Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйге җиңүчеләре белән очрашты

10,5 мең кеше. Иң өлкәненә – 72, иң яшенә – 16. Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгедә катнашучылар турындагы мәгълүмат бу. Республиканың Төп Законын иң әйбәт белүчеләр белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты.

– Моннан нәкъ 30 ел элек кабул ителгән Конституция Татарстанның күпмилләтле халкын бер йодрыкка туплады, республиканың нигезен тәшкил итә торган кыйммәтләрне тагын да ныгытты. Бу темага карата кызыксынуның югары дәрәҗәдә булуы безне бик сөендерә. Үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белү, закон кушканча яшәү – чыннан да, бик мөһим, – диде парламент Рәисе, Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан уздырылган республика бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерлы урын алучыларны котлаганда.

Фәрит Мөхәммәтшин республика Конституциясенең катлаулы чорда – 1990 нчы елларда кабул ителүен искә төшерде, ул еллар турында җентекләп сөйләде.

«Татарстан Конституциясенең 30 еллыгы – үзеңне тикшер» конкурсында республиканың барлык районнары да катнашкан. Иң активлары –  Нурлат, Түбән Кама, Арча районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре.  «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге чор» интеллектуаль уены исә юридик белем алучы студентлар арасында узган.

– Мондый бәйгеләрнең бурычы – әлеге мөһим документны кабул итү тарихын искә төшерү генә түгел, шушы еллар эчендә аның төп нигезләмәләренең тормышка ашырылуын анализлау да. Югары уку йортларының юридик факультетлары зур һәм җитди эш башкарган, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 


Фикер өстәү