Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районында «Сәламәт буын» лицее белән танышты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» көне уңаеннан Лаеш районының Усад бистәсендәге «Сәламәт буын» күп профильле лицей эшчәнлеге белән танышты. Анда ул укытучылар,укучылар, җирле «Әтиләр берлеге» әгьзалары белән аралашты.

Уку йорты директоры Владимир Трошин әйтүенчә, биредә 800дән артык укучы белем ала. Беренче сыйныфка килүчеләр саны күп, быел хәтта «П»сыйныфына кадәр бар. Лицейда социаль-икьтисад, инженер-техник юнәлешләрдән профильле сыйныфлар булдырылган. Башка уку йортыннан аермалы буларак, монда «ГТО мәктәбе» оештырылган, укучылар нормативлар буенча тест үтә. Шулай ук «Сәламәтлек мәктәбе» дә эшли. Балаларның туклануын, сәламәтлеген контрольдә тоталар.

«Әтиләр берлеге» рәисе Азат Гайнетдинов белдергәнчә,монда әтиләр балалары белән көрәш, фитнес белән шөгыльләнә. Спортзалда турнигы да, башка җиһазлары да бар. Әтиләр советы менә шулай балаларның буш вакыты файдалы узсын өчен тырыша. Усадта мәдәният йорты юк икән. Әтиләр берлеге балаларның мөмкинлекләрен тагын да арттыру өчен Фәрит Мөхәммәтшиннан өстәмә бина булдыруда ярдәм итүне сорады.


Фикер өстәү