Согуд принцы Байденнан нигә көлә?

Дөнья сәясәтендә хәлиткеч адымнар ясар алдыннан президентлар һәм корольләр, бизнес элитаның күренекле вәкилләре үзара тел сугышы алып бара. Американың көндәлек газетасы The Wall Street Journal Согуд принцы Мөхәммәд ибн Сәлмәннең Байденнан көлүе, аның акыл сәләтенә шикләнеп каравы турында яза.

Газета хәбәренә ышансаң, быелның июль аенда Әр-Риядка килгәч, Байден принцның җен ачуын чыгарган. Вашингтон лидеры Согуд Гарәбстанында кеше хокуклары бозылу турында сөйләнеп, ике арадагы мөнәсәбәтләрне тәмам бозып бетергән. Мөхәммәд ибн Сәлмән Американың соңгы президентлары арасыннан бары тик Трамп белән генә аралашырга яраткан, имеш. Байден белән Обама исә аның мөнәсәбәтен яулый алмаган. Традицион рәвештә гарәпләр республикачы президентларны үз итә, ә демократлар АКШ дилбегәсен кулга алганда артык дустанә мөнәсәбәтләр кормыйлар. Американнарга исә бүгенге катлаулы вазгыятьтә Әр-Рияд белән араның нык һәм яхшы булуы кирәк.

Бу атна башында Әнкара Согуд Гәрәбстанын яклау ягына күчте. Әле кайчан гына төрекләр белән гарәпләр шулай ук үзара дошманлашып беткәннәр иде, әмма Төркия хәлне төзәтү юлына басты. «Согуд Гарәбстанын куркыту урынсыз. Без дә энергия чыганакларына бәяләр үсү сәбәпле шундый ук проблемалар белән очрашабыз, әмма беркемгә дә янамыйбыз», – диде Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушоглу Вашингтонга карап. Аның фикеренчә, нефтькә һәм газга бәяләрнең югары булуында Венесуэлага һәм Иранга американнар керткән санкцияләр гаепле. «Әгәр дә нефтькә бәяләр төшсен дисәгез, санкцияләрне алыгыз», – диде ул. Сәясәт сәхнәсе артыннан алынган хәбәрләргә караганда, Әр-Рияд Әнкарадан ОПЕК+нең нефть чыгаруны киметү турындагы карарын яклауны сораган. Төрекләр 20 миллиард долларлык Согуд инвестициясенең үз банкларына күчүен көтә. Гарәпләрне яклауның бер сәбәбе шунда.

Кытай югары җитәкчелегендә мөһим карар кабул ителде. Илнең тышкы эшләр министры Ван И компартиянең Үзәк Комитетына кертелде һәм чын мәгънәсендә Пекин дипломатиясенең йөзен билгеләүчегә әйләнеп бара. Эш шунда: чиннарда тышкы эшләр министры икенче дәрәҗәдәге техник фигура булып санала. Тышкы сәясәтне компартия Үзәк Комитетының тышкы эшләр буенча канцеляриясе җитәкчесе билгели. Хәзер канцелярияне Ян Цзечи җитәкли, әмма аңа 72 яшь инде һәм ул лаеклы ялга китәргә җыена. Аның урынын Ван И алыр, диләр. Ван Ига да – 68 яшь, компартиядә кабул ителгән кагыйдәләр буенча бу яшьтә югары вазыйфаларга билгеләмиләр. Ләкин Ван И – Си Цзиньпинның якын дусты һәм аның өчен искәрмә булачак, дип әйтәләр. Тышкы эшләр министрын япон матбугатында «сугышчы бүре» дип атап йөртәләр икән. Кырыс һәм агрессив тышкы сәясәт остасы буларак таныйлар. Димәк, Кытайның тышкы сәясәтендә агрессивлык артачак. Пекин Америка гегемонлыгы өчен тагын бер каты чикләвеккә әйләнер, мөгаен.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 

 

 


Фикер өстәү