңа күрә узган ел уңышына кызыгып, быел кәбестә утыртучылар отар дигән ышаныч юк. Үстерүдә иң мәшәкатьлесе дә ул. Чөнки кул хезмәтен дә күп сорый, нәзберек тә. Киләчәктә иртә өлгерә торган сортлары тагын да кимүгә таба барыр, дип фаразлый белгеч.

Кәбестә бәясе төшүнең сәбәпләре, беренчедән, уңышның яхшы булуында булса, икенчедән, быел яшелчәчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең саны артуда.

– Берничә ел рәттән кәбестәнең сату бәясе гел булмады. Ул хәтта чыгымнарны да капламады. Мондый хәл берничә ел рәттән кабатлангач, күп кенә хуҗалыклар кәбестә утыртмый башлады, – дип аңлатты ул. – Бәрәңге белән дә шулай ук булды. Мәсәлән, бездә яхшы гына эшләп килгән «Вахит», «Урал» хуҗалыклары бу эштән китте. Нәтиҗәдә кәбестә үстерүчеләр кимеде һәм аның бәясе дә артты. Бәясе арткач, быел кызыгып утыртучылар кабаттан күбәйде. Министрлык та субсидия белән ярдәм итте. Һәм, билгеле, бәя төште. Бүген кәбестәнең килограммын 8–10 сумнан күпләп сатарга мөмкин. Августта 6 сумнан җибәрдек. Шуңа күрә моңа гаҗәпләнәсе юк: шулай буласы билгеле иде инде. Киләсе елга тагын кытлык булырга мөмкин. Башка яшелчәләргә кытлык быел да булмагае әле, чөнки көз яңгырлы булу сәбәпле, күп кешенең кишере җыелмаган. Әлегә кадәр бәрәңгесе кырда ятучы хуҗалыклар бар. Алга таба суыклар да вәгъдә итәләр.

Сүз уңаеннан, без шалтыратканда Хәмзә абый да кишер басуында иде: уңыш алу соңга калган. Тәҗрибәле фермер әйтүенчә, авырлык кәбестәне сатып булмауда түгел, ә аның бәясендә. Чөнки узган ел 40–50 сумга җибәргән яшелчәне быел 6–7 сумга сорыйлар. Ә фермерның андый бәягә сатасы килми. Ул уйлап торган арада, арзан бәягә дә риза булган күрше республика вәкилләре товарын бушатып та китә.

– Быел кәбестә утыртучылар «янды». Субсидия менә хәзер кирәк ул. Ашлык белән дә шулай булды бит. Уңышы мул, кереме начар булды. Ә яшелчәчелектә бу күптәннән шулай иде инде. Аңа игътибар гына бирелмәде, – диде фермер.

Газета укучылары игътибарына: Чистай районының Кызыл Ялан авылында Илгиз Сабиров хуҗалыгыннан кәбестәнең килограммын 7 сумнан килеп җыярга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү