Ришвәткә бәйле 5 сорауга ҖАВАП

Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең  баш киңәшчесе Салават Рәхимовка ришвәтчелеккә кагылышлы 5 сорау белән мөрәҗәгать иттек.      

Фото: Татар-информ

Салават Фоатович, быел коррупциягә каршы көрәш кысасында ничә тикшерү үткәрелде һәм ришвәтчелеккә кагылышлы законнарны бозуның ничә очрагы ачыкланды? Соңгы елларда аларның саны артамы, әллә кимүгә таба барамы?

– Татарстан Прокуратурасы быелгы 9 айда 1032 хокук бозу очрагын (узган елның бу чорында 969 очрак) теркәгән. Шулай да соңгы ун ел эчендә коррупциягә бәйле вазгыятькә эләккән кешеләр саны ике тапкыр кимегән. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 2010 елда андыйлар саны 21,2 процент тәшкил итсә, узган ел ул – 9,5 процент. Хокук бозуларның күпчелеге керемнәр, чыгымнар, милек турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат тапшыру белән бәйле. Нәтиҗәдә, 614 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Шулай ук мәнфәгатьләр кисешүне булдырмый калу һәм җайга салу турындагы законны үтәмәү очраклары да бар. Агымдагы елда шундый 28 очрак теркәлгән. Төрле муниципаль вазыйфаны биләгән затларга кисәтү ясалырга, алар эшеннән азат ителергә, билгеле бер вакыт аралыгында җитәкче урында эшләү тыелырга мөмкин. Шулай да ышаныч югалту сәбәпле эшеннән азат итү иң каты дисциплинар җаваплылык булып тора.

Татарстанда кайсы тармакларда коррупция очраклары аеруча зур?

Агымдагы елда 560 норматив хокукый актта 608 җитешсезлек табылды. Иң күп коррупциоген факторлар кеше һәм гражданинның иреге һәм хокуклары, халыкка муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәләренә кагылышлы норматив хокукый актларда табылган. 2022 елның 9 аенда республикада коррупция юнәлешендәге 1048 җинаять ачыкланган, аларның 123е аеруча авыр җинаять санала. Аерым тармакларга килгәндә, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә – 141, мәгарифтә – 55, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык юнәлешендә – 21, күчемсез милек, шул исәптән җиргә бәйле эшләрдә 18 җинаять очрагы теркәлгән. Моннан тыш, ришвәт алуның – 185, ришвәт бирүнең – 262, әлеге эштә арадашлык күрсәтүнең 98 очрагы ачыкланган.  Соңгы биш елда аларның эчтәлеге үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан түрәләре арасында да ришвәтчелеккә кагылышлы законнарны бозуга бәйле очраклар бар. Быел Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе шундый 33 тикшерү уздырды. Дәүләт вазыйфасындагы – 5, муниципаль вазыйфадагы – 25, җирле администрацияне килешү буенча җитәкләгән 3 кеше тикшерелде.

Коррупция белән очрашкан татарстанлылар тикшерү органнарына еш мөрәҗәгать итәме? Бу мәсьәләдә хокук саклау органнарына ышаныч ни дәрәҗәдә?

Кеше ришвәт биргән, алган, яки бу эшкә катышы булган очракта, үзенә нинди җаваплылык алуын белергә тиеш. Бу мәсьәләгә карата сораштыру уздырылган иде. Катнашучыларның 43 проценты моның закон бозу булуын таный. Респондентларның күпчелеге фикеренчә, ришвәтчелекә каршы көрәшүдә законны көчәйтергә кирәк. Сораштыруда катнашучыларның 42 проценты исә керем һәм чыгымнарның бүленешен контрольдә тоту да ришвәтчелекнең тамырын корытырга ярдәм итәчәк, дип саный. Хокук саклау органнарының эшчәнлеген көчәйтү дә әлеге күренешкә чик куяр иде, дип уйлаучылар бар. Кешеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә каршы түгел. Тик шул ук вакытта респондентларның 56 проценты ришвәтчелеккә каршы чараларда катнашырга әзер булмауларын белдергән. Бу очракта шуңа басым ясыйсым килә: әлеге мәсьәләдә хокук саклау органнары халык белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә кешеләр ришвәт сорау очракларын белә икән, хокук саклау органнарына курыкмыйча мөрәҗәгать итсен иде.

Коррупция очраклары иң еш очрый торган районнар кайсылар?

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт турындагы закон бозу очраклары агымдагы елның 9 аенда Зәй, Әлмәт, Тукай районнарда күп ачыкланган. Иң азы Арча, Буа, Кама Тамагы районнарында. Шулай да иң күп хокук бозу очраклары әлеге районнарда дисәк, дөрес булмас иде. Бу коррупция һәм башка төрле хокук бозуларны булдырмый калу буенча җаваплы кешеләрнең эше турында сөйли. Министрлыкларга килгәндә, бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүчеләр – республиканың Җир һәм мөлкәт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы. Ведомстволар арасында – Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе. Ә менә Мәдәният министрлыгы һәм Архив эше буенча дәүләт комитетының активрак булуын телибез.

Аерым өлкәләрдә коррупциягә каршы нинди көрәш чаралары күрелә?

– Татарстанда 2012 елдан бирле коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшли. Аның төп максаты – ришвәтчелекне анализлау һәм аның сәбәпләрен ачыклау. Коррупция теләсә кайсы тармакта очрарга мөмкин. Шуңа күрә эксперт төркем җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә коррупцияне булдырмый калу буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген өйрәнә. Шулай ук алар муниципаль мөлкәтнең дөрес файдаланылуына, субсидия һәм грантларның үзләштерелүенә һәм башка хезмәтләр үтәлешенә зур игътибар бирә.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү