Быел Казанда 281 мәгариф оешмасының киртәләре алыштырылачак. Бу максатка 992,2 миллион сум бирелгән. 244 оешмада әлеге эш башкарылган да инде. Калган 37сендә аны ноябрьгә кадәр төгәлләү күздә тотыла. Татарстан башкаласында барлыгы 533 мәгариф оешмасы: 169 мәктәп, 312 балалар бакчасы, 52 өстәмә белем бирү учреждениесе эшләп килә. Алар барлыгы 654 бинага урнашкан. 40 процентының киртәләре нык тузган яки бөтенләй булмаган.
181 мәктәп һәм балалар бакчасы биналарының беренче катында видеокүзәтү, сак сигнализациясен, куркыныч турында кисәтү җайланмаларын урнаштыруга бәйле эшләр тәмамланып килә. Моның өчен 39 миллион сум бирелгән. Моннан тыш, 22 мәктәптә контроль-кертү пунктлары булдырылачак. Моның өчен 71 миллион сум акча тотылачак.
Инде килеп, Телекоммуникацияләр технологияләре департаменты мәгариф оешмаларын 746 видеокүзәтү камерасы белән тәэмин иткән. Ел ахырына кадәр тагын 652 камера урнаштырылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat