Хатын-кызлар Тамань авиация полкы. Кызлар да кошлар кебек

1941 елның октябрь аенда СССР халык комиссариаты боерыгы нигезендә составында бары тик хатын-кызлар гына булган беренче Тамань авиация полкы төзелә.

«Дунькин полк»

Оештыру эшләре белән очучы Марина Раскова җитәкчелек итә. Полк командиры итеп ун еллык очучылык стажы булган Евдокия Бердянская билгеләнә. Аның җитәкчелегендә кызлар сугышның соңгы көннәренә кадәр фашистларга каршы көрәшә. Кайчакларда полкны, шаяртып, «Дуня полкы» («Дунькин полк») дип тә йөртәләр. Полкны формалаштыру, өйрәтү эшләре Энгельс шәһәрендә үткәрелә. Әйтергә кирәк, шушы боерык нигезендә аңа кадәр дә хатын-кызларның ике полкы оештырылган була. Әмма соңрак ниндидер сәбәпләр белән ул катнашка әйләнеп китә. Ә «Дуня полкы» исеменә дә, җисеменә дә хилафлык китерми.

1942 елның 23 маенда полк фронтка оча. 27 майда килеп җитә. Ул вакытта аның составында 17дән алып 22 яшькә кадәрге 115 кеше була. Полк 218 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе составына керә. Кылган батырлыклары өчен 23 кызга Советлар Союзы исеме бирелә. 32 кеше һәлак була.

Мәгубә

Бу тарихи вакыйга безнең өчен бик истәлекле дә, кадерле дә. Әлеге полкта милләттәшебез, легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова хезмәт итә. Аның кылган батырлыклары турында «Сугышчан дан клубы» республика ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов  сөйләде.

– Мәгубә Сыртланова – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер татар кызы. Аның тиңдәшсез батырлыгы турында күпме генә язсак та, сөйләсәк тә, кино төшерсәк тә, аз булыр иде. Герой милләттәшебезне киләчәк буыннар да белергә, аның белән горурланырга тиешләр. Эскадрилья командиры урынбасары булып хезмәт иткән каһарман кызыбыз дошман гаскәрләрен юк итү өчен 780 очыш ясап, 190 тонна бомба ташлый. Кавказ, Тамань ярымутравы, Кырым, Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин юнәлешендәге сугышларда катнаша. Нинди бәхет: бер тапкыр яраланып та карамыйча, дошманны үз өнендә тар-мар итә.

Безнең өчен тагын бер әһәмиятле мәгълүмат: кызлар очкан По-2 самолеты Казанда җитештерелгән. Димәк, алар күрсәткән батырлыкта Татарстанның өлеше зур дигән сүз бу. Очучы кызларны немецлар «төнге убырлар» дип атаганнар һәм алардан бик нык шүрләгәннәр. Бу очкычлар, тавышсыз гына, моторы сүнгән килеш, төгәл билгеләнгән урынны төнлә бомбага тота алганнар. Мондый самолетларны юк иткән дошман гаскәрләренә зур бүләкләр вәгъдә иткәннәр. Кайчакларда кызларга бер төндә 8–9 очыш ясарга туры килә. Мәгубә Сыртланованың самолеты күп тапкырлар дошман утыннан качып котыла алган. 1944 елның апрель төнендә алар очкычына чираттагы тапкыр ут ачалар. Юк ителде дип исәпләп, дошман, күрәсең, экипажны ахыргача күзәтми. Җимерелгән очкычны кызлар читкәрәк алып китәргә тырышалар. Бәхеткә, диңгез өстеннән яр буена китереп җиткерәләр. Очкычның башы – комда, койрыгы суда була. Бу  Мәгубә өчен гомер буена онытылмаслык очыш була. Соңгы тапкыр сугышчан бурычны ул 1945 елның 3 маенда үти.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышчан норма 25 очыш булган. Әгәр очучы шушы норманы үтәсә, ул бүләккә тәкъдим ителгән һәм сайлау хокукы бирелгән: хезмәт итүне син я җирдә дәвам итәсең, яки лаеклы ялга китәсең. Бу нормалар дөнья күләмендә гамәлдә булса да, безнең очучыларга кагылмаган. Кызыл армиядә башкача эшләгәннәр. Әгәр очучы 100 уңышлы очыш ясый икән, ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырга мөмкин. Отставкага яки пенсиягә китү турында сүз дә булмаган.

Мәгубә Сыртланованы Советлар Союзы Герое исеменә, Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медаленә бары тик 1946 елның 15 маенда гына лаек дип табалар. Ул тагын II дәрәҗә Ватан сугышы, ике тапкыр  Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены  белән бүләкләнә.

Цитата «Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1929 елда Ташкентта телеграфист булып эшли. Аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазыйфасын башкара. Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планерист мәктәбен тәмамлый. Сугыштан соң Грузиягә кайта, авыл хуҗалыгы авиациясендә эшли. Казанга килгәч, кияүгә чыга. Оборона заводларының берсендә ОТК контролеры була. 1971 елның 1 октябрендә Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә, Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә һәм Казанның 52 нче мәктәбендә Мәгубә Сыртланова музее эшли. Башкортстанның Благовещенск шәһәрендә, Краснодар краеның Актүбә каласында, Казанда геройның бюсты куелган. Аның турында китаплар язылган, фильм төшерелгән.

Сания

Татарстан Республикасында иң беренче очучы хатын-кыз – Казан аэроклубын тәмамлаган Сания Яруллина. Ул чордагы җирле газеталарда «Сания Яруллина СССРда иң беренче хатын-кыз – аэронавт» дигән сүзләр дә языла. Дөрес, бу фикер соңрак бәхәскә тарый. Әмма ничек кенә булмасын, безнең республикада ул, чыннан да, беренче була.

Ул чорда СССРда авиация белән мавыгу мактауга лаек була. 1920 нче елларда бөтен ил буйлап авиамодель түгәрәкләре эшли башлый. 1932 елда «Татосоавиахим»ның очучы-планеристлар станциясе ачыла, 1933 елда Казан аэроклубына нигез салына. Анда кызларны да, егетләрне дә кабул итәләр.

«1934 ел башына 47 пилот һәм 200 планерист, 32 инструктор әзерләнә. Татарстанда беренче тапкыр самолеттан парашют белән сикерү 1934 елның 12 июнендә Казанда оештырыла. Очучы-планеристлар мәктәбендә әзерләнгән беренче инструкторлар үз чиратында 14 очучы-планеристлар түгәрәге һәм ике станция оештыралар.»

1935 елның 11 гыйнварында беренче тапкыр 9 очучы әзерләп чыгаралар. Алар арасында аңа кадәр пилот-планерист курсларын үткән Сания Яруллина да була. Ул аэростатта 3–4 сәгатьлек берничә очыш ясый. Казан аэроклубында күнекмәләрен дәвам итә. Ул вакытлар турында очучы кыз болай дип язып калдыра: «Кыш көннәрендә 600–800 метр биеклеккә күтәрелү бигрәк тә авыр иде. Ачы салкын җил үзәкләргә үтә. Түзә алмаганнар бу мавыгуларыннан баш тартты. Аның каравы түземлеләр аеруча дулкынлану һәм кызыксыну белән эшен дәвам итте. Аларны җил дә, буран да куркытмады».

Әле аэроклуб  курсанты булганда ук ул үзенең дуслары белән Татарстанның барлык районнары буйлап «Кызыл Татарстан» дип аталган агиточыш оештыра. Аны «Красная Татария» газетасы редакциясе белән «Татосоавиахим» оештыра. Аэростатта  колхоз бригадаларына өләшү өчен газеталар төялгән була.

Батыр очучының даны еракларга тарала. 1935 елда ук аны Ульяновскига, очучы-инструкторлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ни кызганыч, Сания Яруллинаның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел. Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, ул татар энциклопедиясенә дә кертелмәгән.

«Бөек Ватан сугышы башланганчы «Татосоавиахим» Казан аэроклубы һәм аның филиаллары (Чистайда һәм КАИ каршында) 400 очучы, 120 очучы-инструктор, 240 планерист, 1500 парашютчы-спортчы, 116 авиамодельче әзерләп чыгара».

Кызлар кошлар кебек

Әлбәттә инде, сугышка кадәр Сания беренче очучы булса да, бердәнбер булмый. Александра Парвицкая, мәсәлән, 1934 елда беренчеләрдән булып КАИны тәмамлый. Ул укыганда институтта аэроклуб эшли, студентларны У-2 самолетында очарга өйрәтәләр. Казан гражданнар авиациясе авиаотрядында сугышка кадәр Елена Милотина һәм Тамара Мелашвили оча. Вера Степанова белән Вера Тихомирова данлы сугыш юлы үтәләр. Күп кенә хатын-кызлар сугышта һәлак булган очучы ирләрен алыштыра. Әйтергә кирәк, 1930 нчы елларда Казанда 6 меңнән артык кыз очучы таныклыгы ала һәм аларның күбесе Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүген Россиядә 450 хатын-кызның зәңгәр күкне штурвал тотып иңләргә рөхсәте бар. Иң күбе – «Аэрофлот» компаниясендә, 20 хатын-кызның 5е беренче пилот статусын йөртә. Россиядә бу белгечлеккә ия булу өчен махсуслашкан югары уку йортын яки очучылар әзерләүче училищены тәмамларга кирәк. Бүген күп кенә аэрофлотлар хатын-кыз очучыларга нык игътибар итә, аларны эшкә алуны хуп күрә. Очучы хатын-кызлар саны буенча беренче урынны АКШ били. Монда бу һөнәр бик популяр санала. Дөнья авиакомпанияләре арасында хатын-кызларның өлеше – 10 процент чамасы. Әйтергә кирәк, бу сан арта бара. Россиядә дә үсү тенденциясе бар. Әмма бездә стереотиплар бик көчле әле. Кайвакыт, пилотның хатын-кыз икәнен белгәннән соң, авиабилетларын кире тапшыру очраклары да юк түгел. Хәер, бу хәл безгә генә түгел, Европа илләренә дә кагыла икән. Форсаттан чыгып, шуны да әйтергә кирәк: әлегә кадәр хатын-кызлар штурвал артында утырганда, бер генә фаҗига дә теркәлмәгән. Күргәнебезчә, тормыш үзгәрә. Әле кайчан гына хатын-кызның машина руле тотуы да гаҗәп тоела иде бит.

 

  1. Россиядә рәсми төстә иң беренче очучы хатын-кыз дип Домникия Илларионовна Кузнецова-Новолейник санала. Ни кызганыч, ул самолетның төзелешен теоретик яктан гына үзләштерә. Беренче тапкыр һавага күтәрелә, әмма тотып кала алмый, җиргә егылып төшә.

 

  1. Россиядә танылу алган беренче очучы Зверева Лидия Виссарионовна була. Ул очучылар училищесын тәмамлый.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү