Минтимер Шәймиев Ринат Әләүтдинов белән очрашты

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директоры Ринат Әләүтдинов белән очрашты.

Ринат Әләүтдинов кичә Казанга килде һәм «Шәрыкъ базары» халыкара төрки эстрада фестиваленең Гала-концертында катнашучыларны сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, шулай ук Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан мөрәҗәгатен җиткерде.

Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директорына «Яңарыш» Республика Фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеге турында экспозицияне тәкъдим итте, борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Болгар ислам академиясен төзү, Казан Изге Ана иконасы Соборын торгызу һәм «Адымнар» күп телле мәгариф комплексларын төзү турында сөйләде.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Ринат Әләүтдинов мәдәният, мәгариф һәм тарихи мирас өлкәсендә хезмәттәшлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү