Үзгәреш: күчемсез милек бер көн эчендә теркәлә

Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре һәм якын туганнары өчен күчемсез милекне теркәү вакыты кыскарды. Бу хакта кичә «Татар-информ» агентлыгында Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова  җиткерде.

– Гражданнарның бу категориясе өчен исәпкә алу һәм теркәү гамәлләре бер көн эчендә эшләнәчәк. Моның өчен документларны күпфункцияле үзәккә тапшырырга һәм бер үк вакытта Татарстан Росреестрының теләсә кайсы бүлегенә теркәүне тизләтү турында гариза да бирергә кирәк, – диде белгеч бу җәһәттән.

Аерым алганда, бу мәсьәләне хәл итү өчен Казанда түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Авангард урамы, 74 йорт, 7 подъезд; Гагарин урамы, 103; Ямашев проспекты, 82; Җиңү проспекты, 100. Республика районнарында исә гаризаны Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләренә тапшырырга мөмкин.

Теркәлүне тизләтү турындагы гариза янында мобилизацияләнүче белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләре дә булырга тиеш. Бу – паспорт, туу турында таныклык, никах турында таныклык. Мобилизацияләнүченең статусын раслау өчен исә повестка, хәрби комиссариаттан алынган белешмә һәм башка шундый документлар да ярый.

Татарстан Росреестры белгечләре гариза тапшырган кешеләргә күчемсез милекне  рәсмиләштергән вакытта килеп чыккан  проблемаларны хәл итү өчен ярдәм кулы сузарга әзер, дип белдерде Лилия Борһанова.

Белгеч сүз башында күчемсез милекне теркәү өлкәсендә әле күптән түгел генә булган яңалыкларга да тукталып үтте. Мәсәлән, 29 июньнән теркәлүне раслаучы бердәнбер документ булып бар тик Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) биргән өземтә генә санала. Тагын бер мөһим яңалыкларның берсе – моннан соң Росреестр документларны почта аша җибәрүне туктатачак. Әгәр мөрәҗәгать итүче кулында вакыты чыккан паспорт булса, күпфункцияле үзәк аның документларын кабул итүдән баш тарта. Шулай ук документларда карандаш белән генә язылса, ниндидер сүзләр өстәлсә, бозылган урыннар булса да, үзәк хезмәткәре аларны кабул итми. Быел Росреестр хезмәте документларны тулысынча электрон әйләнешкә кертте. Гариза кабул ителгәч тә, ул цифрлаштырыла, кабул итүче белгечләрнең электрон имзасы белән раслана, аннан соң гына Росреестрга җибәрелә. «Нәтиҗәдә документларны теркәү вакыты шактый кыскарды: 9дан 5 көнгә кадәр калды. Чынбарлыкта ул ике көн дә булырга мөмкин», – диде белгеч.

 

26 октябрьдән мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен көн саен 9дан 15 сәгатькә кадәр «кайнар» линия эшли башлый. Телефон номеры: 8(843)255-25-71.

Һәр сишәмбедә һәм пәнҗешәмбедә 17дән 20 сәгатькә кадәр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге һәм Казан танк училищесындагы җыелу пунктларында белгечләр белән сөйләшеп, үзеңне борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү