«Сезнең әтиегез хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды» дигән сүзләр язылган белешмәне кем бирергә тиеш?

Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәштә окопларда, снаряд чокырларында билгесез ятып калган ватандашларыбызның исемнәрен кайтару йөзеннән «Кайда икәнеңне беләм…» (Теперь я знаю, где…) дип аталган яңа проект эшли башлады. Аның максаты – меңнәрчә кешегә, бигрәк тә яшь буынга ата-бабаларының яу кырында ятып калган урыннарын табарга ярдәм итү.

«Хәрби Дан клубы» Татарстан Республикасы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов белән шул хакта сөйләшәбез.

– Михаил Валерьевич, сез инде бу җәһәттән 1988 елның 9 маенда ук Советлар Союзы халкына «Синең исемең билгесез» дигән мөрәҗәгать белән чыккан идегез. Бер караганда эшләнгән эшләр дә күп кебек, әмма, ни кызганыч, сугыш кырында ятып калган солдатлар исемсез кала бирә. Инде тол калган хатыннарга ярдәм итү турында сүз алып барырга, бәлки, соңга да калдык кебек. Бер дә булмаса, балаларына, оныкларына «сезнең әтиегез (бабагыз) хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды» дигән сүзләр язылган белешмәне кем бирергә тиеш?

– Сүз дә юк, беренче чиратта районнардагы хәрби комиссариатлар эше бу. Әмма андагы штат расписаниеләрендә әлеге үтә дә вак эшне алып баручылар каралмаган. Югыйсә, бу очракта уннарча гына түгел, йөзләрчә мең һәлак булган, хәбәрсез югалган кеше турында сүз бара бит.

Татарстан Республикасының электрон Хәтер Китабындагы мәгълүматларга карасак, 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорында фронтка 700 меңнән артык кеше алынган, шуларның 375 меңе әйләнеп кайтмаган. 100 меңнән артык гаилә фронтка киткән туганы турында «хәбәрсез югалган» дигән хәбәр генә алган.

Уйлап карасаң, сугышта һәлак булган солдатның туып кына калган баласына да хәзер 80 яшь тирәсе бит инде. Тиздән исән булган оныклары да бик аз санда гына калыр кебек.

– Бу җәһәттән республикада ниләр эшләнә?

– Республика җитәкчеләре әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап эш итә. Һәр районда төбәк электрон Хәтер Китапларын булдыру өчен эшче төркемнәр төзелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Хәрби Дан клубы» алып барган эзләнүләр нәтиҗәсендә соңгы өч елда гына Россия Оборона министрлыгы архивларында һәм сайтларында 37000 якташыбызның язмышын ачыклый алдык. Моңа кадәр алар барысы да билгесез булып исәпләнгәннәр. Шунысы сөенечле: тәҗрибәбезне өйрәнеп, безгә башка төбәкләр дә кушыла. Мәсәлән, Мари Иленең «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы 5 елдан артык эшли (2020 елда юридик статуслы булды). Җитәкчесе Сания Газизҗанова белән бергә без «Россиядә сугыш кагылмаган гаилә юк…», «Игелекле исемен кайтарырга» дигән проектларны Россия Президенты грантлары фонды һәм «Добрая Марий Эл» хәйрия оешмасы ярдәме буенча алып барабыз. Һәр атна шимбә һәм якшәмбе көнне Мари Иле радиосы «Татар теле сәгате»ндә (көндезге сәгать 15.00 – 16.00 кадәр) эзләп табылган татар солдатлары турында мәгълүматларны тапшырабыз. Солдатларны эзләү эшләре дәвам итә. Кызганыч, вакыт беркемне дә аямый. Әле күпме гаилә туганнары турында берни дә белми.

– Бәлки, хәрби комиссариатлардан тыш башкалар да ярдәмгә килә алыр иде?

– Бу эшкә студентларны, мәктәп укучыларын җәлеп итәргә кирәк дип саныйм. Аның әллә ни авырлыгы да юк. Бары тик Россия Оборона министрлыгының «Память народа», «ОБД-Мемориал» дип аталган сайтларында гына утырырга кирәк.

– Мин үзем дә бу сайтларда еш утырам. Бер өйрәнеп киткәч, әллә ни кыенлыгы, чыннан да, юк кебек. Шулай да эшне башлаганда бигрәк тә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Нинди киңәшләр бирер идегез?

– Хәзер яшьләрнең фикерләве бик үзенчәлекле. Бер төшенеп алсалар, тиз генә өйрәнеп китүләренә иманым камил. Шуны гына әйтәсем килә: исем-фамилияләр (бигрәк тә татар милләтеннән булганда), авыл исемнәре, хәтта туган еллары, чакыру вакытлары да аңлашылмаслык дәрәҗәдә үзгәреп беткән булырга мөмкин. Мәсәлән, Вәлиевне «Валяев» дип, Вәлиәхмәтне «Вәли» яки «Әхмәт» дип кенә язсалар, бер дә гаҗәпләнмәгез. Әле киң таралган рус исемнәре дә хаталы язылган. Владимир «Володимер» булырга мөмкин. Чакырылган урыннар буенча да хаталар күп. Мордовияне «Молдавия» дип язу, Мари Иле Республикасын Төрекмәнстандагы Марый өлкәсе белән бутау – гадәти күренеш. Шуңа күрә һәр варианты җентекләп карарга, чагыштырырга кирәк. Кызганыч, күпме утырып та, эзләгән кеше табылмаска мөмкин, чөнки сайттагы исемлекләр тулы түгел.

– Табылган очракта исем-фамилияне электрон Хәтер Китабына кертү белән эш төгәлләнәме?

– Безнең өчен иң мөһиме – яңа исемнәрне хәрби комиссариатларда, муниципаль органнарда теркәтү. Бу максаттан Хәтер маршлары үткәрәбез. Табылган солдатларның исемлеге район, республика газеталарында басыла, алар турында радиодан сөйләнә, туган якны өйрәнү музейларына, ветераннар советларына мәгълүматлар җибәрелә. Гадәттә шушы чаралар үткәрелгәч, һәлак булган яки бүләге табылган солдатларның туганнары безгә шалтырата башлый. Документларны тантаналы шартларда тапшыру өчен очрашулар оештырабыз. Мондый чараларда мәктәп укучыларының катнашуы төп шарт булып тора.

– Боларга өстәп, хәзер инде яңа проект – патриотик туризм буенча зур эш башларга җыенасыз…

– Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип юкка гына әйтмиләр. Әби-бабайларның каберләрен карап, чистартып тору – ул бөтен дөнья халкы өчен уртак гореф-гадәт. Хәзер бер минутка гына уйланып карыйк әле: һәрберебез дә әби-бабаларыбызның, якын һәм ерак туганнарыбызның кайда җирләнгәнен беләбезме, каберләрен зиярәт кылабызмы? Дәшми калучылар, мөгаен, күп булыр. Монысы бит тыныч тормышта. Ә инде «сугышта хәбәрсез югалды» дип хәбәр алганнар турында уйлыйсы да юк. Соңгы елларда патриотик тәрбия формасы буларак «Үлемсез полк» акциясе киң таралды. Балалар һәм яшьләр башта сугышта катнашкан туганнарының фотоларын эзләп мавыктылар. Аннан инде язмышларын ачыклый башладылар. Кызыксыну артканнан-арта бара. Димәк, «Кайда икәнеңне беләм…» проекты бу акция белән турыдан-туры бәйле. Эзләнүләрнең соңгы нәтиҗәсе – хәбәрсез югалганнарның күмелгән урыннарын табу бит.

– Бүгенгә ниләр эшләнде?

– Эшче төркем төзелде. «Кайда икәнеңне беләм…» акциясенең максаты – меңнәрчә кешегә ата-бабаларының, туганнарының кайда җирләнгәнен табу гына түгел, барырга мөмкинлек булмаган очракта бу урыннарны картадан яки интернеттан булса да табарга ярдәм итү. Сүз дә юк, әгәр дә инде изге җирне карап кайтырга уйласалар, булдыра алган кадәр барлык мөмкинлекне файдаланырга тырышабыз. Бу, әлбәттә инде, күмелгән урынны таптың да шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Оештыру эшләре бик катлаулы: башта җирле хәрби комиссариат, хакимият, волонтерлар, эзтабарлар, диаспоралар белән элемтәгә керергә кирәк.

Туганы сугыш кырында югалган һәр кешене без бу акциядә катнашырга чакырабыз. Бу балаларыбызга патриотик тәрбия бирүдән тыш, күп гаиләләрне бер йодрыкка төйнәр иде. Хәтер дигән нәрсә ул бик зур көчкә ия: төрле дин тоткан, сәяси карашы төрле булган кешеләрне дә берләштерә ала. Төрле милләт вәкилләре арасындагы аңлашу турында әйткән дә юк. Бу гайре табигый хәл түгел: туганнар каберлегендә алар барысы да бергә ята бит. Акцияне тора-бара Россиянең барлык төбәкләренә дә таратырга кирәк дип уйлыйм. Зур чыгымнар да сорамый бит ул. Моны 7 яшьтән 70 яшькә кадәр булган волонтерлар да эшли ала. Ә оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузу – безнең бурыч. Мөрәҗәгать итү өчен адресыбыз – echovoyni@yandex.ru

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү