Мәскәүдә Лулага каршы түгелләр, Болсанару да кызганыч

Планетакүләм вазгыять үзенең киеренке халәтендә калуын дәвам итә. The Economist Америкадагы финанс хәле турында: «Федераль резерв системасы күлдәвеккә утырды», – дип ачы ирония белән язып чыкты.

Американнарның асларына су керүгә шатланырга була, билгеле. Әмма икътисади хәл бөтен дөньяда авыр. Кытай компартиясе съездыннан соң Күк асты илендә затлы күчемсез милек базары түнде. Байлар малларын сатып, акчаларын чит илгә күчерә һәм үзләре дә илдән табан ялтыраталар. Синың өченче срогын чин бизнесы шөбһәләнеп кабул итте. Бу хәлләр – глобаль кризисның көчәюе иртәме-соңмы безгә дә сукмый калмаячак. Тагын бер нәрсәне искәртик: якындагы вакытларда Си Цзиньпин Согуд Гарәбстанына сәфәр кылырга җыена. Бу Вашингтонның кытыгына тиячәк. Гарәп – Америка каршылыгы кискенләшергә ихтимал.

Глобаль сәясәтнең шахмат тактасында көчләр чагыштырмасына күпмедер йогынты ясый алырлык вакыйга якшәмбедә Бразилиядә булды. Анда Президент сайлавының икенче туры узды. Гамәлдәге Президент Болсанару элекке башлык, 77 яшьлек сәясәтче Лула да Силва белән бил алышты һәм оттырды. Болсанару – уң карашлы сәясәтче, АКШның элекке Президенты Трамп тарафдары. Байденны яратмый. Шуңа күрә ул агымдагы вазгыятьтә Америкага каршы чыгыш ясаган лидерларның берсе иде. Вашингтонга каршы булгач, автомат рәвештә уенны Россия кырында уйнарга тырышты. Дөрес, Мәскәү өчен артык зур файда күрсәтмәде, әмма хәзерге хәлдә аяк чалмавы да кыйммәткә ия.

Нәрсә генә булмасын, Бразилиядәге тавыш бирү мәгълүмат кырында зур кызыксыну уятты. Газета хәбәрчесенең телефонына сайлау нәтиҗәләре турында беренче хәбәрләр төн уртасында килә башлады. Башта ике кандидатның тигез баруы турында хәбәр итсәләр, бездәге төн таңга авышкач, якындагы ярты сәгать эчендә Лула да Силва Бразилиядәге Президент сайлавында үзенең җиңүен игълан итәчәк, дигән хәбәр килде. Аңлашыла инде: сул карашлы кандидатның җиңүен Куба һәм Венесуэла лидерлары алкышлап каршы алды. «Лула кайтты, Хезмәт ияләре партиясе кайтты, социаль гаделлек кайтачак», – дип белдерде Куба Президенты Мигель Диас-Канель.

«Российская газета» нейтраль бәя бирергә тырышты. Мәскәүдә Лулага да каршы түгелләр, Болсанару да кызганыч. «Йөзләгән кеше Болсанаруны яклап Бразилия башкаласы үзәгенә җыелды… Кешеләр елыйлар… Дога кылалар», – дип яза газета телеграм-каналы. Җиңелгән Президент тарафдарларының протестка чыгуы көтелә.  Болсанару да үз тарафдарлары белән шундый адым ясарга җыена.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү