Авыл советлары башлыклары: “Без хәзер кемнең пропискага кергәнен, кемнең чыкканын да белмибез”

Теге яки бу йомышы төшсә, кеше авыл советларына мөрәҗәгать итә. Җир рәсмиләштерү, йортка теркәлү, пай җирләре артыннан йөрү һәм башка шундый мәшәкатьләр күп. Халыкка ярдәм иткәндә алтын урталыкны ничек табарга? Кешегә ярдәм итәм дип, үзеңә ничек зыян салмаска? Әлеге четерекле сорауларны без авыл советлары башлыкларына бирдек.

Алия Шәрипова, Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:

– Без инде элеккеге кебек, кочак-кочак документ белән эшләмибез, чөнки барысы да диярлек күпфункцияле үзәкләрдә эшләнә. Ярдәм итеп, киңәш биреп кенә җибәрәбез. Җирләрне теркәү буенча да халык районга мөрәҗәгать итә. Шулай да мирас булып калган мөлкәтне теркәгәндә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Хаталары булса, андыйларга дөрес юнәлеш бирәбез. Районда, авылда күп еллар чишелеш таба алмаган мәсьәләләр бар иде: кешеләр авыл хуҗалыгы җирләрендә салынган йортларын терки алмадылар. «Камский бекон» җәмгыяте килгәч, әлеге катлаулы сорауның чишелеше табылды. Менә ул да халык өчен яхшы булды. Шунысы бар: гомер буе йомышы төшкән саен авыл советына йөгереп килгән өлкән буын моны авырдан кабул итте. Аңламаучылары, үпкәләүчеләре дә очраштыргалый.

Авыл советларында юристлар юк. Безнең дә бу юнәлештә белемебез юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә катлаулы эшләрнең район үзәкләрендәге дәүләт учреждениеләрендә хәл ителүе безгә яхшыга гына.

Зөһрә Гарифуллина, Биектау районының Алан Бәксәр авыл җирлеге башлыгы:

– Җир рәсмиләштерү элек тә бар иде, хәзер дә моның тынып торганы юк. Ләкин ул эшләр бездән китте һәм безгә эш җиңеләйде. Документларны безнең белән килештерү дә кирәкми хәзер. Элегрәк рәсмиләштермәгәннәр бу эшләргә әле генә тотындылар. Андыйлар безгә хуҗалык кенәгәсеннән белешмә сорап мөрәҗәгать итә. Ышанычлы булсын өчен, Җир мөнәсәбәтләре палатасына документның күчермәсен төшереп җибәреп, рөхсәт алып кына эшлибез. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча да сораулар күп. Әйтик, су сипкән өчен түләү килә. Аның өчен башта бакча мәйданын үлчәп китәләр. Ялгыз гына яшәүче әби дә ун сутый җир өчен түләргә тиеш булып чыга. Шундый очракларда да халык безгә ярдәм өмет итеп килә. Моннан тыш, пенсия яше җитәрәк теге яки бу кешенең мәгълүматлары буенча Пенсия фонды безгә мөрәҗәгать итә.

Документлар белән эшләгәндә, ялгышмыйча, дөрес карар кабул итәр өчен, тәҗрибә ярдәм итә. Элегрәк мөрәҗәгать керү белән үк, тизрәк ярдәм итәсе килеп, тиз арада хәл итү ягын карый идем. Хәзер башта юрист, башка белгечләр белән киңәшләшәм, белешәм, законнарны өйрәнәм, шуннан соң карар кабул итәм. Чыннан да, кайвакыт бик четерекле мәсьәләләр килеп чыга. Андый вакытларда ашыгып карар кабул итмим.

Документлар белән эшләү күләме кимеде, әлбәттә. Йортка теркәлү-төшүләр дә авыл советы аша эшләнелми бит. Бу, бер яктан, яхшы, икенче яктан, начар. Чөнки без авылда кемнең теркәлгәнен яки теркәлмәгәнен белә алмыйбыз. Мәсәлән, хәзер үзара салым буенча җыеннар уздыра башладык. Бик кирәкле бу мәгълүмат безгә вакытында килеп ирешми, шунлыктан теге яки бу кеше турында туганнарыннан сорашып беләбез. Бала туу, кеше үлү белән бәйле мәгълүматлар белән дә шулай ук.

Без хәзер күбрәк дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән түгел, ә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәбез. Кемнедер картлар йортына урнаштыру, кемгәдер утын хәстәрләп бирү, кар чистарту һәм башка эшләр.

Рамил Минһаҗев, Әлки районының Карга авыл җирлеге башлыгы:

– Без хәзер кешеләргә күпчелек очракта киңәшләр белән генә ярдәм итә алабыз. Четерекле сораулар булганда, төрле белгечләргә шалтыратып, белешәбез. Шунысы начар: без хәзер авылда кемнең пропискага кергәнен, кемнең чыкканын да белмибез. Бу эшне авырайтты. Мирас калдыру да авырлашты. Элек йорт әти-әнисе янында яшәгән төпчек малайга мирас булып күчә иде. Хәзер барысы да нотариус аша эшләнә.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү