Рөстәм Миңнеханов: «Кабул ителгән карарлар барысы да тулысынча үтәлергә тиеш»

Татарстанда өлешчә мобилизациягә бәйле бурыч үтәлде. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

– Татарстан өлешчә мобилизациягә бәйле Россия Оборона министрлыгы куйган бурычларын үтәде, – диде Президент. – Республиканың чакырылыш комиссиясе шәһәр һәм район башлыклары җитәкчелегендә җирле комиссияләр белән берлектә бик зур эш башкарды.

Шушы көннәрдә чакырылган хәрбиләр башкаладагы хәрби училищеда әзерлек уза. Уку йорты җитәкчесе Кирилл Кулаковка егетләрне кием-салым белән тәэмин итү, әзерлек буенча барысын да югары дәрәҗәдә оештыру бурычы куелды.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында онытмаска кушты.

– Бүген безнең төп бурычларның берсе – хәрби хезмәткәрләрнең һәм мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнарның гаиләләрен кайгырту, – диде ул. – Шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре дә аерым игътибар таләп итә. Кабул ителгән карарлар барысы да тулысынча үтәлергә тиеш, моны контрольгә алырга кирәк.

Шунысын да искәртик: халык белән эшләүдә 112, «Ярдәм янәшә!», «Игелекле Казан», «Халык контроле» һәм башка хезмәтләр дә ярдәм итә. «Кайнар элемтә» номерлары эшли. Халыктан 28 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларны кабул итеп, ярдәм оештыру белән 675 волонтер шөгыльләнә. Республиканың 15 югары уку йортында гуманитар штаб ачылды.

Сүз уңаеннан, атна азагында республикадан тагын бер эшелон хәрбиләр озатылды. Бу юлы Казан танк училищесы базасында әзерлек узган ирләр, әтиләр, абыйлар, егетләр китте. Туганнар, якын кешеләр, дуслардан кала, хәрбиләрне озатырга Татарстан җитәкчелеге дә килгән иде. Егетләрне илнең көньяктагы төбәкләренә җибәрәләр.

Республиканың вице-премьеры Ләйлә Фазлыева мобилизацияләнүчеләргә уңышлар теләде.

– Бөтен Татарстан сезнең җиңү белән кайтуыгызны көтә! Без сезгә ышанабыз да, горурланабыз да, – диде ул.

Хәрби хәрәкәтләр вакытында уңышның артыгы булмас анысы. РФ Коры җир гаскәрләренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия башлыгы, генерал-лейтенант Михаил Матвиевский да егетләрнең тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде. Шәхси состав туплануын, хәрбиләрнең дошман объектларын юк итүгә бәйле әзерлек этапларын узуын хәбәр итте.

Танк училищесы җитәкчесе, генерал-майор Кирилл Кулаков та хәер-фатыйхасын бирде.

– Сез хәзер барыгыз да бердәм көрәш сафында, сез барыгыз да – бер-берегез өчен хәрби туганнар. Бер-берегезгә абый-энеләрегезгә караган кебек карарга тиеш. Иптәшегезгә ярдәмгә килергә әзер булыгыз, бәла-казадан коткарыгыз. Иң мөһиме – командирлар куйган барлык бурычларны төгәл үтәү, – диде ул. – Сезне 1945 елда бабаларыбызны – чын җиңүчеләрне каршы алгандай каршы алсыннар.

Дүшәмбе «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге активистлары Мариуполь шәһәренә гуманитар ярдәм җибәрде. Ярдәм кысасында тушенка, шикәр, он, көнкүреш кирәк-яраклары, ярмалар, канцелярия товарлары җыелган. Болар шәһәр мәктәпләренә җибәреләчәк. Моннан тыш Казан федераль университеты Мариуполь дәүләт университеты өчен 245 методик, 200 укыту дәреслеге, матур әдәбият, җыентык, сүзлекләр дә җибәрде.

 

 


Фикер өстәү