Хуш, безнең Дунай, Николай дәдәй, Николай Иванович, Наил абый… Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай һәм Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор Наил (Николай) Дунаевны якыннары, дуслары, сәхнәдәшләре яратып, һәркем үзенчә якын итеп искә алды. Татар җәмәгатьчелеге 60 елдан артык театрга хезмәт иткән легендар щепкинчыларның берсе белән хушлашты.
Күренекле шәхесләрне соңгы юлга озатканда һаман саен аларны кадерләп җиткермәвебезне телгә алабыз. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та Наил Дунаевны озату мәрасимендә шул хакта әйтте.
– Камал театры сәхнәсендә тагын бер якты йолдыз сүнде. Тугрылыклы тамашачылары, сәхнәдәшләре күңелендә бу йолдыз әле озын-озак еллар янар, алар аны сагынып, юксынып яшәр. Театрыбыз сәхнәсе дә буш тормас, яшь, булдыклы артистлар килер. Әмма щепкинчылар исемен йөртә торган, 60 нчы еллар башында театрыбыз тарихына яңа дулкын булып килеп кергән, аңа яңа сулыш өргән артистларыбызның берсен соңгы юлга озату икеләтә авыр. Наил ага – алты дистә елдан артык театрның яңа тарихын язган шәхесләрнең берсе. Ул – күренекле рольләр авторы гына түгел, бөтен җаны-тәне белән 60 елдан артык шушы сәхнәдә яшәгән кеше. Наил ага, 85 яшен тутырган мәлдә, телевидение тарафыннан игътибар җитмәвен үкенеч белән телгә алган иде. Без аның бу теләген, соң булса да, тормышка ашырырбыз, билгеле. Әмма, соңарганчы, тамашачы күңеленә изге җаннар булып кереп калган шәхесләребезгә кадер-хөрмәтне, игътибарны кызганмасак иде, – диде ул.
Күңеле пакь иде аның… Мәрхүмне тормыш иптәше Татьяна Дунаева әнә шулай дип искә алды.
– Ул Татарстанның йөзек кашы булган театрда эшләве белән чын күңелдән горурлана иде, аның киләчәге якты булуына ышанып яшәде. Артистларга гына түгел, театрда эшләүче һәр кешегә зур ихтирам белән карады. Әмма ул «яратам» дип кычкырып йөрмәде. Ихлас булды, турысын бәреп әйтте, кырыс сүз әйтүдән курыкмады. Күңеленең сафлыгы бар дөньясына җитәрлек иде…
Керәшен татарларының алтын баганасы иде! Георгий Ибушев Николай Ивановичның керәшеннәр өчен һәрьяклап терәк-таяныч булуын әйтте.
– Халкыбыз бүген сөекле улы белән хушлаша. Сөекле, чөнки аны Татарстан халкы чын күңеленнән яратты, хөрмәт итте. Һәм ул моңа чын мәгънәсендә лаек иде. Ул, кайда гына барса да, безне – керәшеннәрне яхшы яктан күрсәтергә тырышты. Без оештырган бер чараны да калдырмады. Безнең арада килеп чыккан низагларны да төпле сүзе, киңәшләре белән туктата белде. Шул ук вакытта җитди һәм бераз усалрак та иде ул. Хуш, алтын баганабыз, киңәшчебез! Хуш, Николай дәдәй! – диде ул, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исеменнән якыннарының авыр кайгысын уртаклашып.
Камал театрындагы аерым бер гаилә – легендар щепкинчылар өчен «Дунайлары”ның китүе аяз көндә яшен суккан кебек булган. Безнең Дунай, гомумән, авырырга тиеш түгел иде, ди Равил Шәрәфиев.
