Тизрәк әйләнеп кайтыгыз! Татарстанда мобилизацияләнгән егетләрне Казанга озаталар

Татарстан район һәм шәһәрләрендә мобилизацияләнгән егетләрне Казанга озаталар. Һәрберсенә җылы сүз әйтеп һәм күчтәнәч тапшырып. Күңелләре тыныч булсын өчен өйдә калган туганнарына да ярдәм вәгъдә итәләр.

Чаллыдан киткән егетләрнең һәрберсенә 20шәр мең сум акча, кирәкле әйберләр тутырылган биштәр һәм ризык тапшырдылар. Моннан тыш, җылытылган резин итек тә өләштеләр. Халык алдында чыгыш ясаганнан соң, шәһәр мэры Наил Мәһдиев автобусларга кереп, егетләр белән аерым саубуллашып чыкты. Түбән Камадан Казанга 40 егетне озаттылар. «Нинди хисләр кичергәнне әйтү өчен сүз табу кыен. Егетләргә батырлыклары, тугры һәм ватанпәрвәр булганнары өчен рәхмәт. Командирларыгызны тыңлагыз һәм илебез  куйган бурычны үтәгез. Бергә булырга тырышыгыз. Бүген ничек озатабыз, шулай бергә каршы алырга да язсын», – диде район башлыгы Рамил Муллин егетләрне озатканда.

Әлмәттән юлга чыгучылар да буш кул белән китмәде. «Бик зур рәхмәт. Бирегә килгәнегез, качып йөрмәгәнегез өчен рәхмәт. Сез – геройлар», – дип рухландырды аларны район башлыгы Тимур Нагуманов. Зәйдә мобилизацияләнүчеләрне инде икенче көн рәттән озаталар. Икенче төркемдә запастагы 6 офицер, илне үз теләге белән сакларга киткән егетләр дә бар. «Кыю, нык булыгыз, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтыгыз», – диде аларга район башлыгы Разиф Кәримов. Тукай районыннан да Казанга 4 офицерны озаттылар.

24 октябрьдә Мөслим районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләрне Казанга озатканда район башлыгы Альберт Хуҗин егетләрнең үзләре дә, гаиләләре дә ярдәмсез калмаячагын әйтте. Казанга киткән 12 ир-егет Михайловка, Мөслим, Октябрь, Мәлләтамак, Метрәй, Рус Шуганы, Вәрәшбаш авыл җирлекләреннән. Шимбә көнне Исәнсеф, Табын, Мәлләтамак авыл җирлекләреннән өч егет киткән иде, дип хәбәр итә «Авыл утлары» басмасы.

Мамадыштан Казанга берьюлы 30 егет юл алды. Араларында, чакыру көтмичә, хәрби хезмәткә үз теләге белән китүчеләр дә бар. «Повестка көтмәдем, чөнки өч балам бар. Шуңа күрә үзем теләп китәм. 2010–2011 елларда хезмәт иттем, хәрби әзерлек һәм тәртип әле онытылмагандыр дип өметләнәм», – дигән егетләрнең берсе «Нократ» басмасы хәбәрчесенә. Район башлыгы Анатолий Иванов исә аларның барысын да геройлар дип атаган.

Хәрби хезмәткә үз теләге белән китүчеләр Яңа Чишмә районында да бар. Казанга китүчеләрнең һәрберсенә кирәкле әйберләр тутырылган биштәр һәм телефон тапшырдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов егетләрнең гаиләләренә ярдәм итәчәкләрен әйтте. Яңа Чишмәдән Казанга инде дүртенче төркем китте. Алексеевскидан исә өченче төркемне озаттылар. Аларга да якыннары һәм туганнары гына түгел, район башлыгы Алексей Демидов та хәерле юл теләде. Алексеевск егетләрен дә буш кул белән озатмадылар. Кирәкле әйберләр тутырылган биштәр тапшырдылар, гаиләләрен ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырмаска вәгъдә бирделәр. Чистайдан китүчеләргә җылы кием һәм дарулар өләштеләр.

Чирмешән районыннан Казанга 22 егетне алып киттеләр. Араларында Евгений Мензелин да бар. Ул юлга чыгасы көнне иртән үзенең сөйгәне Алена Шешолина белән никахын теркәгән. Шулай итеп, аны өендә хатыны көтә!

Фото: «Челнинские Известия»

 

 

 


Фикер өстәү