Мәхәббәт тә хезмәт: гаилә кору өчен нәрсә комачаулый?

Татарстан әле дә гаилә коручылар саны буенча Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында беренче урында. Демографик яктан тотрыклы саналса да, парсызларны ничек парлы итәргә һәм бәхетле гаиләләрнең ныклыгын ничек сакларга дигән сораулар республика өчен дә ят түгел. Ялгызларпарсызлар да күп. Моны статистика да раслый. Әйтик, Россиядә беркайчан да өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаган 1,5 миллион кеше бар. Алар барысы да нәсел калдырырга сәләтле яшьтә санала. Халыкның гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәте ничек үзгәргән? Өйләнү ни өчен сөйләнү генә түгел? «ВТ» шуны ачыкларга тырышты.

Парлыларның зары юк

Росстат Татарстанда яшәүчеләрнең гаилә хәле турында мәгълүмат белән уртаклашты. Коры статистика нигезен тәшкил иткән саннар чынлыкта зур проблемаларны ачып сала. Сан артында тол калганнар, беркайчан да гаилә кормаучылар, гаиләсен саклап кала алмаучыларның тормышы һәм моңа китергән төрледән-төрле сәбәпләр ята бит.

Былтыр үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу барышында республикада яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк 3 268 835 кешенең 3 053 600е гаилә хәле белән уртаклашкан. Шуларның 1 771 983 гаилә корып көн күрсә, 594 319 кеше беркайчан да өйләнмәгән йә кияүдә булмаган икән. Республикада яшәүче 262 399 кеше аерылышкан, 68 меңнән артыгы исә рәсми рәвештә теркәлмичә бергә яшәгән кешеләре белән араларны өзгән. 356 223 кеше тол калуын әйткән. 215 235 кеше гаилә хәлен күрсәтеп торуны кирәк дип тапмаган. Гаилә корып яшәүчеләрнең 1 650 866сы нихакларын рәсми рәвештә теркәп гомер итсә, калганнары ир һәм хатын рәвешендә теркәлмичә генә яши.

Гаилә коручыларның яшь ягыннан статистикасы шулай ук кызыклы. Мәсәлән, 16–17 яшеннән үк никахлашканнар саны 418 икән. Шуларның яртысыннан артыгы гына рәсми рәвештә теркәлгән. Яшьли гаилә тормышыннан арып, аерылышырга өлгергәннәр дә бар. Андыйлар – 56 кеше. Бер тол калган үсмер дә бар дип ышандыра халык санын алу мәгълүматлары.

Ир һәм хатын булып рәсми рәвештә яшәүчеләрнең иң зур өлеше 35–39 яшь аралыгындагыларга туры килә икән. Андыйларның саны – 212 907.

Уртак оя корып яшәргә ашкынып тормаган яшь категориясе исә – 20–24 яшьлекләр. Республикада бер мәртәбә дә өйләнмәгән йә кияүдә булмаган 136 389 кеше исәпләнә икән.

Бу аңлашыла да, хәтта моның шулай икәненә ияләшеп тә барабыз төсле. Бу буын – бөтенләй башка тәрбия, кыйммәтләр белән үскән буын бит. Үз потенциалыңны тормышка ашыру, карьера баскычы буенча үрмәләү, беренче урынга «мин»не кую – болар әлеге яшь категориясенә караган егет-кызларда аеруча сизелә.

Төшәсе иде җиргә…

Гаилә кору башлангыч этапта ук әлегә кадәр бернинди уртаклыгы булмаган ике төрле кешедән күп көч, яраклашу сорый. Әмма хәзергеләрнең яраклашып торасы да, үз фикерен түбән куясы да килми. Таләпләр дә  йолдызларга ашкан. Бигрәк тә хатын-кызларның. Гомер-гомергә гаилә учагын саклаучы кешедән күп нәрсә тора инде. Таләпләргә туры килми икән, аерылышырга да күп сорамыйлар. Күркәм сабырлык дигән сыйфатка таянып кына яшәү юк.

Гаилә кору һәм саклау үзәге директоры, «Россия мөселман хатынкызлары» оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина аерылышуга китергән сәбәпләрнең берсе дип коуч, блогер һәм психологларның популярлыгын атый. Араларны өзү генә түгел, мөнәсәбәтләрне коруга да алар киртә булып тормагае әле.

– Психологка мөрәҗәгать иткән хатын-кызны кияүгә бирү мөмкин түгел инде ул. Бу белгечләр аларны мөстәкыйль булырга, акча эшләргә, үз рәхәтеңдә яшәргә көйли, балалар үстергәнче йорт хайваннары тотарга киңәш итә. Әмма без – кешеләр һәм без нәсел калдыруга көйләнергә тиеш, – дигән фикердә белгеч. – Кайберәүләрнең таләпләре  шулкадәр югары, аларны башта җиргә төшерергә туры килә хәтта. Фикер сөрешләрен үзгәртер өчен, Татарстанда димчеләр эшен җәелдерергә кирәк. Сүз уңаеннан, бу эшкә абыстайлар теләп алынды. Безнең үзәк аларны өйрәтте. Республиканың һәр районында бар алар. Казанда да – җидәү.

Гаилә – уңышка киртә. Гаилә, шәхси үсеш психологы, сексолог Дмитрий Соболев әйтүенчә, яшьләрдә әнә шундый фикер өстенлек итә.

– Яшь буын алдында бөтен дөнья ачык. Ләкин ул ачык дөньяга ачкыч яратыр өчен, бер урында туктап тормаска кирәк. Төрле ихтыяҗларны канәгатьләндерә торган тотрыклы нигез булдыру, үсеш, ниндидер максатка ирешү, нәрсәдер төзү, кору, яңадан-яңа дәрәҗәгә күтәрелү, алга бару… Ә гаилә, балалар алып кайту турында сүз чыкса, аны яшьләр зур уңыш тәгәрмәченә таяк тыгу кебек кабул итә, – дип саный белгеч. – Гаилә кору – популяр түгел, кәттә түгел, яшьләрчә түгел. Гомер – бер генә, аны үзең өчен, рәхәт итеп яшәргә кирәк дигән фикердә торалар.

Гаилә бәхетен ничек сакларга?

Зөбәрҗәт Вәлиевага – 23 яшь. Университетның 1 курсын тәмамлагач, егете белән гаилә кора алар. Шулай иртә кияүгә чыгуның үз сәбәпләре бар иде, дип сөйли  ул. Бар кеше уйлаганча, йөккә узу түгел, әлбәттә.

– Мин – кагыйдәләр кешесе. Минем өчен барысы да үз вакытында һәм билгеләнгән таләпләр буенча булырга тиеш. Мөнәсәбәтләр, гаилә очрагында да шулай. Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр туйдан соң гына башка дәрәҗәгә күчәргә тиеш дип саныйм. Мине шулай тәрбияләделәр, – ди ул. – Булачак ирем белән очраша башлаганда, миңа 18 яшь кенә иде әле. Бәлки, шуңадырмы, тизрәк өйләнешергә булдык (көлә). Йөргәндә үк: «Туйга кадәр бернинди дә җенси мөнәсәбәтләр булмаячак», – дип кисәттем. «5–10 ел йөрсәк тә, берни булмаячакмы?» – дип сораган итте әле ул. Мин исә: «5–10 ел синең белән очрашырга җыенмыйм да мин, миңа үсеш кирәк, синең белән йөреп, мөнәсәбәтләрнең кызыгы да калмаячак бит инде», – дидем. 8 ай егет белән кыз булып йөрдек без. Кышын ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әле анда да уйландым, сынадым. Аның ышанычлы, әйбәт, миңа туры килерлек егет булуына инангач, ризалык бирдем. Кыскасы, 19 яшьтә үк кияүгә чыгу дигән зур максатым булмаса да, язмышыма шулай язган булып чыкты.

19 яшьтә 27 яшьлек ирнең хатыны булу куркытмый Зөбәрҗәтне. «Яшьлегем-юләрлегем белән теге яисә бу эшне белмәсәм, иремә: «Барысын да белә торган 30 яшьлеккә өйләнәсең бар соң», – дия идем. Гаилә булып яши башлаганда мин әле 1 курсны бетергән студент кына идем бит. Бергәләп өйрәндек. Иптәш кызларым ял иткәннәрен, кайдадыр күңел ачканнарын социаль челтәрләргә куя, үз көенә яши… Боларны күреп, мин дә кызыга идем, билгеле. Шунысы да бар: ирем каты кысада тотмады, теләгем булса, җибәрә иде. Аның белән дә барырга була бит югыйсә. Әмма минем үрнәк һәм тыңлаучан хатын буласым килгәндер», – ди Зөбәрҗәт.

Бергә яши башлауларына тиздән 5 ел тула. Иртә кияүгә чыгуыма бер тапкыр да үкенгәнем юк әле, ди. Киресенчә, гаилә тормышы аны үзгәрткән, шуңа рәхмәтле булып яши.

– Холкым нык үзгәрде. Йомшаграк, назлырак булырга өйрәндем. Хатын-кыз нәзакәтлелеге барлыкка килде. Ә мин үзем – лидер холыклы, дорфалык та бар иде. Кияүгә чыгып, дөрес эшләдем дип уйлыйм, – ди Зөбәрҗәт.

Дүрт бала анасы Лилия Галиәхмәтованы да матур гына тормыш башлап җибәргән гаиләләрнең һич көтмәгәндә генә таркалулары аптырашта калдыра.  «Дөресен әйткәндә, ни өчен гаилә корудан куркалардыр – анысын әйтә алмыйм. Без инде 9 ел гаилә арбасын тартабыз. Азмы-күпме тәҗрибәбез дә бар дип әйтергә буладыр. Гаиләнең ныклыгы бер-береңне аңлау-санлаудан тора дип саныйм. Ә бу сыйфатлар әти-әни биргән тәрбиядән, әби-бабай үрнәгеннән килә. Минемчә, безгә шул тәрбия булганга күрә күпкә җиңелрәк. Барыбыз да – индивид, шәхес. Һәр кайсыбыз үз фикерен алга сөрә. Алар кычкырышуга сәбәпче була ала. Безне, төшкән җиреңдә таш бул, дип өйрәттеләр. Гаилә корсаң, бер булсын, берәгәйле булсын, дип тәрбияләделәр. Безнең гаиләдә матур сүзләрне еш әйтәләр. Әмма гаилә булгач, төрлесе була. Кеше башына сыймаганнары да була тормышта. Татар тәрбиясенә хастыр инде ул: өйдәге чүпне тышка чыгармыйбыз, кешегә сөйләп йөрмибез. Татар хатын-кызларына хас сабырлык та үз эшен эшлидер. Гаилә башлыгының да, гаилә учагын саклаучының да диндә булуы да мөһим роль уйныйдыр һәм шайтан вәсвәсәсенә бирелмәс өчен бер киртә булып торадыр», – дигән фикердә әңгәмәдәшебез.

Ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында күбрәк беләм дисәң, Сәйдә абыстай Аппакованы тыңларга кирәктер, мөгаен. Гаиләнең әһәмияте һәм кыйммәте турында аннан да үтемле сөйләүче кем бар икән тагын?! Аның сүзләренчә, элек аерылышулар ун елга бер булып, анысында да ире күңелсезлеккә юлыкса яки хатынын рәнҗетеп яшәсә генә, хәзер хәлләр башкачарак. «Хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен, гыйлемебез бар, ә никахны саклый белмибез. Оят! Моның сәбәпләре дә ярылып ята: телебезне тыя белмибез. Ачу ике минут кабарып тора да, аннан сүрелә. Сүрелгәнче әйтәсен әйтеп тә бетерәбез. Авызга элмәк кирәк!» – ди абыстай.

Тәрбия юклыгын да гаилә коручыларның аз булуына сәбәп итеп карарга мөмкин. «Борынгылар дин ничек кушкан, шулай яшәгән, баласына да унбиш яшенә кадәр әдәп-әхлакны, динне, традицияләрне төшендергән. Акны карадан аерырга өйрәткән. Тәрбия дигән олы нигъмәтне бала күңеленә салуны балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөкләмәгән. Ә бүген киресен күрәбез», – ди ул.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү