Татарстан Дәүләт Советында: «Шулай дип уйлап торыйк»

«Әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы» дигәндәй, Дәүсовет утырышларында һәр чыгышның Украинадагы хәлләр, санкцияләрнең икътисадка, гомумән, ил тормышына тискәре йогынтысы турындагы сүзләр белән башлануына  тәмам күнегеп беттек. Инде безне бу хәлләр артык куркытмый да кебек тоела  башлады.

Куркытыр да иде, мөнбәргә күтәрелүчеләр, илнең, республикабызның  финанс-икътисади хәлен тотрыкландыру, хәтта, үсешкә таба атлау өчен нинди ярдәм чаралары кабул ителү турында сөйләп, күңелне тынычландырырга омтылалар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, бүген безгә карата 11 меңнән артык санкция кулланыла икән һәм чикләүләр басымы тагын да арта башларга мөмкин. Шуңа күрә алдагы көнгә план кору шактый ук дәрәҗәдә «шулай дип уйлап торыйк»ка нигезләнә. Быел без 3,7 триллион сумлык төбәк тулай продукциясе җитештерелер дип уйлап торабыз. Киләсе ел йомгаклары буенча әлеге санның 3,9 триллионга җитәчәгенә өметләнәбез. Сәнәгать үсеше индексы 100,7 процент тәшкил итәр дип фаразланган инде.

Базардан чит ил компанияләре китүен дә хәерлегә юрыйбыз әле, үзебезнең җитештерүчеләргә алар урынын алу мөмкинлеге туды, дибез. Һәрхәлдә, икътисад министры шул фикердә. Бөтен эш уй-фикердән башлана инде ул. «Изге урын бул тормый» дип, җиң сызганып эшкә тотынырга иде. Акыл өйрәтү дип кабул ителмәсен, без акрын кыймылдыйбыз кебек. Санкцияләр кертелә башлаганга инде сигез ел вакыт узды, хәзергә әлләни майтара алмадык кебек. Мөгаен, «авось»ка өметләнгәнбездер, «үзебездә җитештерү», «импорт алыштыру» кебек сүзләр һаман да телдән төшми. «Озак җигәбез, тиз барабыз» дип күңелне тынычландырсак кына инде.

Безнең халык эштән курыкмый, аңа бары тик аяк чалма, шартлар гына тудыр. Киләсе елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә зур игътибар бирелер һәм бу өлкәдә эшләүчеләр саны 804 меңнән артык булыр дип уйлап торалар. Тик аларга дәүләт ярдәме вакытында булсын иде. Юкса, районнарда йөргәндә, безгә эш кешеләренең зарларын да шактый ишетергә туры килә.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, киләсе елга 280 млрд сумлык продукция җитештерелер дип уйлап торалар.

2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектына килгәндә, заман кыенлыкларына карамастан, аңа тел-теш тидерерлек түгел иде. Шулай да депутатлар финанс министры Радик Гайзатуллинга шактый сорау бирделәр. Аларны өлешчә мобилизация белән бәйле чыгымнар да, бюджет кытлыгының 27 млрд сумга җитүе һәм бу кытлыкны нинди акча хисабына каплау да кызыксындырды. Депутатларны министрның, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунинның җаваплары канәгатьләндерде үзе. Леонид Александрович әйтмешли, бюджет заман чакыруына җавап бирерлек итеп эшләнгән. Тик Дәүсоветтагы КПРФ фракциясе рәисе Хафиз Миргалимов кына бюджеттан бик үк риза-бәхил түгел иде. Аның әйтүенчә, илдә 20 млн кеше – хәерчелек чигендә. Куллану бәяләре котырып үсә, ә хезмәт хакы, пенсияләр җитәрлек артмый. Күпме кеше «зарплатадан зарплатага» яши. Хафиз иптәш фикеренчә, бездә хезмәт җитештерүен арттырып, куллану бәяләрен төшерергә, үзебез җитештергәнне сату буенча ил эчендә сәүдәне  җанландырырга кирәк. «Россиядә утыз ел буе капитализм төзиләр, ә ул ковид белән авырый», – дип, образлы итеп сүзен төгәлләде депутат.

Бер уйлаганда, Хафиз Гаяз улының фикерләрендә хаклык та бар. Без гаять бай илдә яшибез һәм бөтен нәрсәне үзебез җитештерә алабыз, кеше кулына калу куркынычы юк. Ә икенче уйлаганда, бүгенге сәясәт шуңа таба бара да инде. Һәрхәлдә, шулай дип уйлап торыйк.

Утырышта ике яңалык ишеттек. Беренчесе Татарстанда Конституция суды бетерелү иде. Бу «изге» эш өчен махсус комиссия төзелгән инде. Депутат Ркаил Зәйдулла: «Суды бетерелгәч, Конституция үзе дә юкка чыгарылмасмы?» – дип сораган иде, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны тынычландырды. Төбәкләрдәге Конституция судларын бетерү турында федераль закон чыккач, без аны үтәми булдыра алмыйбыз, диде. Ә «конституцион» бәхәсләрне гомумюрисдикция судлары һәм арбитраж судлар хәл итә ала. Закон проектын тикшерү исә нигездә, Конституция суды судьяларының социаль гарантияләрен саклап калуны хәл итүгә кайтып кала.

Икенче яңалык шулай ук «кызыклы» гына. Президент каршында рус телен саклау һәм үстерү буенча да махсус комиссия эшли башлаячак. Рус теле язмышы моңа кадәр эшләп килгән комиссия, ягъни татар телен һәм республикада яшәгән башка халыклар вәкилләренең телләрен саклау, үстерү комиссиясе эшчәнлегенә кагылмый икән. «Өлкән ага» теле өчен аерым комиссия оешу, бер уйлаганда, бик вакытлыдыр да. Чөнки, бүген рус кардәшнең телен дә, үзен дә юк итү өчен тырышучылар шактый.

Бер мәкаләмдә «рус кардәш» дип язуыма бик бәйләнгәннәр иде. Янәсе, рус татарга каян килеп кардәш булсын, ди. Мин аларга: «Барыбыз да – Алтын Урда балалары», – дип җавап бирдем һәм тынычландылар тагын. Бер уйлаганда, без бит инде менә ничә гасыр  руслар белән бергә яшибез. Халык шагыйре Зиннур Мансуров әйтмешли, җир астындагы бер тамырдан чыккан ике агач кебек. Әгәр татар телен бетерсәләр, рус теле дә юкка чыгачак. Шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен аңлагансыздыр инде. Бер үк җирдә гомер кичергән халыкларны уртак язмыш та көтә. Һәрхәлдә, шулай дип уйлап торыйк әле. Һәр милләтнең үз теле өчен үзе җаваплы икәнен дә онытмыйк. Бүген рус теленең ничек чүпләнгәнен, тәме беткәнен үзебез үк күреп торабыз. Татар теле белән дә шул ук хәл. Шөкер, соңгы вакытларда Дәүсовет утырышларында татарча чыгыш ясаучылар ишәя башлады. Йөз депутатның җитмешкә якыны татар. Шуның биш-алтысы, бераз оялып булса да, үз ана телләрендә бераз ермачлый бит әле. Тел саклауда рус кардәш тә безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Һәрхәлдә шулай дип уйлап торыйк.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү