Көлдерми торган комедия. Камал театрында – япон драматургиясе

Автор белән Цензорның, сәнгать колы һәм система колының, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нәрсә белән тәмамланыр? Тышкы каршылыкның җиңүчесе булса да, эчке көрәшнең азагы булырмы? Айдар Җаббаров Камал театры сәхнәсендә япон драматургының әсәрен куеп, тарих белән чынбарлыкны кисештерде.   

Япон драматургы Коки Митаниның «Көлке академиясе» («Академия смеха») пьесасының сюжеты беренче карашка бик гади тоела.  «Көлке академиясе» театр труппасы өчен драматург (Хадзими Цубаки) Токио полициясенең цензура бүлеге офицерыннан (Мацуо Сакисаки) пьесасын сәхнәләштерергә рөхсәт алырга тели. Әсәрдәге вакыйгалар 1940 елның көзендә бара, ә пьеса үзе 1996 елда язылган. Бары ике герой. Ләкин алар – икесе ике төрле дөнья кешесе. Коки Митани әсәрендә система колы һәм сәнгать колы, хаким һәм шәхес, мантыйк һәм хисләр, бәяләүче һәм иҗатчы арасындагы көрәш сурәтләнә.

Спектакль турында

Камал театрының яңа сезондагы беренче премьерасы менә шушы пьеса буенча куелган спектакль булды. Аны күпләргә «Тормышмы бу?», «Агыла да болыт агыла…», «Хуш, авылым» һәм башка спектакльләр аша таныш булган яшь режиссер Айдар Җаббаров куйды. Спектакль «Көл» дип атала. Режиссер сүзләренә караганда, «смейся» түгел, «пепел» дип аңларга кирәк.

Пьесаны Фәнис Җиһанша тәрҗемә иткән. Айдар Җаббаров әйтмешли, гайре табигый, шәп тәрҗемә килеп чыккан. Ут буенча рәссам Ольга Окулованы да билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки контрастларга корылган спектакльдә ут үзе бер рольне башкара.

«Көл»дә бары ике актер – Алмаз Борһанов (Цензор) һәм Эмиль Талипов (Автор) катнаша. Айдар Җаббаров пьесаны беренче битләреннән нәкъ менә шушы актерлар тавышы белән укыган, шуңа бу ике рольгә нәкъ менә аларны сайлаган. Тагын бер кызыклы факт: махсус шушы спектакль өчен Эмиль Талипов ярты ел буе барабаннарда уйнарга өйрәнгән. Инде спектакльнең үзенә күчсәк тә буладыр.

Көл…мә!

Әсәрдәге вакыйгаларның кайда һәм кайчан язылганын әйтсәк тә, Айдар Җаббаров моңа берничек тә ишарәләми. «Спектакльне караганда, ничәнче ел икәнен дә, кайсы ил икәнен дә абайламыйбыз. Һәм бу мөһим дә түгел», – ди режиссер үзе. Спектакль Авторны уйнаучы Эмиль Талиповның, сәхнә уртасындагы урындыкка басып, стендап стилендәге монологыннан башлана. Ул төрле илләрдәге сәер законнар турында сөйли. «Ә менә безнең илдә көлү закон белән тыелган», – ди дә, спектакльнең билгеле бер хронотопка «урнаштырылганын» күрсәтә. Көләргә ярамый, әмма Автор «Көлке академиясе»ндә эшли. Көләргә ярамый, әмма Автор комедия язган. Япон драматургының әсәрен шушы рәвешле үзгәртеп, Айдар Җаббаров башыннан ук бөтен ситуациядәге абсурд дәрәҗәсен икеләтә арттыра.

Сәхнә ачыла. Каршыда – Цензорның эш бүлмәсе. Спекталь театрның Кече сәхнәсендә куелгач, тамашачы да шушы бүлмәгә кертеп утыртылган кебек булды. Арткы фонда – пыяла сыман дивар, бер якта – дистәләгән киштәле зур шкаф, аның янында – шредер (кәгазь ваклый торган җайланма). Киштәләрдә – кемнәрнеңдер иҗат җимешләре. Ике сәгать буе сәхнәдә берни үзгәрми диярлек. Бары тик шредер «авыз»ыннан чыккан ап-ак кәгазьләр өеме генә артканнан-арта бара.

Цензор белән Авторның һәр очрашуы шушы бүлмәдә уза. Сигез көн буе театрга бөтенләй йөрми торган цензор белән гениаль драматург «үзгәргән вазгыять»кә туры килә торган пьеса яза. «Ромео һәм Джульетта маҗаралары» берзаман «Гамлет һәм Джульетта маҗаралары»на әйләнә. Чөнки хәзер «гыйшык-мыйшык заманы түгел, гомереңне башка берәү өчен корбан итү заманы». Соңыннан әсәрдә «Императорны Ходай сакласын!» сүзләре пәйда була. Инде дәүләт колы сәнгатьне җиңә дигәндә, бу тарткалашу бөтенләй башка борылыш ала…

Көрәш

Образларны аңларга аларның тышкы кыяфәте һәм күпсанлы детальләр ярдәм итә. Әйтик, Цензорның өстендә – берничә үлчәмгә зуррак ак костюм. Бу да, аны биләп алган предметлар да Цензорның футлярда яшәвенә ишарәли. Автор да үзенә зур булган костюм кигән. Башында – парик. Болар барысы да – саклану чарасы. Аның асыл йөзен без ахырдан гына күрәбез.

Цензорның өенә кергән карга, бер яктан, бу ике образның охшашлыгын күрсәтсә, икенче яктан, Цензорның, бу кошка нәрсә ашатырга икән дип аптыравы кырыс, битараф тоелган геройда да кешелек сыйфатлары барлыгын исбатлый. Бу сыйфатларны Цензор үзе күрми. Аның күзләрен Автор ача. Асылда, Айдар Җаббаровның геройлары әсәр өчен түгел, кеше булып калу өчен көрәшә.

Газиз халкым

«Ә бит бу пьеса татарларга да якын», – ди режиссер. Коки Митаниның бу әсәрендәге фәлсәфәсе, гомумән, берәүгә дә ят түгел. Ә Айдар Җаббаров спектакльне безгә тагын да «якынайткан». Көн белән көн чигендә Цензор да, Автор да рольләреннән чыгып, ХХ гасырда иҗат иткән татар әдипләренең цензура басымы астындагы яшәешләре турында сөйли. Башта Автор Цензорның бүлмәсендәге вакланган кәгазьләр арасыннан Тукай, Такташның шигырьләрен табып укый. Төп вакыйгалардан бераз читләшеп, без Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин һәм, гомумән, цензура читләтеп үтмәгән әдипләребезнең тавышларын ишетәбез. Бу аһәңне Виктор Цойның «Моң», «Минем белән син җырлап кара», Зөлфәт Хәкимнең «Җырларым-хыялларым», «Газиз халкым», Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла…» җырлары тагын да көчәйтә. Без «Көл»дә барган вакыйгаларны үзебезнең тарих аша күңелдән үткәрәбез. Эмиль Талипов «Агыла да болыт агыла…» җырын башкарганда, экранда 1930–1950 нче елларда эзәрлекләнгән татар әдипләренең исемнәре пәйда була. Һәм бугазга төер тыгыла.

Шулай итеп, Айдар Җаббаров зур осталык һәм кыюлык белән комедия жанрының төп принцибын тормышка ашыра. Тамашачы башта көлә, ә соңыннан аның күңелен моңсулык биләп ала, ул уйлана башлый. Һәм бу хисләрне спектакльнең нәкъ менә бүген куелуы тагын да арттыра. Әсәрдә сәнгать соңарып кына җиңә, һәм безгә дә күп нәрсәне соңарып кына аңларга туры килә. Иң үкенечлесе – әнә шулдыр.

Лилия Гыймазова

Фото: vk.com/kamalteatr

Кариевта премьера. Шекспирга “хулиганнарча” җавап

 


Фикер өстәү