Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны уздыру турында: «Өметләр акланды»

 Ислам дине Россия дәүләтчелегенең, тарихының һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде. Очрашу Мәскәүдә узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, әлеге мөһим вакыйгага бәйле чаралар федераль дәрәҗәдә оештырылды. Ел дәвамында әһәмиятле эшләр башкарылды: дини-гыйльми хезмәтләр басылды, күргәзмә, фәнни конференцияләр оештырылды.

– Россия Президенты Владимир Путин илебез мөселманнарының дәүләт үсешен тәэмин итүгә керткән зур өлешен берничә тапкыр билгеләп үтте, – диде Марат Хөснуллин. – Бүген ислам Россия дәүләтчелегенең, аның тарихы һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Аның тарафдарлары – дистәләгән миллион Россия гражданнары.

Марат Хөснуллин сүзләренчә, оештырылган барлык чаралар да киеренке вазгыятьтә үтте. «Көнбатыш җәмәгатьчелеге Россияне кимсетсә дә, без ислам дөньясыннан ярдәм булуын күрәбез. Мөселман илләре вәкилләренең «KazanSummit – 2022» халыкара икътисади чарасында актив катнашуы да моңа бер дәлил булды», – диде вице-премьер.

Төп чаралар, билгеле, Татарстанда узды. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге чараларны уздыруда ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

– Юбилей елы ил өчен бик үк җиңел булмаган чорга туры килде. Украинада кораллы каршылык һәм Россиягә карата булган моңарчы күрелмәгән басым безнең барыбыз өчен дә җитди проблемага әйләнде. Шуңа да карамастан, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысасында билгеләнгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте. Татарстан федераль хакимият органнары, үзәкләштерелгән мөселман оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләде. Шунысы куанычлы: ислам дөньясы илләре бу катлаулы чорда да Россия белән элемтәләрне өзмәде, – диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең күпмилләтле илнең тарихи елъязмасында тагын бер якты сәхифә булып калачагына, җәмгыятьтә дин һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Татарстан Президенты оештыру комитетына, хәзрәтләргә һәм ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтте.

 


Фикер өстәү