– Безнең Камал театры дигән зур гаиләбез бар. Шушы гаилә эчендә инде 62 ел буе щепкинчылар дигән кече гаилә яшәп килә. Без, щепкинчылар, шактый нык, гомерле халык булып чыктык. Әле менә шушы яшьтә дә безнең шактыебыз исән. Җитмәсә, театрда эшләп ятабыз. Бүген арабыздагы физик яткан иң нык, иң озын гомерле булыр дигән Дунаебызны озатабыз. Моңа кадәр әле «йомшаграк агач»лар белән хушлашсак, димәк, хәзер инде имәннәргә дә чират җиткән. Нишләтәсең бит… Дунайның авырып ятуын белгәч, бик кыен булды. Бер дә аңа килешми торган авыру иде ул. Дунай, гомумән, авырырга тиеш түгел иде. Ләкин ул эзсез китмәде, эшен җиренә җиткереп эшләп китте. Кыяфәте белән дә, күңеле белән дә матур кеше иде. Бәхил бул, Коля!..
Аның сүзен Ринат Таҗетдин дәвам итте.
– 70 яшендә дә сәхнәдә йөгереп йөргән кеше бит ул! Авыр хәлдә ятканда янына барып: «Дунай, болай яту килешми бит инде сиңа! Сине бит театрда көтәләр», – дигәч, чын күңелдән көлеп җибәрде ул. Ләкин тормыш үзенекен итә шул…
Якташы, сабакташы, дусты Рабит Батулла мәрхүмне ныклы холкына сокланып искә алды.
– Дунай үз эшен эшләп китте. Мөгаллим буларак та, актер буларак та, тәрҗемәче буларак та, балыкчы һәм футбол җанатары буларак та. Ул гаҗәеп үҗәт кеше иде. Һәм шушы эшләрнең барчасын да үҗәтләрчә башкарды. Күбебез театрны ташладык, башка һөнәрләргә күчтек, ә ул хыянәт итмәде. Аның бер генә хатын белән яшәве дә – үҗәтлек. Арабызда хатын алыштыргалаучылар да булды чөнки. Ә Дунайга ныклы холык бирелгән иде. Сәламәтлеге дә нык иде аның. Ләкин гомеренең соңгы 9 аенда интекте, бичаракай. Шушы вакыт эчендә булган гөнаһларын югандыр…
Рабит Батулланың сүзләрен Әсхәт Хисмәтнең җылы һәм якты хатирәләре раслады.
– 85 яше тулган көнне – 3 майда бакчага алып барып кайттым мин аны. Юл буе сөйләштек. Аның һәр сүзе – тарих бит! Аннан соң әле театрда бергә утырып концерт та карадык. Кисәк кенә авырып китте шул. Ни хастаханәгә, ни өенә бара алмадык, әллә нишләп читенсендек шунда. Хәзер менә соңгы юлга озатабыз… Галәмәт яхшы кеше иде ул. Без – яшь буын электән щепкинчыларга, аларның бердәмлегенә, шәп итеп уйнауларына соклана идек. Оста артист кына түгел, Наил абый оста балыкчы да иде. Театрда балык белән сыйламаган кешесе калдымы икән? Иделдә балык тотканда шалтырата иде дә: «Балык ашыйсың киләме? Килсә, каршы ал мине», – ди иде. Наил абый Идел уртасыннан көймәсе белән йөзеп чыга иде дә, ә мин ярдан каршы ала идем. Кыш көне дә кайтып кермәде балыктан. Гаҗәеп остаз да иде ул. Гомере буе яшьләрне укытты. Безгә дә: «Ялкауланмаска!» – дияргә ярата торган иде, – дип искә алды ул.
Әзһәр Шакиров исә мәрхүмне зурлап килгән һәр кешегә олы рәхмәтен әйтте.
– Иптәшләрем Дунай турында шундый матур итеп сөйләде, артыгын өстисе дә юк. Безнең өчен иң кадерлесе – бүген сезнең бирегә килүегез, адәм баласын адәмнәрчә итеп соңгы юлга озата алуыбыз, – диде ул.
Наил Дунаев үзеннән соң якты эз калдырып китеп барды. Мәрхүмне Казанның Курган зиратына җирләделәр.
Лилия Гыймазова
Фотолар Татар-информнан һәм Г. Камал театры архивыннан алынды
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat